Кызлар күлмәгеннән башланган иҗат юлы

Аңа өч яшь тулгач әтисе вафат була, тугызда әнисез дә кала. Әти-әнисе урынына калган Тәүфикъ абыйсы (әнисенең энесе) Мәсгуткә 11 яшь чагында сугышка китеп кире әйләнеп кайтмый. Унбиш яшенә кадәр Мәсгутне бабасы тәрбияли. Пермь өлкәсе Барда районы Каен авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, авыл советы секретаре вазыйфасында хезмәт юлын башлый һәм өч ел эшләгәч, Мәсгут, әнисенең васыятен тотып, Пермь шәһәренә укырга китә. ФЗО мәктәбендә тимерче-штамповщик һөнәрен үзләштергәч, ул хәрби заводта эшли. Аннары, техникумда тимерләрне кыздырып эшкәртү буенча техник-технолог һөнәрен өйрәнгәч, авиация заводында мастер булып эшли. Әллә бирелеп уку, мавыгып эшләү ятимлек хәсрәтен оныттырып тора, әллә инде кырыс язмыш сынауларына бирешергә теләмичә, бала чакта да, үсмер чакта да ул һаман үзе теләп концертларда, җыр, бию бәйгеләрендә катнаша торган була. Ә бер иҗат кичәсе Мәсгутнең күңеленә аеруча тирән уелган. Барда районы Иске Чат авылында авыл советы секретаре булып эшли башлагач була бу хәл. Яшьләр «Үги кыз» спектаклен куярга әзерләнеп йөри. Тик үги кызны уйнарлык кызлар юк. М.Имашевның тавышы ул чакта нечкә, музыкантларча әйтсәк, дискант – малайларча югары тавыш була әле. Тоталар да егетне үги кыз роленә билгелиләр. Спектакль «Кызыл почмак»та уйнала. Бер ягына сәхнә корганнар, икенче ягына авыл халкы кереп урнашкан. Кыз күлмәген кигән егет сәхнәгә беренче мәртәбә чыкканда, халык шаркылдап көлеп җибәрә. «Карагыз әле, борыны булмаса, бу малай юньле генә кыз буласы булган», – дип кычкыра арадан бер хатын. Авыл халкы тагын тыела алмыйча көлә башлый. Ә инде спектакль барганда күз яшьләрен тыя алмый карыйлар.

Музыка җене кагылган

Мәсгут Имашев профессиональ мәдәният өлкәсенә соң килеп керә. Пермьдә заводта эшләгән вакытта бер иҗат бәйгесендә цех башлыгы Проворов сәхнә сөюче һәвәскәр Имашевның җырлавын яратып тыңлый һәм егеткә сәхнә кешесе булырга, Казанга китеп укырга, белем алырга киңәш бирә. Шулай итеп 28 яшьлек Мәсгут Казан дәүләт консерваториясенә килеп керә. Консерваториянең коридорында аңа иң беренче очраган кеше күренекле композиторыбыз Алмаз Монасыйпов була. «Композиторлыкка укырга теләсәң, син профессор Альберт Семенович Леманны күр, бүген ул биредә юк, өендә эшли, шунда бар», – дип егеткә юлны өйрәтеп җибәрә. Альберт Семенович өендә рояльдә уйнап утыра торган була. Нинди йомыш белән килдең, дип сорый ул кунагыннан. Егетнең консерваториягә керү ниятен белгәч, аны рояль янына чакырып, уйнарга куша. «Уйный белмим бит мин», – ди егет. «Нәрсә, музыкаль белемең бөтенләй юкмыни? – дип сораштыруын дәвам итә профессор. – Алайса, җырлап күрсәт, җырлый беләсеңдер бит», – дип, рояль янына үзе утырып, җыр тыңларга әзерләнә ул. Бер-ике җыр тыңлагач, егетнең тавышы бар, дигән нәтиҗәгә килә. «Менә нәрсә, дустым, – дип бик үз итеп мөрәҗәгать итә ул кунагына. – Композитор булыр өчен күп укырга кирәк: башта 7 еллык музыка мәктәбен, аннары 4 еллык музыка училищесын тәмамлау мәслихәт, ә менә җырчы булырга син бүген үк укый аласың. Син хәзер консерваториягә йөгер. Анда бүген кабул итү имтиханнарының өченче һәм соңгы туры уза. Кабул итү комиссиясендә Елена Алексеевна Абросимова исемле профессорны эзләп тап. Ул минем хатыным. Шушы язуны аның кулына тоттыр», – дип сәләтле егетне озатып кала. «Концертмейстер таба торыгыз, бөтен абитуриентлардан соң сезне тыңларбыз», – ди профессор Абросимова, егет алып килгән язуны укыгач. Мәсгутнең үзе белән ноталар булмый. «Арагызда татарлар бармы, татар җырларының ноталары бармы», – дип сораштыра торгач, милләттәшләрендә ноталар эзләп таба ул. Менә аңа да чират килеп җитә. Пианинога кушылып «Сарман» җырын башлап җибәрә Мәсгут. «Туктагыз, бу җыр нечкә тавышка язылган, сезнең исә тавышыгыз калын, әйдә әле, пианиносыз гына җырлап карагыз», – дип бүлдерәләр аны тыңлаучы мөгаллимнәр. Нәтиҗәдә, М.Имашевны консерваториянең икееллык әзерлек курсларына кабул итәләр. Консерваториянең ректоры композитор Нәҗип Җиһанов укырга килгән һәр абитуриент белән үзе очрашып сөйләшә. «Бигрәк олыгаеп килгәнсең бит, ничек укытабыз инде без сине, – дип киңәш сорагандай мөрәҗәгать итә ул Мәсгуткә. – Сине хәзер куып җибәрүдән мәгънә чыкмас, чөнки сиңа музыка җене кагылган, ә андыйлар иртәме, соңмы барыбер музыкага әйләнеп кайта, мин моны үземнән беләм. Ярый, хуш. Җаны теләгән, елан ите ашаган, ди халык. Укы, әмма авырлыкларга зарланма, түз», – дип егеткә хәер-фатыйхасын бирә композитор. Башта Мәсгутне профессор Георгий Иоахимович Тартаковка билгелиләр (аның әтисе Иоахим Тартаков Шаляпин заманында иҗат иткән, бөтен дөньяга танылган баритон тавышлы җырчы булган). Ул Казаннан Горький консерваториясенә эшкә күчкәч, М.Имашев профессор Владимир Александрович Вороновта укый. Шулай итеп 6 елдан соң ул консерваториядән җырчы һәм вокал укытучысы белгечлеге алып чыга. Консерваторияне тәмамлаганда алар Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында композитор Н.Җиһановның «Качкын» операсын куялар. Зал шыгрым тулы була. Тамашачы спектакльне бик ошатып тыңлый.

Җырчыга укып, директор булу

Консерваториядә уку дәверендә җырчы М.Имашев филармония артистлары белән концертларга йөри, анда яшьләр төркемен оештыра. Мирсәет Яруллин, Рафаэль Ильясов, Хәдичә Гыйниятова белән алар Мөслим, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә һәм республикабызның башка районнарында концертлар бирәләр. Бер үк вакытта М.Имашев кичләрен Г.Камал исемендәге театрда да эшли, дистәләгән спектакльләрдә катнаша. Иң зур роле К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат роле була. Ул елларның тәртибе буенча һәр яшь белгеч 3 ел дәвамында билгеләнгән урында эшләп алырга мәҗбүр була. Консерватория тәмамлап килгән М.Имашевны үзләренә эшкә җибәрүләрен сорап өч оешма – филармония, Г.Камал исемендәге һәм опера һәм балет театрлары чакыру җибәрә. Ләкин шул елны Әлмәттә Татарстанда икенче итеп музыка училищесы ачарга, дигән Хөкүмәт карары чыга. «Син заводта эшләп килдең, филармониядә яшьләр төркеме оештырдың, консерваториядә профком рәисе булдың, оештыру эшендә тәҗрибәң бар», – дип Мәсгуткә Әлмәткә училище директоры булып барырга тәкъдим итәләр. Партия сүзен аяк астына салып таптап булмый, М.Имашев театр, җыр сәхнәләрендә йолдыз булып балкып, Казан туташларының башларын әйләндерәсе урынга Әлмәткә китеп, училище өчен бина табу, мөгаллимнәр, укучылар туплау, уен кораллары булдыру кебек мәшәкатьләргә күмелергә мәҗбүр була. Һәр мәсьәләне уңай хәл итәргә әзер торган нефтьчеләргә дә, училищеның беренче мөгаллимнәре баянчы Ильяс Шәрипов, пианиночы Диләрә Алимбәк, хор дирижерлары Виктор Чепкасов, Тамара Тимошина, музыка белгече Ольга Говоровага да рәхмәте зур Мәсгут абыйның. Әлмәт музыка училищесында беренчеләрдән булып белем алган 40 укучының күбесе профессиональ музыкант булып китә, Татарстанда гына калмыйча, Россия буенча сибелә. Баштарак, беренче чыгарылыштан соң ук Казанга кайтам, дигән булса, аннары М.Имашев, яратып өлгергән эшеннән аерыла алмыйча, Әлмәттә тагын биш ел эшли. Әлмәттә оркестр оештырып җибәрәләр, нефтьчеләр арасында КВН ярышлары уздыралар. М.Имашев көндезләрен балалар белән әвәрә килә, кичләрен һәвәскәрләр белән кайнаша. Үзе дә ул концертларда чыгыш ясый, спектакль өчен җырлар, музыка иҗат итә. Ул елларда Әлмәттә төрледән-төрле музыка бәйгеләре, фестивальләр үткәрелә башлый. Алардан бүген дә бик югары дәрәҗәдә үткәрелеп килгән «Сандугач сайрар илем» фестивале оешып чыга. Бүген Әлмәт музыка колледжы композитор Ф.Яруллин исемен йөртә. Ә аның беренче директоры М.Имашев уку йортының бүгенге тормышы белән һәрдаим кызыксынып яши, ул – әлмәтләрне, әлмәтләр аны оныта алмый. Аннан соң ул 6 ел Казанның П.Чайковский исемендәге балалар музыка мәктәбенең директоры була. 5 ел Татар дәүләт опера һәм балет театры белән җитәкчелек итә. 16 ел буе Казан театр училищесы директоры вазыйфаларын үти. Педагогикада эш стажы – 45 ел. Хәзер дә ул Казан музыка һәм театр училищеларында җырчылар әзерләвен дәвам итә. Җырчы, композитор Мәсгут Имашевның шәкертләре – Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, Татарстанның атказанган артистлары Резеда Төхвәтуллина, Фәридә Сафина, Галина Казанцева, Илнур Нуриев, Извиль Салихов һ.б. «Җәмгыяттә белем арта, фән, техника һаман алга китә. 1960 елларда беренче транзистор барлыкка килсә, бүген кесә телефоны, интернет челтәре килеп чыкты, – дип үз заманын бүгенге көн белән чагыштырып сөйләде очрашуыбыз вакытында Мәсгут ага. – Төрледән-төрле җайланмалар исә кешенең тырышлыгын киметә. Хәзер күп яшьләр нәрсәнедер булса аз көч куеп эшләргә, аннан күбрәк файда күрергә омтылалар. 60нчы елларда яшьләр яхшырак укырга, күбрәк эшләргә тырыша, энтузиазм белән яши иде. Үзләре өчен генә түгел, халык, җәмгыять өчен яшәргә тырыша торган иделәр. Бүгенге вәзгыять исә кешене үзе өчен генә яшәргә, эшләргә этәрә. Бүтән төрле әйткәндә, кешедә эгоизм тәрбияләнә. Бүген дә мәдәният өлкәсенә килергә теләүчеләр күп. Әмма алар арасында мәдәнияттән үзләренә файда эзләүчеләре байтак. Ә мәдәнияттә эшләп баеп булмый. Бүгенге мәдәниятне, сәнгатьне фанатлар яшәтә. Алар, керемгә карамыйча, үзләрен корбан итәләр. Халыкта, «сәнгать корбаннар сорый», дигән сүз дә бар. Театр, җыр сәнгате, кино – һәркайсы авыр чор кичерә. Бу бик начар күренеш, чөнки мәдәният, сәнгать кешене кеше итеп тәрбияли. Музыка, театр, сынлы сәнгатьне яраткан кешеләр нечкә күңелле, ярдәмчел, кешелекле була, башкаларның хәленә керә белә. Ә сәнгать белән аралашмаган, мәдәният өлкәсенә кермәгән кешеләр, киресенчә, кырысрак, тупасрак, эгоистрак була. Мин спортчыларны, бөтен фанатлары белән, мәҗбүри рәвештә театрларга, концертларга, күргәзмәләргә йөртер идем: киңрәк күңелле итәр өчен... Опера театрында эшләгәндә миңа Россиянең атаклы опера режиссеры Нияз Курамшевич Даутов белән аралашу бәхете насыйп булды, – дип театрда эшләгән елларын искә алды Мәсгут ага. – Мин директор булып торган елларда театрда һәр ел саен 5-6 опера, балет куела, халык театрга бик яратып йөри, заллар һәрвакыт шыгрым тулы була торган иде. Хәзер, татар кешесе опера, балет яратмый, диләр. Күрмәгән, белмәгән нәрсәне ничек яратсын соң ул?! Татар опералары куелса, татар тамашачысы бүген дә бик яратып йөрер иде».

Театрда үз кеше

Консерватория студенты М.Имашевның Г.Камал исемендәге театрда эшли генә башлаган чагы. Режиссер Рәфкать Бикчәнтәев Хәй Вахит әсәре буенча «Рәхим итегез!» спектаклен куярга җыенып йөри. Мәсгуткә анда Марс ролен бирәләр. Спектакльгә музыка кирәк. «Бездә консерватория студенты эшли, ул малайны көйләр дә яза диләр», – дип кемдер режиссерга әйтеп өлгергән. Кара әле, Имаш, сине көйләр яза, диләр, алып килеп тыңлат әле безгә берничәсен, ди режиссер. Концертмейстер Әдһәм абый, баянчы Рәис Сафиуллин нотага карап уйный, Мәсгут җырлый. «Тукта, дип бер урында кинәт туктата аларны режиссер, – менә шушы җырны кабат башкарыгыз әле. Менә бу җыр спектакльнең төп музыкасы булачак», – дип бер фикергә килә Рифкать Бикчәнтәев. Нури Арсланов шигыренә иҗат ителгән «Көймәдә» җыры була ул. Спектакль барышында көй 40 тапкыр башкарыла. Спектакль театрда 500 дән артык тапкыр уйнала. Халык аны бик яратып карый, спектакльдән соң тамашачылар «Көймәдә» җырын җырлап тарала торган була. Ә аларның җырлаганнарын тыңлап, артларыннан Мәсгут кайта. Шатлыгы эченә сыймый. Шуннан соң бер ел үткәч, режиссер Р.Бикчәнтәев Хәй Вахит әсәре буенча «Кайда соң син?» спектаклен куярга алына. «Теге вакытта җырларың спектакльгә бик туры килгән иде, бу юлы син музыканы махсус яз», – дип мөрәҗәгать итә ул егеткә. Бер үк вакытта М.Имашевка спектакльдә Ринат ролен дә билгелиләр. Егет репетициягә килә, ә аны, «Бар, кайтып музыка иҗат ит», – дип куып кайтаралар икән. Бу спектакль куелгач, аны күреп бүтән театрлар да сәләтле егетне музыка язарга чакыра башлый. Беренчеләрдән булып Күчмә театр егеткә тәкъдим белән чыга. Шулай итеп 50 дән артык спектакльгә музыка, татар шагыйрьләре әсәрләренә 100 дән артык җыр иҗат ителә. Әлмәткә баргач, анда да спектакльләргә иҗат ителгән җырларының популяр булуына сөенә М.Имашев. Әлмәт театры җитәкчелеге көй-моң остасын Г.Ахунов әсәре буенча куелган «Утлар яна учакта» спектакле өчен җырлар язарга җәлеп итә. Гариф абый җыр сүзләрен шагыйрә Саҗидә Сөләймановадан яздырып алган була. Шулай итеп «Гүзәлия җыры», «Нефтьчеләр маршы», «Сәләхи җыры» иҗат ителә. Әлмәт театрындагы уңышларын күргәч, яшь талантны Минзәлә театры да үзенә чакыра башлый. Әлмәттә эшләгәндә М.Имашевка Мәскәүгә, Ленинградка, Казанга командировкаларга еш йөрергә туры килә. Бөгелмәдән самолет оча, ә Бөгелмәнең үзенә 50 чакрым юлны атобус белән барасы. Бервакыт шулай бөтен автобуслар да китеп беткән. Көз башлары була бу. Бер автобус тулы студент кызлар бәрәңге уңышын җыюда ярдәм иткәннән соң, кире Казанга кайтып бара. «Зинһар, мине дә үзегез белән ал», – дип ялвара автобус йөртүчесенә Мәсгут. Кызлар юл буе җырлап кайта. Һич көтмәгәндә М.Имашев үзенең «Гүзәлия җыры»н ишетеп ала. Бу якларга вакытлыча эшкә генә килгән кызларга кадәр ноктасы, өтеренә кадәр ятлаган бит җырымны, дип шатланып туя алмый ул. Ә бервакыт Минзәлә театры Р.Батулла әсәре буенча «Каерылмасын канатым» исемле спектакль куя. Билгеле инде, премьерага авторны һәм спектакльгә музыка иҗат иткән композитор Мәсгут Имашевны да чакыралар. Халык спектакльне бик яратып карый. Соңыннан авторлар кунакханәгә кайта. Иртәнге сәгать өчтә алар җыр тавышына уянып китә. Май ахырлары – җәй башлары була бу. Тәрәзә янына килеп карасалар, йөзләгән халык урам тутырып М.Шиһапов сүзләренә иҗат ителгән «Туй күлмәге» җырын җырлап килә. «Мондый бәхет һәр иҗатчыга да эләкми, бүген синең иң бәхетле көнең, тыңла җырыңны», – дип эндәшә композиторга Р.Батулла. Казанга кайтырга кузгалганда алар кунакханәдә эшләүче берәүдән, иртән-иртүк нинди тамаша булды ул, дип сорыйсы итәләр. Киелми калган туй күлмәге турындагы моңлы бу җырны җырлап егетләрне армиягә озатканнар икән.

Алма агачыннан ерак төшми

Җырчы, композитор М.Имашевның иҗади сәләте аның балалары, оныклары тормышында да дәвам итә. Оныгы Айрат Имашев Казан музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, менә инде бер ел Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. Ноябрь башында филармониянең концерт залында Айратның зур концерты булды. Аны караганнан соң байтак сәнгать, әдәбият әһелләре Айратка якты киләчәк, зур үрләр, дан-шөһрәт юрады. Мәсгут абыйның кызы Әминә – оста биюче, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамблендә бии.

Шулай итеп, Татарстанның атказаган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказаган мәдәният хезмәткәре, җырчы, композитор М.Имашевның һәр иҗат мизгеле – җырмы, матур музыка белән үрелеп барган спектакльме, талантлы яшь җырчы, музыкантның чыгышымы ул – сәнгать сөючеләргә мәдәният белән очрашу шатлыгын бүләк итә, күңелләрне нечкәрәк, сизгеррәк, нәзәкатьлерәк, тормышыбызны мәгънәлерәк, дөньяларны ямьлерәк итә. Иҗат гомерегез озын, сөенечле мизгелләрегез күп булсын, Мәсгут абый!

 

«Сәхнә», 2012, №12 (декабрь)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
503
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы