Мөнәҗәттән үскән сәхнә легендасы

Берәүләр, әкияттәге үги кыздай елый-елый китеп тә, шатлыклы җыр булып кайтырга мөмкин, шул ук вакытта зур өметләр белән киткәннәрнең дә тәмам югалып, юкка чыкканнары никадәр. Нөнәгәр авылының сабый Кәшифәсе дә, әнә, бик ерак сәфәргә күз яшьләрен түгеп кузгала бүген. Юк-юк, аның язмышы һич тә үги кызныкыдай ямьсез түгел, шөкер, әти-әнисе дә исәннәр, алып китә торган кешеләре дә – Өркет шәһәрендә яшәүче якын кардәшләре. Үз балабыздай карап үстерербез, кеше итәрбез, диләр аны. Өй эшләренә дә, кибетче һөнәренә дә өйрәтмәкчеләр, ди. Үзләренең кыз балалары юк икән бит. Ә Нөнәгәрдә алар гаиләдә өч кыз иде. Ләкин әйбәт җиргә китәсе булса да, китү китү инде, туган оясыннан һич кенә дә аерыласы килми аның. Бигрәк яшь, әнисе куеныннан да чыгып җитмәгән иде бит әле.

Нөнәгәр мәдәният йорты сәхнәсендә ике кыз бала – Эльвира белән Гөлсинә – сабыйның авылдан китү күренешен күрсәтәләр. Татарлардан беренче булып Мәскәүдә махсус югары белем алган хатын-кыз режиссёр Кәшифә Тумашеваның тууына 110 ел тулуга багышланган, «Легендага тиң гомер» дип исемләнгән кичә нәкъ шушы күренештән башланды да. Һәм тиз арада алгы рәтләрдә утыручы авыл әбиләренең күзләре яшьләнүгә сәбәпче булды. Шушы күренештәге кебек, китәсе килмичә елагандыр, ник мине алалар, ник апаларны алып китмиләр, дип үксегәндер сабый. Кәшифәне гәүдәләндерүче кыз бала шулкадәр сөйкемле (сөбханалла!), «уены» шулкадәр чын, тарих кабатланып, Җамалетдин абзый белән Миңсылу апаның сабые моннан 105 ел элек түгел, менә бүген генә авылы, әти-әнисе, туганнары белән хушлашып юлга кузгаладыр кебек. Бу ике кыз баланы районның мәдәният бүлеген җитәкләүче Радик Михайлов үзе килеп өйрәтте, диләр кичәне оештыручылар. Әмма уңышның сере анда гына микән? Биредә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашева рухы һаман яшидер һәм авылдашларын әледән-әле сәхнә биеклекләренә әнә шул күтәрәдер, бәлки? Байтак еллар элек Нөнәгәр һәвәскәрләре Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын тәҗрибәле артистларча сәхнәгә куеп, республикада танылганнар иде бит! Спектакльдә мәхдүмне уйнаган Нурзада Камалиев, Сәрвәрне уйнаган Нурсөя Камалиева, Нурсөянең җырлавы – хәтерләрдән һич җуелмый. Инде менә бу авыл егете Раяз Фәсыйхов милләттәшләрне матур җырлары белән кинәндерә, энесе Рәсим дә җыр, музыка сәнгатендә лаеклы урынын яулап килә. Алар җырлаган кайбер җырларның көен элек авыл мәдәният йортында эшләгән әтиләре Наил иҗат итә. Очраклылык кына түгелдер болар.

Кичә башланудан элек аның кунаклары авыл мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музеен карадылар. Мәктәп укытучысы, мәшһүр режиссёрның ерак кардәше Дания ханым Кәлимуллинаның тынгы белмәс эзләнүләре, ул чактагы район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, танылган шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның теләктәшлеге белән оеша башлаган бу мирас йорты, инде күптән мәктәп музее чикләреннән чыгып, Татарстан Милли музееның филиалына әверелергә тиеш иде дә бит, ләкин аңа, нәкъ хуҗасы кебек, ятимнәрчә үҗәтләнеп, үзенә юл ярып барырга гына язган, ахрысы. Танылган якташларының тууына 95 ел тулуга туры китереп һәм төзелеп килүче музейны да мәдәни җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү нияте белән, унбиш ел элек Нөнәгәрдә бер матур кичә үткәргәннәр иде инде. Татарстан мәдәният министры урынбасары, мирас йортлары ачуга нык ярдәм итүе сәбәпле «Музей Төзиевич» кушаматы алган Мөҗип Таҗи улы Низамиев та, ул чордагы Татарстан дәүләт музее директоры Геннадий Муханов та катнашты, икесе дә Нөнәгәрдә хөкүмәт акчасына яшәүче чын музей булачагына ышанып һәм ышандырып сөйләде. Ил тормышында шуннан соң булган үзгәрешләр генә хыялларның канатын кисте. Бүген авылда үткәрелгән искиткеч юбилей кичәсе, анда сөйләнгән гаҗәеп истәлекләр һәм бирегә тупланган бай экспонатлар – һәммәсе дә бу бөек сәнгатькәрнең чып-чын музейга лаек икәнен тагын бер кат раслады, югыйсә. Бу авыл Кәшифәдән башка да илгә шактый күренекле шәхесләр биргән бит әле. Партиянең Актүбә өлкә комитетында икенче секретарь дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Низам Зыятдинов, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире һәм Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы вакытында үз теләге белән фронтка китеп, батырларча һәлак булган Галимҗан Шаһимәрданов, күп һөнәрләр остасы Фәрит Галиев... Нөнәгәрдәге күмәк хуҗалык игенчесе Сәмигулла Хәйруллин 1933 елда колхозчы-ударникларның беренче Бөтенсоюз съездында катнаша, бригадир Шәмсенур Хәбибрахманова беренче чакырылыш СССР Югары Советына депутат булып, Рим Зарипов һәм Фәрит Зарипов ВЛКСМның XV һәм XVII съездларына делегат булып сайланалар. Танылган әдип, дәһшәтле Колыма әсире, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ибраһим Сәләховның да нәсел тамырлары бу авылга нык тоташкан, чөнки аның әтисе балта эше белән казах якларына барып җиткән Нөнәгәр егете була. Дания ханым боларның һәммәсе хакында шактый истәлек җыярга өлгерде, чын музей шартларына туры китереп урнаштырасы гына бар. Ә хыяллары тагын да зуррак: данлы авылдашларының нәсел дәвамчылары хакында да әйбәт-әйбәт стендлар эшләп калдырасы килә аның. Акчасызлыгы, матди теләктәшләренең азлыгы гына кулын тота. Элегрәк иң юмарт булышкан Зөмәрә апасы Халитова (Кәшифә кызы) бүген үзе дә кечкенә пенсия белән генә яши. Дөрес, җирле җитәкчеләр хәл кадәренчә булыша үзе. Төзелгәннән соң музейны әйбәтрәк бинага да күчерделәр, эчке бизәлешен дә яхшыртып киләләр, кичә үткәрү чыгымын да тулысынча күтәргәннәр. Район хакимиятеннән тагын акча сорап барырга оялам инде, нефте-фәләне дә булмагач, безнең район болай да бай түгел бит, ди Дания ханым. Авылдашлары – районның иң зур төзелеш оешмасын җитәкләүче Фагыйль Гафиулла улы Шәфигуллин да музейга булышкалый икән. (Сүз җаеннан әйткәндә, бригадир Шәмсенур уракчы кызларны кыска йокыларыннан уята алмаганда, яшь егет Гафиулланы гармун уйнатып урам әйләндерә торган булган, моны миңа Шәмсенур апа үзе сөйләгән иде. Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»ндагы Каюм – язучы фантазиясе җимеше генә түгел, андый хәлләр тормышта чынлап та булган, димәк).

Дөньяның һәм тормышның кинәт болгануы заманында Кәшифә язмышын да нык үзгәрткән иде шул. Өркеттә ул «Мәдрәсәи исламия»не бик яхшы укып тәмамлый һәм Имтияз, ягъни Мактау кәгазе белән бүләкләнә, бу кәгазьгә Габдулла Тукайның «Имтияз алган бала» исемле мәгълүм шигыре дә язылган була.

Беренче кәррә мөмтаз булса бер инсан туганнан соң,

Фәхерле имтиязларны алыр үскәч тә аннан соң.

Шигырьне игътибар белән укысаң, андагы сүзләр Кәшифәнең алдагы тормышына шулкадәр дә туры килер икән, дип гаҗәпкә каласың. Урыс мәктәбендә дә белем ала ул. Мәдрәсәдәге остазлары искиткеч тырыш, зиһенле кызны Төркия университетына укырга җибәрмәкче булалар. Ләкин илне пыран-заран китергән ватандашлар сугышы Кәшифә кебек меңнәрчә яшь кешенең үсү юлын гына түгел, байтагының гомерен дә кисә. Милли сәнгатебез бәхетенәдер, Кәшифә ул мәхшәрдән исән кала, алай гына да түгел, урындыкка басып мөнәҗәт әйтүләрдән, Тукай шигырен укулардан башланган сәхнә тормышын дәвам иттереп, осталыгын гел арттыра бара һәм Зауральская псевдонимы белән Себер киңлекләрендә таныла. Өркеттә ул үзенә тиң мәхәббәтен дә очрата. Режиссёр ире Рәхим Тумашев куйган спектакльләрдә төп рольләрне уйный-уйный байтак җир кичәләр, Семипалатинскида яңа оешып килгән профессиональ татар театр труппасында да эшлиләр алар. Туган ягы да, укып, режиссёр булырга иде дигән хыялы да тартып Казанга кайтарганда аңа нибары 20 яшь, ә улы Равилгә бер яшь тә тулмаган була.

Казанда Татар театр техникумын тәмамлагач, Кәшифәне шунда режиссёр-укытучы итеп калдыралар. Бер үк вакытта, оешканыннан башлап 1931 елга кадәр Татарстан радиосында эшли: аның иң беренче дикторларыннан була, соңрак әдәби һәм музыкаль тапшырулар әзерли. Нәкъ шушы чорда ул Салих Сәйдәшев белән якыннан аралаша, аны радиотапшыруларга тартып, акча эшләргә булыша (әйе, иҗат кешеләренә гонорар түләүнең берзаман юкка чыгасын, радиоларның, киресенчә, sms-фәлән дигән булып, тыңлаучылардан, хәтта балалардан акча теләнеп яшәячәген ул чагында беркем күз алдына да китермәгән әле). Бу елларда Кәшифә Тумашеваны якыннан белгән, анда укыган, аның белән эшләгән кешеләр кайчандыр «имтияз алган бала»ның искиткеч эшлекле дә, гаҗәеп кешелекле, игътибарлы да булуын мисаллар белән искә алалар иде. Үзешчән музейчы Дания ханым мондый истәлекләрне байтак җыеп өлгергән, шөкер, чөнки аларны сөйләүчеләр азаеп бара.

«Ни кушсаң да укый алды, ни әйтсәң шуны язалды», – диелә бөек шагыйрьнең шигырендә. Кәшифәнең Мәскәү театр институтында (ГИТИС) уку еллары – тагын яңа сынаулар чоры. Укытучылары кул куеп биргән истәлекле фоторәсемнәрдә Кәшифәнең биредә укучы беренче татар кешесе булуы әйтелә. Ире мәрхүм булып, утыз яшендә тол калу, шул сәбәпле укуын өзеп тору, аннары улын һәм кызын җитәкләп кабат баргач, балаларны беркая урнаштыра алмыйча иза чигүләр, матди кыенлыклар – берсе дә сындыра алмый аны. Укытучылары киңәш бирде микән, ул Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М.И. Калининның кабул итүенә ирешә һәм хәлен сөйләп бирә. Андый «вак-төяк» йомыш белән район башлыгына да үтеп кереп булмаган хәзерге заманда моңа ышануы да кыен, әмма Калинин бабай аны игътибар белән тыңлап кына калмый, улы белән кызын дәрәҗәле балалар йортына да урнаштыра. Әнисен искә алу кичәсенә килгән Зөмәрә апа ул чактагы тормышларының кызык якларын гына сөйләде. Аны һәрвакыт төрле фестивальләргә, бәйрәмнәргә җибәрә торган булганнар («тыңлаучан булуым һәм бик яхшы укуым сәбәпледер» диде үзе). Бер шундый бәйрәмдә Мәскәү партия оешмасының беренче секретаре Хрущев кызчыкны алдына тотып та утыра. Бүген Зөмәрә апа да, аның улы, архитектура фәннәре докторы Нияз Халитов та, әниле, әбиле чакларын искә төшергәндә беравыздан диярлек «безнең әни гаиләбезнең йөрәге иде» дияргә яраталар. Әнисе кебек үк Мәскәү театр институтын тəмамлаган, əнисен дəвам иттереп, озак еллар Татар дəүлəт республика күчмə театрында баш режиссёр булып эшлəгəн, күп кенə яшь драматургларның беренче əсəрлəрен сəхнəгə күтəргəн, Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш», Аяз Гыйлəҗевның «Сары чəчəк ата көнбагыш», Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгəн безгə» драмалары буенча куелган спектакльлəре өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендəге бүлəгенə ия булган 90 яшьлек Равил Тумашев əнисенең бу юбилеена килə алмады, ə менə шаярып, 120 еллыгына килергə вəгъдə бирде. Язсын Ходай!

Нөнəгəрдə Кəшифə апаның 95 еллыгы уңаеннан уздырылган искə алу кичəсендə Сара Садыйкованың кызы Əлфия Айдарскаяның елый-елый сөйлəгəннəре һич онытылырлык түгел. Сəхнəлəргə юл тəмам ябылган, беркем бернинди эш бирмəгəн хəсрəтле елларында Сара дусты янына Кəшифə килə дə, куярга əзерлəнə торган «Ак калфак» драмасына музыка язарга тəкъдим итə, булдырасың син аны, дип үсендерə. Сара Садыйкованың спектакльгə беренче генə музыка язуы була бу. Шул хакта милли моңнар алиһəсенең истəлек язуы булган нота күчермəсе – бүген Нөнəгəр музеенда иң кадерле ядкарьлəрнең берсе.

Яңа гына институт тəмамлаган яшь режиссёр, диплом спектакле итеп, Хəбиб Фəтхуллинның «Күзлəр» драмасын сəхнəгə куярга була. Əсəрне кат-кат эшкəртəлəр. Режиссёр күптəнге дусты Салих Сəйдəшевтан спектакльгə музыка язуын сорый. Шактый вакыттан соң, ниһаять, музыка əзер була. Сукыр кызның авылдан киткəндə җырлаячак, соңыннан «Хуш, авылым» исеме белəн бар татар дөньясында гомерлек урын алачак җырның көен Кəшифə елый-елый тыңлый.

Хуш, авылым, сау бул,

Сəламнəр көт,

Таң җиллəре искəндə.

Мин җырлармын сине сагынып,

Өзелеп искə төшкəндə.

Сабый чагыңда бөтен якыннарыңны калдырып авылыңнан кит тə, шундый көйлəрне тыңлаганда еламый кара син!

– Елыйсыңмы, бəгырь. Менə халык ничек елар əле, – ди Салих Сəйдəшев һəм үзе дə елап җибəрə. Хəзер югалып бара торган сəнгатьтəге ихласлылык əнə шундый булгандыр, күрəсең. Спектакльлəрдə җыр булырга тиеш, безнең халык җыр ярата, дия торган була режиссёр. Каршылыкларга да карамастан, Нəкый Исəнбəтнең «Хуҗа Насретдин»ен дə күп җырлар белəн куя һəм гаҗəеп зур уңышка ирешə ул. Районда олы юбилей кичəсен бик əйбəт əзерлек белəн, бөек якташыбызга лаек итеп үткəрергə тырыштылар. Мəктəплəрдə Кəшифə Тумашева истəлегенə яшь дикторлар конкурсы, драма түгəрəклəренең иҗади бəйгесе бик җанлы узды һəм аның җиңүчелəре шушы кичəдə бүлəклəнде. Хəтта төбəкнең һəвəскəр җырчылары да əлеге кичəдə моңа кадəр беркайчан булмаганча җырлап, һəркемне сокландырдылар. Кичəне алып барган Нөнəгəр кызы Фəнзия Төхвəтуллина да бу эшкə сəлəтле булуын күрсəтте. Кəрим Тинчурин исемендəге театр артислары Нөнəгəр тамашачыларына хөрмəтле остазлары репертуарыннан «Сакла, шартламасын» əсəрен тəкъдим иттелəр.

...Китүлəр бар, кайтулар бар. «Сабый чагында авылыннан елап киткəн Кəшифə Җамалетдин кызы, 105 елдан соң, бүген Нөнəгəргə əйлəнеп кайтты» – дип сөйлəде юбилей кичəсендə район башкарма комитеты рəисе урынбасары Вакыйф Зəкиев. Əйе, шөкер, ара-тирə булса да «кайткалап», кешелəрне бəйрəм иттерергə, бу мəшһүр сəнгатькəрнең туган авылы бар шул əле. Чөнки, Нөнəгəрдəгедəн озаграк яшəп китсə дə, аны Өркеттə дə, башка җирлəрдə дə авылдашларыдай сагынып көтеп торганнары сизелми. Рəсми төстə «кайтып», биредə мəңгелеккə калу өчен, Кəшифə Тумашева исемендəге мирас йортының əлегəчə чын музей статусы ала алмавы гына комачаулый кебек. Ходай кушып, бу каршылык та бер җиңелер, бəлки. Үз гомерендə авырлыкларны аз кичкəнмени имтиязлы бала!

 

«Сәхнә», 2013, №5 (май)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
583
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы