Иҗади иҗатчылар

Социаль челтəрлəрне ачсаң – өсте-өстенə иҗат əһеллəре. Моны алар статусларында да ассызыклый: «Үзем турында күп сөйлəргə яратмыйм. Минем турында иҗатым сөйлəр...», «Мин бик иҗади кеше, шуңа күрə минем холкыма түзəргə туры килер» һ.б. Сүзем əдəби əсəр язучы, җырлаучы, сəнгать белəн шөгыльлəнүчелəр турында түгел. Кем əйтмешли, яшь чакта кем шигырь язып карамаган да, җыру сузмаган. Сүзем псевдоиҗатчылар турында. «Күрегез, якамны ничек бөклəп куйдым. Ə шарфым ничек уралган, күрəсезме – мин иҗади натура!» «Мин бертөрле интерьерда озак яши алмыйм, пəрдəлəрне гел алыштырып торам. Мин дизайнер, бу минем призвааание». Шушындыйрак сүзлəрне бик еш ишетергə туры килə. Күплəрнең аңында «иҗат» дигəн сүзнең мəгънəсе моңарчы күрелмəгəн сəер формаларда яши башлады. Псевдоиҗадилык белəн бигрəк тə яшь хатын-кызлар еш авырый кебек. Күзлəренə күренəме, бар нəрсəдə иҗат төсмерли алар – күңелдəге хислəрдəн алып ипи валчыгына кадəр.

Ник каныкты бу иҗадилыкка диярсез. Мондый кешелəрдəн ни зыян? Ашарга сорамыйлар ич? Хатын-кыз, гомумəн, матурлыкка, индивидуальлеккə омтылырга тиеш. Килешəм. Эш шунда ки, соңгы вакыт «иҗат» дигəн төшенчə күплəр өчен уңайлы бер битлеккə əверелде. Көндəлек эштəн, җаваплылыктан, пунктуальлектəн качу өчен. Иҗади иҗатчылар – бик нечкə күңелле кешелəр, аларга кыек сүз əйтмəгез. Аларга иртəдəн шалтыратмавың хəерлерəк, чөнки төне буе иҗади уйларда булган кеше төшке ашка кадəр йоклый. Иҗади иҗатчыга бер əйтү генə җитми. Онытачак. Чөнки синең əйткəн сүзеңне аның башында иҗади уйлар таптап китə. Иҗади иҗатчының язып куяр өчен куен дəфтəре юк, чөнки план буенча яшəү аның нечкə натурасына туры килми. Кулдагы сəгать – матур аксессуар гына, чөнки иҗади күңелдə һəрвакыт мəхəббəт уты яна, ə гашыйклар сəгатькə карамый. Иҗади кешене сөйлəшенгəн вакытка көтү мəгънəсез. Ни өченме? Чөнки ул иҗади кеше.

Мондый затлардан нəрсəдер көтеп, өмет итеп булмый. «Иҗатлары» бар өметеңне чəлпəрəмə китерергə мөмкин. Алардан сорау алып та булмый, оялтырмын да димə. «Мин иҗади кеше» дигəн битлек күп җаваплылыктан коткара бит. Без, иҗади түгеллəр, мөгаен, болай дияргə тиештер. Ə-ə, син иҗади кешемени? Гафу, бер сəгатькə соңрак килер идем. Ə-ə, син иҗади кешемени? Белгəн булсам, əҗəткə акча бирмəс идем. Бер танышым исə «иҗадилыкның» олимпына җиткəн. Артык күп вакыт узгач, əҗəте турында сорадым. «Нишлəтим, мин дурак ич инде», – диде ул. Күрəсең, мин, аның дурак булганына тынычланып, əҗəтем турында онытырга тиеш булганмындыр.

Танылган кешелəр арасында «йолдыз чире» дигəн бер зəхмəт бар. Аның турында бик күп язылды, сөйлəнде. Бəлки, бу иҗатчылар да танылмас борын шул чир белəн авырый башлагандыр? Ə чын танылу килсə ни булыр? Уйларга да куркыныч...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
170
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин шатлыклы хәбәр белән бүлеште
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • 30 мартта дәүләт торак фондына 25
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы