Кадерле вә кыйммәтле скрипкалар

 

Тиздән Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры Татарстан композиторлары антологиясен тәкъдим итәчәк. Ул бик дәрәҗәле Sony Music һәм RCA Red Seal Records лейблларына яздырылды һәм өч дисктан торачак.

Бу лейблларга язылу дөнья каталогына кертелү дигән сүз. Sony Music Элвис Пресли, Майкл Джексон, Барбра Стрейзанд тавышларын яздырган булуы белән дан тота. Ә RCA Red Seal Америка компаниясе (Sony Music Entertainmentның бер тармагы) классик музыка буенча махсуслашкан. Аларның фирма билгесе булган кызыл мөһерне Монтсеррат Кабалье, Энрико Карузо, Ван Клиберн, Пласидо Доминго, Сергей Рахманинов, Галина Вишневская, Святослав Рихтер һ.б. дискларында очратырга мөмкин. Кыскасы, бу лейблларга бөтен оркестрлар да үтә алмый. Дәүләт симфоник оркестрының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, барысына да оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийның шәхси танышлыгы аша ирешелгән.

Антологиянең режиссеры – Германия продюсеры, «Grammy» һәм «Echo» премияләре лауреаты Филипп Нидель. Өч дискның беренчесенә татар музыкасының классикасына әверелгән милли композиторларыбыз Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов кертелсә, икенчесендә – Рәшит Кәлимуллин, Шамил Тимербулатов, Анатолий Луппов, Ренат Еникеев, Радик Сәлимов. Өченче дискта хатын-кыз композиторларыбыз: Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, Зөлфия Раупова, Елена Анисимова. Антологиядә Сергей Рахманиновның «Остров мертвых» һәм Александр Чайковскийның «СтанТамерлана» әсәрләреннән өзекләр дә урын алган. «Стан Тамерлана» – оркестрның визит карточкасына әверелгән, әлеге музыканы Президентыбыз да ярата диләр.

Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры Татарстан композиторлары антологиясен өр-яңа уен кораллары белән яздырды. Күптән хыялланган антологиянең чыкканын көткән арада оркестрның бүгенге хәле белән таныша торыйк, сөенечләрен уртаклашыйк.

Коллективка яңа сәнгать җитәкчесе килгәч, соңгы берничә елда оркестр турында еш сөйләнә һәм языла башлады: яхшысы да, начары да… Моңа, әлбәттә, Дәүләт симфоник оркестрының икенче ел рәттән Президент грантын алуы да сәбәпче булгандыр. Яратабыз ла без кеше акчасын санарга…

 

ИТАЛИЯ СКРИПКАЛАРЫ, НЕМЕЦ ГОБОЙЛАРЫ…

Акчасы булгач, оркестрның күзгә күренерлек эше дә бар. Мәсәлән, Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан дүрт фестиваль гамәлгә куелды. Оркестр баштан-аяк киенде һәм «коралланды». Бу юлы сүзебез нәкъ менә соңгысы – ягъни, кием-салым һәм «кораллар» турында. Төгәлрәге, хәзер оркестр музыкантлары яңа фрак, ялтырап торган затлы ботинкалардан чыгыш ясый. Хәтта ир-атлар муенындагы «күбәләк»ләр дә фрак-күлмәк-ботинкалар белән бергә махсус заказ белән Италиядә тегелгән.

Инде уен коралларына күчик. Болары «республика карамагында саналган матди кыйммәтләр» дип атала. Инструментлар алырга каралган бюджет – бер миллион евро. Бу берничә уен коралына җитә. Быел Кремоннан ике скрипка, бер альт һәм бер виолончель кайтартылган. Кыллы уен коралларын оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский һәм концертмейстер Сергей Емельянов (үзе дә скрипкачы) барып сайлап алганнар. Безнекеләргә ярдәмгә, кыллы уен коралларын сайлашырга, Европа оркестрыннан альтист һәм виолончелист килгән. «Былтыр уналты кыл  лы уен коралы кайтарган идек. Быел «Ла Скала» театрын уен кораллары белән тәэмин итә торган остаханәдән былтыргыга караганда да кыйммәтлерәк уен кораллары сайладык. Виолончель Михаил Платнер тарафыннан XVIII гасыр уртасында, альт Себастьян Бернардер тарафыннан XIX гасыр уртасында ясалган. Бер скрипка – Гальяноныкы, берсе – Тесторидан. Бу осталар кыллы уен кораллары ясаучылар нәселеннән. Аларга осталык сере буыннан-буынга күчкән», – дип сөйли оркестрның пиар-менеджеры Наталья Лукина. Танылган музыкантлар Виктор Третьяков һәм Юрий Башметларның шушындыйрак дәрәҗәдәге уен коралларында уйнаганын һәм әлеге коллекцион уен коралларының республика байлыгы булуын ассызыклап үтәргә дә онытмыйк.

Әйе, бу уен кораллары, чыннан да, кыйммәтле. Әмма дөньяда тагын да кыйммәтлерәк скрипкалар һәм виолончельләр бар. Татарстанга кайтартылган «итальяннар» «уен кораллары базарында» уртача бәяле булып санала. «Аларын – кыйммәтрәкләрен, без беркайчан да алалмабыз», – ди Наталья. Ә менә флейта, труба, гобойларның иң кыйммәтлеләре сайланган. Аларын алманның иң танылган осталары эшләгән. Үзләре уңайлы, механикасына да тел-теш тидерерлек түгел. Кыскасы, без күреп өйрәнгән Кытай товары түгел инде.

Бүгенгә оркестр өрмә уен кораллары белән тулысынча, кыллы уен кораллары белән камера өлеше тәэмин ителгән. Әлбәттә, уен коралларының иң шәп дигәннәре солистларга тапшырыла. Аларныкы башкаларга кү  чә. Гаиләдә абыйсының кечерәйгән күлмәген энесе кигән кебегрәк диимме…

Казаныбызга «пропискага» кергән кыйммәтле уен коралларының биредәге тормыш-көнкүрешенә күз салсак, алар барысы да иминиятләштерелгән, тиешле температура һәм тиешле дымлылыкта саклау өчен Дәүләт симфоник оркестры урнашкан бинада махсус бүлмәләр каралган. Мин килгәндә Гоголь урамындагы бу бинада төзекләндерү бара иде. Нәзәкатьле инструментларга тегенди-мондый урын ярамый, әлбәттә. Алар бит эченә банка белән су утыртып дымландырыла торган «Сюита» пианинолары гына түгел. Кыйммәтле агачтан ясалган скрипкалар, альтлар һәм виолончельләр сигнализация астында саклана. Музыкант үз уен коралы өчен «башы белән» җавап бирә, кул куеп ала, юлга чыкса, «коралын» бала караган шикелле кадерләп йөртә. Автобуста барганда виолончельләргә музыкант янындагы урынга билет алына. Ә скрипкалар музакантның кочагында тирбәлеп баралар. Ачык һавада якын-тирәдәге концертларга кыйммәтле инструментлар бөтенләй барып тормаска да мөмкин. Андый чыгышларга дөнья күргән иске скрипкалар йөри.

Бөтен язучыларының бай фотоархивын туплаган мәрхүм фотохәбәрче Николай Седовның: «Яхшы фотограф стакан төбе белән дә төшерә», дигән бер сүзе бар иде. Оркестрның пиар-менеджеры Наталья Лукина бу фикер белән килешми. «Әлбәттә, мәсәлән, миңа, музыкант булмагач, нинди скрипка бирелсә дә, уйный алмас идем. Безнең музыкантларыбыз теләсә нинди инструментта яхшы уйнарга сәләтле. Шулай да, затлы инструментта уйнау бөтенләй башка инде ул! Тавышы, тембры, дисеңме… Аклы-каралы сурәтне буяган шикеллерәк. Сез аларның яңа инструментны кулга алуларын күрсәгез иде! Музыкантның таланты әһәмиятле, әмма уен коралы да зур роль уйный».

 

…ҺӘМ КАЗАН МУЗЫКАНТЛАРЫ ТУРЫНДА

Оркестрга уен кораллары Европадан кайтартылса да, музыкантлар үзебезнеке. Аларның күпчелеге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнар, берничәсе күрше-тирә республикадан килгән. Хәтта читкә бәхет эзләп чыгып киткәннән соң да, кызыгып кире кайтучылар бар. Чакырылган солистлар (Хибла Герзмава, Софья Гобәйдуллина, Николай Луганский, Денис Мацуев, Дмитрий Хворостовский) безнең оркестрның югары дәрәҗәдә уйнавын, хәтта репетицияләргә дә зур ихтыяҗ булмавын әйтәләр ди. Андый солистлар белән бер сәхнәдә эшләү үзе үк осталык дәресенә тиң. Мөмкинлеге булганнар чит илләргә стажировкага да баралар. Монысын оркестр җитәкчелеге мәҗбүри итеп куймый һәм грант хисабыннан башкарылмый. Аның каравы, Александр Сладковский һәрдаим тыңлаулар үткәрә. Кыскасы, ирешәсенә ирештем, дип тынычланырлык түгел. Үзеңнең оркестрга кирәклегеңне көн саен раслап торырга туры килә…

Сезон башында Татарстан республикасы дәүләт симфоник оркестры автоном оешма буларак журналистлар алдында хисап тотты. Оешманың күзәтү советы рәисе, Тр Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова оркестрның эшен саннар аша «күзәтте» һәм уңай бәяләде.

Оркестрның иң олы хисабы – алда, чөнки яңа сезон ачылды. Ә иң олы күзәтүче – галиҗанәп тамашачы!

 

«Сәхнә», 2012, №11 (ноябрь)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
462
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Хәмдүнә Тимергалиева вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы