«Мине театр һәм студентларым яшәтә»

Һәр сүзен уйлап әйтүче зыялы һәм затлы бу ханым белән аралашу күңелдә һәрчак ниндидер бер аңлатып булмаслык матур хис калдыра. Ул гел хәрәкәттә. 1967 елдан бирле үзе мөгаллимлек иткән Казан театр училищесыннан Казан дәүләт сәнгать институтына, институттан редакцияләргә, театрларда премьералар булса – театрга йөгерә.

Без аның кысан, ләкин гаҗәеп зәвыклы фатирында бик озак сөйләшеп утырдык. Киштәләрдә бихисап китаплар, диварларда хуҗабикәнең төрле күңел халәтенә туры китереп алынган картиналар. Ә киштәләрне бизәгән сувенирлар – Ильтани ханым күреп, йөреп кайткан җирләр истәлеге. Сәяхәтләреннән үзе өчен генә түгел, танышларына да күпләп алып кайта ул аларны, шунысы кызык, алар беркайчан да киштәдә тузан җыеп тора торган бизәк кенә булмыйлар, бармак башы кадәр сувенир, ким дигәндә, кыңгырау булып хезмәт итәргә сәләтле... Ни өчен уенчыклар хакында сөйли соң әле бу, дип аптырамагыз. Бу мөлаем ханым тормышын да шул уенчыклардай кечкенә кисәкләрдән, озак еллар ваклапваклап җыйган. Язмышында аның күктән ишелеп төшкән, көтелмәгән бер генә җиңү дә юк. Барысы да озак елларга сузылган тукталмас хезмәте нәтиҗәсе.

 

Әти гаҗәеп сабыр, әни күзне камаштырырлык чибәр иде

«Әтием дә, әнием дә Троицк шәһәрендә туып үскәннәр. Икесе дә рус гимназиясен тәмамлаганнар. Троицк ул елларда иң бай шәһәрләрнең берсе булган. Шәһәрдә яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәген татарлар тәшкил иткәнлектән, татар мәдәниятенең иң зур үзәге булып та саналган. Әтием Исхак Троицкида тире эшкәртү һәм бүрек тегү остасы булып танылган нәселдән. Әниемнәр гаиләсе ит сату белән кәсеп иткән. Икесе дә, гимназияне тәмамлап, театрга киләләр. Шунда танышып, 1922 елда өйләнешеп, Уфага, татар-башкорт театрына китәләр. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры ул елларда ике телдә уйнаган. Труппада Нәгыймә Таҗдарова, Нәфига Арапова, Мөхтәр Мутин, Нури Сакаев, Гыйлаҗ Казанлы кебек корифейлар эшләгән. 1929 елда театр башкорт телендә генә уйный башлагач, артистларның күбесе Казанга кайткан. Ә минекеләр 1926 елда Үзбәкстанга киткән булалар. Үзбәкчә бер авыз сүз белмәгән килеш үзбәк театрында эшли башлауларының сәбәбен сорашмавыма бүгенге көнгә кадәр үкенәм. Халыклар дуслыгына дан җырлаган еллар шаукымы булгандыр инде, күрәсең. Соңрак Кәрим Тинчурин режиссерлык иткән Әстерхан театрына китәләр, ә 1930 елда кабат Троицкига әйләнеп кайталар. Троицкида популярлык казанган татар театрын, «эшчеләр сыйныфына мәдәният хезмәте күрсәтү өчен» дип, Свердловскига күчерәләр. Мин шунда туганмын. Биредә әтием директор һәм сәнгать җитәкчесе, әнием актриса булып эшли. Артистларның чегәннәр кебек шәһәрдән шәһәргә, театрдан театрга күченеп йөрүләре ул елларда гадәти хәл саналган. Чөнки бер генә җирдә бәйләп тотарлык маллары да, фатир-йортлары да булмый аларның. Сәяхәт һәм үзгәрешләр сораучы иләс артист күңеле хакында әйтеп тә торасы юк...

Әтием Исхак бик сабыр, булганына шөкер итә белүче кеше, әнием Һаҗәр күз явын алырлык чибәр, җырлы, лирик  рольләрдә уйнаучы актриса иде. Алар гомерләре буена театрга эчкерсез хезмәт иттеләр, хезмәтләре өчен беркемнән бернәрсә сорамыйча яшәделәр. Хәер, минем белән бәйле бер гозерләре булган икән. Анысы инде соңрак – тормышны мин үзем алып бара башлагач...»

 

Казанга беренче килү

«Эшчеләр сыйныфына мәдәният хезмәтен» җитәрлек күрсәткәнгә саналыпмыдыр, 1933 елда Свердловскидагы татар театры ябыла. Әти-әнием ике бала белән Казанга, Академия театрына эшкә киләләр. Ул чакта абыем Рөстәмгә ун, миңа бер генә яшь булган. Гаиләбез Академия театрының атаклы флигелендә яши башлаган (биредә хәзер Салих Сәйдәшев музее. – З.Г.) Сабый күңеле «язып алган» беренче хатирә – Камал театры каршыннан атлар белән, урта гасыр рыцарьлары киемнәре киеп, артистларның узуы. Нинди бәйрәм булгандыр – билгесез. Хәтердә бары шул көннең яктылыгы, могҗизаи манзарасы уелып калган. Икенче хатирәм – проломный урамында йөргәндә (хәзерге Бауман урамы. – З.Г.) күлдәвеккә иң яраткан ботинкамның сыңары төшеп китүе.

Ике елдан әти-әнием янәдән Ташкент театрына чакыру алалар. Балачагым һәм җиткән кыз чагым шул җимешле калада узды. Үзбәкләрдә фатирда тордык. Шунлыктан мин үзбәкчә дә бик әйбәт сөйләшәм. Зур йортның бер ягында хуҗалар, икенче якта без яшибез. Иркен ишегалдында зур чәй өстәле иде, шул өстәл яныннан татар артистлары да өзелеп тормады. Татар театры Ташкентка гастрольләргә килгән саен Хәлил абый Әбҗәлилов, Гали абый Надрюков һәм башка артистлар безгә кунакка төшәләр. Күңелле вакытлар!..

Балачактагы иң зур хыялым, мөгаен, кинолар тәэсирендәдер, разведчик булу иде минем. Икенче хыялым, әлбәттә инде, актриса булу. Тик бу профессиянең авырлыгын чын мәгънәсендә татыган әти-әнием, теләгемә каршы төштеләр. Мин аларның киңәшен дә тотып, үз хыялымны да кисмәгән «алтын урталык»ны сайладым: Ташкент дәүләт сәнгать институтының театр белгечләре әзерләүче факультетына юл тоттым. Моның иң дөрес гамәлем булуын тормышым исбатлады да кебек, мин беркайчан да, бер мизгелгә дә үкенмәдем».

 

Мәскәү, чыннан да, күз яшенә ышанмый

«Театр белгечләре әзерләүче ул факультет гаҗәеп кызыклы булып чыкты. Нинди генә фәннәр укымадык без: театр, музыка, рәсем сәнгате тарихы. Нинди байлык! Институтны тәмамлагач, мине Үзбәкстан Мәдәният министрлыгының театрлар идарәсенә инспектор итеп эшкә алдылар. Шул ук вакытта үз институтымда чит ил театрлары тарихы буенча лекцияләр дә укый башладым. Студентларым арасында сәнгать дөньясында исем яулаган билгеле шәхесләр дә бар иде. Араларында атаклы үзбәк балеринасы Галия Измайлова, соңрак озак еллар Качалов театрында баш режиссер булып эшләгән Эдуард Асланов... Беренче лекцияләрем вакытында тез буыннарымның ничек калтыравын белсәң иде!

Мәскәүгә Бөтендөнья яшьләр фестиваленә килүем, ГИТИСның чит ил театрлары кафедрасына аспирантурага укырга керергә сәбәп булды. Җитәкчем, сәнгать фәннәре докторы, дөньякүләм билгеле профессор Стефан Стефанович Макульский шулкадәр игътибарлы мөгаллим иде: эшем генә түгел, яшәү шартларым хакында да сорашып торды. Аның кебек диссертация җитәкчесен мин башка беркайда да, беркайчан да очратмадым. Кызганыч, миңа анда укып бетерергә туры килмәде, ел ярымнан укытучым вафат булды. Аспирантурадан соң миңа Мәскәү сәнгать институтында эш тәкъдим иттеләр. Әмма ГИТИСның тулай торагында – сәүдәгәрләрдән калган ике катлы иске йортта яшәп яткан, пропискасыз кешене кем эшкә алсын! Шулай итеп институтта эшләү насыйп булмады. Тик көннәрдән беркөнне шаккатарлык хәл булды: тулай торакка шалтыратып, мине СССР Мәдәният министры урынбасарына чакыртып алдылар һәм милли драматургия буенча рецензент итеп эшкә алдылар. пропискасыз! Бу – СССР Мәдәният министры булып екатерина Фурцева эшләгән еллар иде. Шулай да, минем алга тиз арада Мәскәү пропискасы ясау бурычы куелды. Мәскәүдә мине үз фатирларына яздырырга риза гаилә дә табылды. Тик... юк шул. Ул елларда Мәскәүгә читтән килүчеләрнең пропискага керергә бердәнбер мөмкинлекләре – никах аша гына иде. Мәскәүдә биш ел яшәгәч, бүгенге көндә көлке булып күренгән әлеге проблема аркасында, миңа башкаладан китәргә туры килде. Тик кая барырга?»

 

Казан – икенче тапкыр

«Ташкентка кире кайтасы килми, Мәскәүдә калырга ярамый. Ни эшләргә белмичә пошаманга төшеп йөргән шундый көннәрнең берсендә, уйламагандакөтмәгәндә, тормышымны үзгәрткән кеше очрады.

Алдарак әйтүемчә, татар артистлары Ташкентта бездә еш кунак булалар иде. Мин Мәскәүдә щепкинчылар белән бер чорда укыдым. Атаклы артист Хәлил абый Әбҗәлилов, аларның хәлен белергә Мәскәүгә килгәндә, мине дә эзләп табып, театрларга йөртә иде. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы директоры Камил Фасиев белән дә ул таныштырды. Кая барырга белми аптырап йөргән көннәрнең берсендә нәкъ шул кеше очрады да инде миңа. Мин аңа үз проблемамны аптыраганнан гына сөйләгән идем. Ә ул Казанга кайтуга, өч көннән соң миңа чакыру кәгазе җибәрде.

1963 ел. Июль. Инде башка беркая да күченмәскә дигән уйлар белән Казанга килеп төштем. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли башладым. Августта яныма әти-әнием дә күченде. Алар килешкә мин Кәҗә Бистәсендә бер бүлмә табып куйдым. Ташкенттагы киң ишегаллы зур йорттан соң, ярымҗимерек йорттагы бүлмә күңелне җылытмый иде, әлбәттә. Шулай да, кайдадыр яшәргә кирәк бит: яши башладык.

Озак вакыт узмады, мине ТАССРның Мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин министрлыкка эшкә чакырды. Әти-әнием белән киңәшләшкәч, минекеләр гомерләрендә беренче һәм бердәнбер тапкыр: «Фатир бирәбез дисәләр, риза бул», – дип, шарт куепсөйләшергә киңәш иттеләр. 1964 елда мин министрлыкта эшли башладым, ике елдан менә шушы фатирны бирделәр. Министрлыкның сәнгать бүлеген җитәкләгән дәверемдә барлык театрларны өйрәндем. Кызыклы эш иде ул. Спектакльләргә рецензияләр, артистлар турында мәкаләләр, очерклар язудан беркайчан да туктамадым. Бер үк вакытта театр училищесында да укыта башладым. 1967 елда башланган мөгаллимлегем бүгенгә кадәр дәвам итә. Соңрак мине мәдәният-сәнгать институтына да укытырга чакырдылар».

 

Вакыт бәя бирер

«Дошманнарыгыз, көнләшүчеләр булдымы?» – дисең... Алар кемдә генә юк соң. Әлбәттә, булды. Шулар җыелып, минем докторлык диссертациясенә тәкъдим иткән китабымны да пыран-заран китереп аттылар. Празат Исәнбәт, Ширияздан Сарымсаков кебек шәхесләр югары бәя биреп, сүз башы язган ул китап, нигәдер, бер кечкенә генә төркемгә ошап җитмәгән. Соңрак шулар ук минем өстән обкомга да язып яттылар. Обкомның ул вакыттагы идеология секретаре Рәис Беляев шундый бер шикаять буенча чакыртып, миңа ул язуны укытты да әле. «Нигә китапларны Илялова гына яза?» – хатның төп темасы шул иде. Рәис Кыямович миңа бер генә сүз әйтте: «Беркемне дә тыңламагыз, моңарчы ничек эшләдегез, алга таба да шулай эшләгез, Ильтани ханым». Эшләдем! 16 китап яздым, матбугатта артистлар, режиссерлар, премьералар, драматурглар турында 600дән артык мәкаләләрем, очеркларым, рецензияләрем чыкты. Үземнән башка таяныр кешем юк иде, шунлыктан алдыма: «Эшләргә», дигән максат куйдым да, эшләдем дә эшләдем».

 

Нилектән бу?

Минем тормышыма 5ле санының йогынтысы зур. Бу сан миңа шатлык та, кайгы да китерә. 1941 елның 25 октябрендә минем бердәнбер абыем Рөстәм сугышка китте һәм кире әйләнеп кайтмады. Алар бөтен сыйныфлары белән үзләре теләп киткәннәр иде. Берсе дә кайтмады. Абыемны ничек кенә эзләтеп карамадык, хәрби архивлар аша да, «Жди меня» тапшыруы аша да – нәтиҗәсез. Миңа кечкенә чагымда бүләк иткән уенчыгы – соры аю, күрәсеңме, киштәдә тора. Абый югалгач, нинди матур җырлый торган әнием җырламас булды. 1966 елның 25 февралендә без шушы фатирга күчтек, 25 октябрьдә әтине җирләдек... Әнием белән без сердәшләр идек. Беркайчан да бер-беребезгә тавыш күтәргәнебез, үпкәләшеп йөргәнебез булмады. Аның дөньядан китүе хәтеремә нык уелган. Мин бик еш командировкаларга йөри идем. Мин кайтасы көнне әнием бәйрәм табыны әзерләп көтеп тора. Ишекне ачуга, сабый балаларча кулын чәбәкләп: «Кызым кайткан бит, Илтүсем кайткан», – дип кочып ала. Шундый командировкаларның берсеннән, Тбилисидан иртүк кайтып төштем. Әнием ишекне ачты да, нигәдер минем белән салкын исәнләште. Кочты да кебек, тик гадәттәге кочу түгел иде бу. Мин бик арып кайткан идем. Юлдан соң йоклап та аласы килә. Тик әнием: «Әйдәле, кызым, кунаклар чакырыйк», – диде. пылау пешердек, кичен кунаклар килде, матур гына утырдык. Икенче көнне, 13 апрельдә, әнием күрше йортта яшәүче дусларыбыз, Качалов исемендәге театр артистлары Вадим һәм Людмила Остропольскийларны чакырырга кушты. Киткән чагында, Вадим әнинең кулыннан үбеп: «Хаджар Юсуповна, если бы Вы знали, как я Вас люблю!»– диде. Кунаклар киткәч ял итәргә утырдык. Әни кәнәфидә укып утыра, мин әниемнең ниндидер бер йон башмагын тегәм. Кинәт әнием:«Эшең беткән икән, кирәкмәс эш эшләп утырмасаң», – дип куйды.

Һәркөнне йокыдан әнием уята иде мине. Мин инде аның уянганың сизеп ятам, тик тормыйм, бүлмәмә әниемнең кергәнен: «Илтүсем, күз нурым, әйдә уян инде», – дигәнен көтәм. Тик 14 апрель иртәсендә әнием минем яныма кермәде. Бүлмәсенә кереп, аның китеп барганын аңлагач, тораташ булдым мин. елый да алмадым. Иң беренче шалтыраткан кешем Камал театрының ул вакыттагы директоры Рәшидә апа Җиһаншина булды, аның тавышын ишеткәч елап җибәрдем. Әниемне 15 апрельдә җирләдек...Тагын 5ле саны... Әнинең вафатыннан соң ярты ел берни эшли алмадым. язмадым да, берни укымадым да, телевизорны кабызып та карамадым. Әниемнең тавышыннан башка йокыдан уянырга да курка идем.

Син миннән: «Нигә фатирыгызны яңа, зуррак фатирга алыштырмадыгыз?» – дип сорыйсың. Биредә бит почмак саен әниемнең рухы яши. Матур яшәлгән күпме гомер бар монда. Күршеләрем дә бик әйбәтләр. Бу да бәхет бит».

 

Яшәвемнең мәгънәсе

«Сәяхәт итәргә яратам. Совет заманнарында мин, Владивостоктан кала, бөтен илне йөреп чыктым. Элек бит Театр әһелләре берлеге Бөтенсоюз фестивальләре оештыра, театр белгечләре анда һәрчак катнашалар иде. европаны аркылыдан буйга урадым. Иң матур шәһәр – Париж, иң матур табигать Швейцария белән Испаниядә. Бу илләрнең үз тарихларын никадәр кадерләп саклауларын күреп шаккатасың. Испаннар ничә гасырлар үз җирләрен гарәпләрдән азат итәр өчен көрәшкәннәр, ә бер генә гарәп мәчетен дә җимермәгәннәр. Без бит үзебезнең бабайлар төзегәнне дә җимерәбез.

Куанычым – театр. Озак килми торсам, үз-үземә урын тапмый башлыйм. Фәннәр Академиясеннән эштән киткәч, нишләргә белми аптырап калган чагымда, Камал театры директоры Шамил Закиров чакырып алып, юк штатны бар итеп, эшкә алды. Аның яхшылыкларын күргән кеше мин генә түгел. Гаҗәеп изге күңелле бу кешенең эшләре гел уң булсын.

Яшәвемнең мәгънәсе – укучыларым. Алар барысы да гаҗәеп талантлылар, мин барысын да яратам. Алар күп: югары исемнәр алганнары да, сәхнә юлын әле башлап кына килүчеләре дә бар. Студентларым миңа «Ильтани апа» дип кенә торалар. Аудиториягә кереп, аларның янып торган күзләрен күргәч ялгызлык та, вак сырхаулар да онытыла...»

P.S. Ильтани ханым яңа гына түгәрәк юбилеен билгеләп узды. Г.Камал театрында аның хөрмәтенә «Бабайлар чуагы» спектакле уйналды – Ильтани ханым үзе шулай теләде. Күңелләрендә сабыйлык самимилеген саклаган, гашыйк һәм зирәк шаян бабайлар ул көнне Ильтани ханым өчен уйнадылар. Гомерен театрга багышлаган, һәр артистны аерым хөрмәтләгән, кирәк чакта рәнҗетми генә киңәшен дә бирә белгән бу ханым спектакльнең буеннан буена залда елмаеп утырды. Алга таба да елмаю китмәсен иде аның йөзеннән.

 

 

«Ике яшьлек чагым»

 

 

«Әтием, әнием, абыем, мин»

 

Яшь чак - шаян чак

 

Уйлар, уйлар...

 

 

«Ташкент сәнгать институтында лекция укыйм»

 

 

«Алсу Гайнуллина белән»

 

 

«Исламия Мәхмүтова, Равилнең җәмәгате Зөһрә, Равил Гайнетдин, Ләлә Миңнуллина, мин»

 

 

«Студентларым белән»

«Сәхнә», 2012, №2 (февраль)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
523
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Хәмдүнә Тимергалиева вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы