Исемнәре исемдә: Фирдәвес Әхтәмова

Үзенә килешеп торган эшләпәсен кыңгыррак салып, юлыма очрар да: «Нихәл?» – дип әйтер төсле. Мин аның яман чир белән чирләп киткәнен ишеткәч, аптырап калдым. Мәңге чирләмәс кебек иде. Чөнки беркайчан да зарланмады. Зарланмавының сәбәбе дә бар – ятим үскән кыз. Ятимлек кайберәүләрне сындырса да, көчле рухлыларны чыныктыра. Зарланудан мәгънә юклыгын алар иртәрәк аңлыйлар. Үзен яклый да белә иде ул. Берәрсе берәр кыек сүз әйтсә, кистереп җавап кайтара да белә иде. Гайбәтне яратмады. Кемдер турында начар сүз әйткәнен мин хәтерләмим.

Без егерме өч егет­кыз Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына (ВУЗ) укырга киттек. Уныбыз – кызлар. Әлбәттә инде, егет булгач, кызларга күз саласың – төс­кыяфәтләрен күз белән тикшереп аласың. Фирдәвес бер күрүдә гашыйк итәрлек түгел иде. Кызыклы бер закончалык бар: кыз чагында күз явын алырлык чибәр кызларның күбесе картайгач төссезләнәләр кебек, әлләни күренмәгәннәр, олыгайгач, матурланалар. Моннан өч еллар элек Фирдәвескә җитмеш яшь туларак очраштык та, мин аңа төбәлеп карап торам икән.

– Нәрсә тикшерәсең? – ди бу миңа.

– Син олыгайган саен чибәрләнәсең, – дим.

Башын ташлап көлде мәрхүмә. Егет кеше буларак Фирдәвескә гашыйк булмасам да, мин һәрвакыт аны якын иттем. Кулыма каләм алып яза башлаганда безнең курста язганнарымны тыңлаучы бердәнбер кеше Фирдәвес иде. Ул мине мактап, үсендереп торды. Укыганда да, укып кайтып театрда эшләгәндә дә артистлар арасында иң укымышлысы, иң мәгълүматлысы ул иде. Театр дөньясына ул кайбер талантлы артистлар кебек чәчрәп килеп кермәде. Героинялар уйнап дан казанмады. Әмма...

Күптән түгел Биектау районының Чыршы авылында Оренбург татар театрының спектаклен карагач, өлкән яшьтәге бер ханым сәхнәгә чыкты да артистларны котлады, озын гомер теләде. Шунда:

– Әнә, Бибиебез дә китеп барды, кайгыбыз зур, – диде.

«Бибиебез»нең кем икәнлеге бөтенебезгә дә билгеле иде, ул – Фирдәвес Әхтәмова. Заманында ул Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ында асрау кыз Биби ролен уйнап күпләрне гаҗәпкә калдырды. Инде ничә дистә ел үткән, ә тамашачы Фирдәвеснең Бибиен онытмый.

Фирдәвеснең актерлык бәхете күбрәк кинода булды, ахры – күптән түгел ул «Бибинур» дигән фильмда Бибинурны уйнап дан казанды, махсус бүләк алды. Фирдәвес турында яза башлагач, кулыма щепкинчылар турындагы «Сәхнә – могҗиза» дигән китапны алып, Фирдәвескә багышланган сәхифәне карадым.

Фирдәвес кияүгә соңлап чыкты. Ире Марат искиткеч акыллы кеше булды. Бик матур яшәделәр. Тик Марат иртәрәк китте якты дөньядан. Бердәнбер кызы Айгөлне берүзе тәрбияләп үстерде Фирдәвес. Айгөл – әтисе һәм әнисе шикелле белемле, уңган­булган кыз. Берничә телне бик яхшы өйрәнгәч, ул Италиягә китеп укыды һәм анда эшкә калды. Бердәнбер кызының әнисен калдырып китүен өнәмәүчеләр булды. Фирдәвес салкын акыл белән:

– Һәркемнең үз тормышы, мин үз көчемдә, нигә аны үземә бәйләп куйыйм, безнең илдә аңа дөнья таррак, – диде.

Фирдәвескә авыру ияргәч, Айгөл шунда ук кайтып төште. Әнисен соңгы юлга озатканчы яныннан китмәде. Чит илдә яшәгән кыз әнисенең­әтисенең телен оныта төшкәндер дисәм, саф татар телендә сөйләшеп, Фирдәвесебезгә хөрмәтне тагын да арттырды. Татар телен оныта алмаслык итеп өйрәтеп калдырган бит бәгырькәебез.

Нәҗибә бик юксына аны. Югыйсә, көн саен очрашып торган дуслар да түгел кебек иделәр. Сагындыра белүче чиста күңелле иде шул Фирдәвес җанкисәк. Җанкисәк – Фирдәвеснең яратып әйтә торган сүзе иде. «Җансөймәс» дигән сүзне дә еш әйтә иде ул. Ләкин ул аны матур итеп елмаеп әйтә иде.

 

«Сәхнә», 2012, №7 (июль)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
581
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Юл кырыенда ята» – Хәмдүнә Тимергалиева кайда җирләнгән
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы