Иң саф

«Гомергә ялгыз булдым...» Өч көн элек 600 кешелек зал тутырып 60 яшьлек юбилеен уздырган, шул кичәдә барлык татар театрларыннан килгән дусларының, теләктәшләренең җылы котлау сүзләренә күмелгән, хөкүмәт һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан таланты, башкарган эшләре зур бәя алып тиешенчә бүләкләнгән, тормыш иптәше белән чәчәк төсле ике кыз үстерүче Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов әйтеп ташлады бу сүзләрне...

Без Инсаф абый белән инде биш еллар чамасы якыннан таныш. Гадәттә ул шаярып, кызык-мызык сөйләшеп кенә йөри. Кайвакыт бик җитдиләнеп китә. Андый чакта мин шундук колакны торгызам, чөнки ул башкалар сүзен кабатламый, үз фикерен әйтә һәм «дан-дәрәҗә»ләргә, кешенең тоткан югары вазифасына карап тормый. Менә шулай ачылып китеп сөйләшеп утырган биш-алты әңгәмәне бергә кушкач, 60 яшен тутырган татар артистының бер монологы килеп чыкты. Иң саф монолог...

Ташларга ярамый!

– Балачак кызык инде! Минем гәүдә бәләкәй иде, физкультурада бер сафка тезеп куйгач, малайлар арасыннан иң азакта басып тора идем, 10 нчы сыйныфта укыганда гына үсеп киттем әле мин. Шул дүртенче сыйныфларда укыган чак булгандыр инде, әти Яшел Үзәнгә җибәрде. Анда аның абыйсы тора иде. Бар, янәсе, әзрәк шәһәр күреп кайтырсың, абыең безгә кер юу машинасы алган, шуны да алып кайтырга кирәк. Теге иң беренче чыккан йомры кер машинасы инде! Ул бит хәзерге пластмасс түгел, тимердән ясалган, хәйран гына әле аның авырлыгы!

Сәмәлүт белән йөреш ул вакытта, «АН-2»ларның чирәмгә килеп куна торган чагы. Ну, төштем инде сәмәлүттән Чаллыда. Каршы алучы да, бернәрсә белүче дә юк. 1961 ел бит инде бу, хәзерге шәһәр түгел ул чакта. Анда әтинең сеңлесе тора иде. Аэропорттан Чаллыга кадәр бара торган юлы юл гынамы?! Таш өйгәннәр тегендә, җәяүле дә йөрешле түгел. Ике километрлап кына җыела әле ул. Дөмбер-дөмбер, шатыр-шотыр өстерим кер машинасын, тәгәрмәчләре кечкенә генә тегенең, бөтенләй әйләнмиләр. Туктыйм да, утырып җылыйм үзем, ну, тартам барыбер, ташлап калдырырга ярамый.

Шул ук алтмыш бердә иң беренче хезмәт хакын да алдым. Әти минем гомер буе урманда эшләде. Мин ат җигеп урман кисүчеләргә су ташыдым җәй буе, вак-төяк эш-йомышларны үтәп йөрдем. Шуның өчен өч сум түләделәр. Акча алышынган ел бит ул, бер кәгазь пакетта 100 штук өч тиенлекләр бирделәр. Алар сап-сары, ялык-йолык килеп торалар, миңа алтыннан да кадерле булды инде алар! Белмим күпме саклаганмындыр... Сигезне бетергәч җәй көне эшләп кап-кара «М-104» мотоциклы алып, тугызынчы сыйныфка Теләнче Тамакка мотоцикл белән йөрдем.

Балачак, яшүсмерлек чоры бик рәхәт үтте авылда, гел сагынып искә алам. Беренче мәхәббәт бик матур булды минем. Аны ничек онытасың?..

«Инсаф, синдә бар бит!»

– Яңа Бүләктә укыган чакта да театр уйный торган идек, ә Теләнче Тамакта – бигрәк тә, анда халык театры бар иде. Алтмыш сигездә бетердем мин мәктәпне. Нәкъ шул елны Ленинградта татар студиясе җыярга булганнар. Безнеке шикелле зуррак мәктәпләргә игъланнар таратканнар. Татар теле укытучысы Мәдинә апа: «Инсаф, синдә бар бит! Әйдә, барып кара әле», – диде. Мин үзем медицина институтына керергә планлаштырып йөри идем. Уйлап-уйлап карадым да, Ленинградта имтиханнар июльдә, медицинскийга – августта. Барып кайтыйм әле, мин әйтәм, керсәм керермен, булмаса, медицинскийга барырмын.

Мәктәптән дүрт кеше җыелып киттек. Кабул итү имтиханнарын Камал театрында алдылар. Ленинградтан Алексей Ян килгән иде, тагын Марсель Сәлимҗанов, Шәһсәнәм Әсфәндияровалар сайлап алдылар безне. Авыл балаларының торыр урыны юк бит инде, тамаша залының өченче каттагы балконнарына раскладушкалар куйдылар да, без шунда яшәдек. Илдус Әхмәтҗан белән шул вакыттан бирле дуслар.

Минем теш сызлап йөдәтә торган иде, монда да тотынды сызларга. Өч тур үтәсе бит, байтак яттык без анда! Беренче тур узды. Этюд ясаттылар. Мин балык тотып күрсәттем инде, без, авыл малайлары, тагын ни беләбез соң?! Анда исемлек язып эләләр инде, шуннан карап беләсең: уздыңмы, юкмы. Уналты кеше идек бер урынга! Беренче турдан соң карыйм, мин исемлектә бар. Кайтып китеп булмый бит инде, түзәм теш сызлавына, икенче турны көтәм.

Икенче турда Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укыдым. Карыйм, тагын исемлектә бар! Борчылам инде, кәеф төште, тагын калырга кирәк бит. Тизрәк кайтып китәсе килә инде, сагындым авылны, туйдым мин монда ятып. Мин бит комбайнер ярдәмчесе булып йөргән җирдән сорап кына киткән кеше, урып-җыю бара бит!

Өченче тур да узды шул теш сызлаган килеш. Ритмиканы тикшерделәр инде анда, собеседование булды, вата-сүтә урысча сөйләшергә тырыштык анысында. Исемлекне көтәм, минәйтәм, төшеп калганны күрим дә инде, кайтып китәрмен. Ниһаять, элделәр. Карасам, бәрәч, астан икенче тагын минем исемне язып куйганнар! Минәйтәм, болай булгач, мин хәзер комбайнер ярдәмчесе түгел бит инде! Теш тә сызлаудан туктады. Киттем Яшел Үзәнгә абыйларга, аларда бер-ике көн кунак булып, аннан авылга кайттым.

«Ну, кирәкне бирделәр инде Казаннар!»

– Укып бетергәч, Минзәлә театрына кайттым. Ул елны отчет гастрольләре белән Казанга барырга тиешле идек, шундук җиде спектакльдә роль бирделәр! Минзәләнең иң гөрләгән, иң көчле чагы, Мулланур Мостафинның кайтып ныклап эшли торган вакыты бу! Бик көчле артистлар күп иде: Хәдичә апа Сәлимова, Мөхит абый Кичүбаев, Әнвәр Фәсхетдинов, Рәшит Мәрдеханов, Җиһаншиннар гаиләсе: Җиһангир, Әхмәдиша, Роза. Ул вакытта Академия театры турында да, Әлмәт турында да авылларда бөтенләй сөйләшү дә юк иде, Минзәләне генә беләләр иде. Ә бит спектакль чыгару буенча бөтен театрларга да таләпләр бер үк! Мулланур Мостафин татар драматургиясеннән тыш рус һәм дөнья классикасын бик күп куйган, репертуар бик көчле иде.

Ул вакытта спектакль чыгару бөтенләй башкача иде, премьераны карарга ярты Казан килә торган иде: ким дигәндә биш-алты язучы, бөтен тәнкыйтьчеләр, мәдәният институтыннан, Фәннәр академиясеннән белгечләр. Анда һәрбер сүзеңне, һәрбер хәрәкәтеңне тикшерәләр, энә күзеннән үткәрәләр иде. Шуңа күрәдер инде, драматурглар театрга пьесаны укый башлаганда ук килеп, спектакльне чыгарып тапшырганчы китми торганнар иде. Көн саен режиссер белән текстка төзәтмәләр кертә торганнар иде. Һәм бик дөрес тә булган ул! Хәзер әнә сәхнәгә чыгып бер-ике спектакльдә төп роль уйныйлар да «йолдыз» булып йөриләр, ә ул вакытта премьера көнне үк кем икәнеңне шундук аңлата, сине үз урыныңа утырта торганнар иде. Беркемне дә кызганып тору юк, кансыз да булганнар инде, турыдан бәрә торганнар иде. 17 ел эшләдем Минзәләдә, кырыклап рольдә уйнадым, Муса Җәлил, Мулланур Вахитов образларын тудырдым...

 Шул Мулланур Вахитовны чыгарган вакытта, иртәнге прогон булмый, ял итегез диделәр дә, без Фәез Бәдриев белән балыкка киттек. Боз әле яңа гына каткан чак, кичкә кадәр ни йөрәк белән өйдә ятмак кирәк?! Ул көнне балыкның эләккәнен күрсәң! Мавыгып китеп бик күп йөрелгән, кичкә, спектакль башланырга бер сәгать кала көчкә өйгә кайтып егылдык. Хәл юк, аяк йөрми, тел дә әйләнми, көчкә уйнап чыктык спектакльне! Ну, безнең кирәкне бирделәр ул көнне Казаннар!..

Үлсәң дә уйнарга кирәк

– И-и-и, мин сиңа әйтим, чыгып китә торган идек егерме сигезәр көнгә, язгы ташумы, кырык градус суыкмы, машина ватыламы, башка сәбәпме – борылып кайту юк. Гастрольләрне түгел, бер спектакльне уйнамыйча калдыруның бердәнбер сәбәбе генә булуы мөмкин – үлем.

Үлдем дә бит инде мин Мөслим районының Вәрәшбаш авылында! Режиссер ярдәмчесе итеп куйганнар иде Ленинградтан кайту белән. Авылга барып төшүгә сәхнәне карарга, декорацияне урнаштырырга, боковикларны эләргә тиеш син. Аның эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Кадагың бармы-юкмы икәне берәүне дә кызыксындырмый.

Ярар, сәхнәне әзерләдек, спектакль башланырга да күп калмады. Карасам, пәрдә ябылып бетми икән. Ком белән тартма тора сәхнә читендә, шуңа тезләнеп тросны тартыйм дип тотынган идем, ябышып калдым! Электр чыбыгы өзелеп шул тросска тигән булган икән. Тел эшләми икән андый чакта, кычкырып булмый. Уңга борылып карыйм, сулга, ярдәм эзлим, тик сәхнәдә берәү дә юк. Берзаман хәл бетә башлагач, үземнең гәүдә авырлыгы белән микән, аерылып киттем мин. Идән өскә менеп китте башта, аннан бөтен җир ап-ак булды. Кеше үлгәндә бөтен җир ап-ак булып күренә, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде, чыннан да шулай икән, аклыктан тыш берни күренмәде. Аннан соң сәхнә белән бергә каядыр өскә күтәрелә башладым. Очып мендек-мендек тә, аннан соң кинәт кенә кире төштек!

Шунда айнып киттем инде мин. Торып үзебезнекеләр янына чыгып нидер сөйләнгәнмен инде, шофер егетебез бер стакан аракы салып бирде. Шуны эчеп җибәргән идем, кулдан гөрләп кан китте. Тросс тоткан урын киселгән, ә кан оеган булган. Аракы эчеп җибәргәч, күрәсең, канны ныграк куа башлагандыр инде йөрәк. Кулны йодлар белән сөртеп спектакльне уйнап чыктым әле!..

Артист кыланырга тиеш түгел

– Ролеңне әйбәт итеп уйнап чыгасың килсә, ул көнне шул рольдән башка бүтән берни турында да уйламыйча, гел шул образ белән генә яшәргә кирәк. Кайвакыт бик җаваплы спектакльләр була, олы-олы кунаклар килә, мәсәлән. Җыела алмасаң, бөтен театрның эшен юкка чыгарып ташларга мөмкинсең, ул бик куркыныч әйбер. Әнә Мулланур Вахитов турында спектакль чыгарганны сөйләдем бит. Аны яшьлек белән әле башта аңламыйсың, белмисең, ул тәҗрибә белән килә. Хәзер менә мин премьераларга, яки менә шундый аеруча җаваплы спектакльгә гел икенче төрле әзерләнәм. Үземнең хәлне беләм: әгәр дә күбрәк дурак сатып йөрсәм, алҗыйм. Шуңа күрә ул көнне күп сөйләшмәскә, эмоцияләрне түкмәскә тырышам, гел юк йомышларымны бар итеп өйдән чыгып китәм, хәтта театрга килеп гримеркада бер-ике сәгать черем итеп тә алам. Чөнки физик хәлең булмаса, тарта алмыйсың рольне. Бик күп физик һәм эмоциональ көч таләп итә торган рольләр бар. Әйтик, Мансур Гыйләҗевнең «Бурлак» драмасындагы Демьян Потапович шундыйлардан. Рабит Батулланың «Ярым ятларга кала»сындагы Харамшаны уйныйсы булса, бер атна алдан борчыла башлыйм инде мин. Шул ук вакытта шундый рольләр бар, нинди генә хәлдә булсам да, мин аларны уйнап чыга алам...

Иң мөһиме – артист сәхнәдә кыланырга тиеш түгел. Ничек итеп аңлатыйм икән? «Предлагаемые обстоятельства» дип өйрәттеләр инде безне Ленинградта укыган чакта, татарчасын белмим, шуларның кысаларыннан чыгарга ярамый. Әнә ул хәзерге «Камеди-клаб»ларны карый алмыйм мин, чөнки алар шул кысалардан чыгалар: әллә нинди кирәкмәгән гримасалар ясыйлар, юк сүз сөйлиләр, әшәке сүзләргә кадәр әйтәләр хәтта! Ә менә Петросян чыкмый. Безне «лучше недобрать, чем перебрать», дип укыттылар. Актер дөрес ишетергә, дөрес күрергә тиеш, һәм нәкъ шул дулкында партнерына җавап бирергә тиеш.

40 ел буе гел бертөрле генә уйнасам, кемгә кызык булыр идем мин? Һәрбер яңа рольдә эзләнергә, яңалык кертергә кирәк. Тамашачыда: «Карале, бу Инсаф болай да эшли ала икән бит!» – дигән фикер калырга тиеш. Ә безнең күпчелек артистларыбыз штамп буенча уйнауга өйрәнеп беттеләр. Ул бәлки режиссерга эшләргә рәхәттер, ләкин артистны бетерә ул. Артист үзе шуны аңламаса, үсештән туктады дигән сүз. Артистның үз аңы, эрудициясе, дөньяга үз карашы булырга тиеш, ул режиссерның карусыз колы булырга тиеш түгел, югыйсә тамашачы уеныңны карап: «Әй, теге юлы да шушылайрак маташкан иде инде», – диячәк.

Ә хәзер нинди кино карый башлама, һаман да шул ук бер артистлар, һаман автомат тотканнар, шул бер үк йөз, бернәрсә аңлатмый торган бер үк караш, пыяла күз. Менә сиңа чынлап торып калашник терәсеннәр әле?! Куркуыңнан астыңа җибәргәндә күз пыяла булмый ул!

Бер генә режиссерым булды

– Минем рәхәтләнеп бер тында эшләгән бер генә режиссерым булды – Дамир Сираҗиев. Без аның белән ике әйбер чыгардык: Александр Дударевның «Упкын читендә» («Порок») пьесасын һәм Александр Галинның «Сөрелгән фәрештәләр»ен («Звезды на утреннем небе»). Безне бит Ленинградта бөтенләй икенче төрле укыттылар – нечкәрәк, психологиягә корылган уенга, дип әйтәсе килә, ә мин эшләгән режиссерлар – алар икенчерәк. Начар дип тә әйтәсем килми аларны, ләкин күңелемә ятмады берсе дә.

Шуңа күрә миңа нәрсә укыттылар, шул белемем белән, үземнең эчке дөреслегем белән үземә-үзем режиссер булып яшәдем. Эчке дөреслек белән барсаң, режиссер да артык сүз әйтә алмый. Гомумән, мин Рифкать Исрафиловны гына режиссер дип кабул итәм, чөнки ул сәнгатькә гөрләтеп яңалык керткән кеше.

Гомергә ялгыз булдым инде, шунысына җан сызлый. Һичьюгы ике-өч кеше бергә булсаң да әле ул... Фикердәш юк, аңлыйсыңмы?! Чаллыга килгәч тә дус таба алмадым. Каян табасың?! Дуслык дигән әйбер бит ул студент елларында беркеп калса гына була. Чөнки син иптәшеңнең бөтен холкын, уйларын, эчке серләрен, әйбәт һәм начар якларын белеп бетерәсең, аның нәрсәгә сәләтле икәнен чамалыйсың. Ә без Ленинградта укып бетергәч... иң зур трагедия булды...

Марсель Сәлимҗанов ул елны Казан театр училищесында бер курс чыгарган иде. Үзе укыткан артистларны алмыйча нишләп безне алсын инде ул? Безнең группадан биш кешене Камалда калдырдылар, калганнарыбыз кайсыбыз кая таралышып беттек. Югыйсә, шундый көчле курс идек! Арада хәтта режиссерлар да бар иде. Бик талантлы малайлар, кызлар күп иде. Бөтенебезне бер театрга туплап, татар сәнгате үсеше өчен тагын бер көчле труппа оештырырга мөмкин булыр иде. Без бит бер мәктәпне үткән артистлар, бер-беребезне шулхәтле шәп тоя идек. Йә күчмә театр базасында, йә инде гел бөтенебезне бергә Әлмәткә яки Минзәләгә җибәреп... Юк, эшли алмадылармы, эшләргә теләмәделәрме, шунан соң менә гомер буе берүзем булдым инде...

«Сәхнә», 2011, №10 (октябрь)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
162
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин шатлыклы хәбәр белән бүлеште
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • 30 мартта дәүләт торак фондына 25
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы