Матурлык сүздән башлана

Аны белмәгән кеше юктыр бу татар дөньясында. Иң әүвәл ул халкыбызны агарту, язучы-шагыйрьләребезнең иҗатларын пропагандалау өлкәсендә әйтеп, сөйләп бетермәслек хезмәте белән шөһрәт казанды.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Айрат Арслановтан башка татар эстрадасын, татар сәхнәсен күз алдына китерү мөмкин түгел.

Әлбәттә, бу биеклеккә, мондый зур дәрәҗәләргә күтәрелгәнче, ирешкәнче Айрат Арслановка бик күп хезмәт куярга туры килде. Башкортстанның Балтач районында туып-үскән, Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлаган егет баштарак театр сәнгатенә йөз тоткан – театр училищесын, Мәскәүнең ГИТИСын тәмамлап, мәшһүр Академия театрында артист булып эшләгән, төрле драматик образлар тудырган шәхес ул. Әмма табигать биргән көчле, ягымлы тавышы аның иҗатын башка юнәлешкә алып кереп китә. Тамашачылар аны нәфис сүз остасы буларак таныды, кабул итте.

Татар язучыларын, шагыйрьләрен пропагандалап, бөтен дөньяны гизеп чыккан, аларның әсәрләрен меңнәрчә тамашачыларның йөрәгенә үтәрлек итеп сөйләп бирә белгән, нәфис сүзгә хөрмәт, мәхәббәт уяткан Айрат Арслановның сәхнә эшчәнлеге хакында халкыбыз яхшы ук хәбәрдар, ә менә бу сәнгатькә аяк басарга, ныклы адымнар белән атлап китәргә җирлек биргән радиодагы эшчәнлеге моңа кадәр күләгәдәрәк калып килде шикелле. Бу хакта сүз чыккан чакларда Айрат ага моңсуланып кала, хәтерендә яшьлегенә, моннан илле еллар элек булып узган вакыйгалар өермәсенә әйләнеп кайта һәм ил агаларына гына хас сабырлык белән хәтер йомгагын сүтәргә керешә.

– Татар әдәбияты һәм сәнгате белән беренче таныша башлавым мәктәптә укыган елларымда булса, татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләренә булган мәхәббәтемне миндә укытучыларым уятса, композиторларыбыз әсәрләренә, халык җырларына, татар музыкасына хөрмәт белән карауны Татарстан радиосы тапшырулары кузгатты, – дип сөйли ул. – Чөнки үзем туып-үскән Балтач районында татарлар күп яшәгәнлектән, Башкортстан радиосы тапшырулары белән бергә Татарстан радиосы тапшырулары да трансляцияләнә иде. Ул тапшыруларны без көтеп ала торган идек. Дикторның: «Тыңлагыз! Казан сөйли!» – дигән ягымлы сүзләре безне, барлык эшләребезне ташлап, радиоалгычлар янына җыелырга чакыра иде...

Әйе, ул чакларда яшүсмер Айрат Гөлсем Сөләйманова башкаруында «Кәккүк»не, Рәшит Ваһапов җырлавында «Нурия»не, Фәйзулла Туишев уйнавында татар халык көйләрен ишетеп үсә. Әмма ул вакытларда Айрат кайчандыр алар белән бергә эшләрмен, аралашып яшәрмен дип уйлап та карамагандыр.

Мәһабәт гәүдәле, матур йөз-кыяфәтле Айрат мәктәптә укыган елларында ук сәхнәдән Габдулла Тукай, Һади Такташ әсәрләрен авылдашлары алдына чыгып укый, шушы мавыгуы аны 1946 елда Казанга – театр училищесына алып килә, кайчандыр тавышларын бары радиодан гына ишеткән күп кенә сәнгать кешеләре белән аралаша башлый. Студент елларында ук аны Татарстан радиосына эшкә чакыралар, укуын тәмамлагач исә, штатка алалар.

Айрат ага бүген дә радиода үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләрен тирән ихтирам һәм хөрмәт белән искә ала. Ә аларның күбесе – милләтебезнең йөзек кашлары булган кешеләр. Ләбибә Ихсанова, Гөлшат Зәйнашева, Әдип Маликов, Шакир Мәҗитов, Зәйнәп Хәйруллина – болар барысы да заманында Айрат ага Арсланов белән иңгә-иң торып эшләгән талантларыбыз. Алар Айрат агага диктор хезмәтенең радио хезмәткәрләренең тырышып, иҗат ялкыны куеп әзерләгән тапшыруларын турыдан-туры тыңлаучыларга җиткерүдә бәһаләп бетергесез өлеше булуын төшендерделәр. Шушы хакыйкатьне аңлаган Айрат Арсланов берничә ел эчендә радио аша татар әдәбиятын пропагандалау өлкәсендә гаҗәеп зур эшләр башкара, радио фондында әле бүген дә ул оештырган тапшыруларның язмалары саклана. Соңгы елларда гына, мәсәлән, ул режиссер Госман Әхмәтҗанов белән берлектә Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай әсәрләреннән торган «Милли фаҗига» дигән, Садри Максудинең «Мәгыйшәт» әсәре, «Идегәй» дастаны буенча композиция, Әхмәт Рәшитнең «Сөембикә», «Кол Шәриф», «Мөхәммәдъяр» поэмалары буенча, шагыйрьләребездән Хәсән Туфан, Шәехзадә Бабич, Сәгыйть Рәмиевкә багышланган, Республикабыз көне уңаеннан «Үз илем, үз республикам бар» исемле тапшырулар әзерләп, тамашачылар хөкеменә тапшырды. Шик юк ки, алар әле кабат-кабат яңгырар һәм киләчәк буыннарда да әдәбиятыбызның асыл затларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам иттерерләр.

Сүзебез дәвамында нәфис сүз остасы Айрат Арслановның башкару эшчәнлегендә ике юнәлешнең бергә кушылуын, ягъни сәнгатьле уку осталыгының үзенчәлекле синтезы барлыкка килүен әйтү урынлы булыр. Беренчедән, ул татар эстрадасында Г.Кариев, М.Мутин, Ш.Шамильский, Х.Сәлимҗанов кебек талантлы татар артистларының сәнгатьле сөйләм традицияләрен дәвам иттерде, аны алга таба үстерде. Икенчедән, ул күренекле рус һәм башка милләтләрнең нәфис сүз осталарының сәнгатьле уку өлкәсендәге бай мирасын яңа баскычка күтәрде. Шуның белән ул үзенең исемен дә үлемсез итте.

Соңгы елларда атаклы нәфис сүз остасы Айрат ага Арслановның иҗаты тагын бер яктан ачылып китте. Бактың исә, ул менә дигән каләм иясе дә икән бит әле. Газета-журналларда аның имзасы куелган бик күп санлы язмалар, очерк-зарисовкалар басылды. Моңа кадәр без белмәгән, ишетмәгән вакыйга-хәлләр турында сөйләп бирде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
506
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы