Музыканы көн тәртибенә

Татар композиторы... Бу октябрь революциясенə хəтле хыялларда гына тирбəлə иде. Ə бүген менə без «татар композиторы» гына түгел, «Татар композиторларының» концерт кичəсендə утырабыз. Əнə конферансье чыга да: «Хəзер яшь композиторлардан…» яки «Хəзер карт композиторлардан...» дип, үтəүчелəрнең чыгышларын əйтеп тора. Димəк, алай булгач безнең яшь музыкабыз хəтта этаплар белəн формалашып килə. Безнең «яшь» кенə түгел, «карт» композиторларыбыз да бар. Əйе, 15 еллык уңышлар йомгагында безнең музыка өлкəсе дə үзендə дистəлəп татар композиторы, ике опера, берничə музыка пьесалары, шактый гына вак форма, масса җырларын күрсəтə ала.

Октябрьгə хəтле бездə музыка культурасының көчлелеге һəм булган кадəр культураның да фəкать буржуазияга гына хезмəт итүе белəн чагыштырып караганда болар уңышмы? Һичшиксез. Əлбəттə, композиторларыбызның иҗатында шактый гына кытыршылыклар бар. Музыка техникасын үзлəштерүдə кирəк хəтле кыюлык аңарга җитенкерəми. Моңа композиторларыбызның күпчелеге югары музыка мəктəплəре күрмəүлəре сəбəп. Моңар композиторларыбыз өчен таянырлык иске музыка тəҗрибəсенең юклыгы, булган хəтле тəҗрибəнең дə милли буржуазиягə генə хезмəт итүе сəбəп. Без музыкабызны өр яңа баштан, үз кулыбыз белəн, бигрəк тə бу өлкəдə җитəрлек сəлəт казанып өлгермəгəн кулыбыз белəн корабыз.

Тематика мəсьəлəсендə яшь музыкабызның революцион бурычларга нык якынлашуы, масса арасында революцион җырларга сусауның зурлыгы, көн саен иске төшенке җырларның социализм төзүгə бəйлəнгəн җырлар белəн алышына баруын, татарның яшь музыкасына ясалырга тырышылган кайбер чит йогынтыларның безнең масса арасында нигез таба алмавын искə алсак, музыкабыздагы сыйнфый көрəшнең хезмəт иялəре файдасында хəл ителүен билгелəп үтəргə кирəк. Моны безгə яшь композиторларыбызның тематикасында индустрия һəм колхоз мотивлары күп булуы, «карт» композиторларыбыздан Сəйдəшевнең «Ударниклар маршы» кебек əсəрлəр бирүе ачык күрсəтə.

Татар композиторларыбызның төп җитешсезлеге, бер яктан, музыка техникасын тулысынча үзлəштереп, композитор рəвешендə нык формалашып җитмəүлəре булса, икенче яктан, шул формалашуда уңайсызлый торган зур сəбəплəрнең берсе аларның иҗат базалары, оешмалары булмау. Дистəлəп композиторларыбызның һəркайсы үз алдына, үз эченə төренеп, биклəнеп яши. Хəзерге көнне югары культурага ия булган рус музыкасының формалашу тарихында эре-эре композиторларның бер түгəрəккə оешып эш итүлəре, рус музыкасындагы дилетантлык, культурачылык белəн музыканың дөрес алга китүенə уңайсызлый торган төрле йогынтылар белəн көрəшүдə һəм рус музыкасының алга китүендə зур роль уйнаган. Октябрьдəн соңгы совет композиторларының бергə оешып эшлəү нəтиҗəсендə туган зур-зур əсəрлəр моны тагын да ныграк дөреслилəр.

Музыка өлкəсендə яңа тəпи басып килə торган безгə рус музыкасы тарихыннан күп кенə нəрсəгə өйрəнергə һəм күчергеч алырга була. Бездə бер музыка органы (журналы) чыгару иртəрəк булса, моңа кадəр чыгып килгəн əдəби журналларның берсендə системалы рəвештə музыка бүлеге алып бару кирəк иде. Бу, бер яктан, композиторларыбызның үзара тəҗрибəлəре белəн бүлешүгə хезмəт итсə, икенче яктан, музыка теориясен масса арасында популярлаштыруга ярдəм итəр иде. Бу бездə юк. Лəкин бу бездə булырга тиеш. Бездə музыка тарихын өйрəнүгə, тикшерүгə нигезлəнгəн китаплар, брошюралар кирəк иде. Əйдə, ул башта тирəн гыйльми əсəр булмасын. Төп моментларны гына билгелəп булса да үтсен. Бу эшне җансыз ноктадан төртеп җибəрергə ярар иде.

Безнең музыка моңа кадəр гел театрга бəйлəнеп, аның шефлыгы белəн дип əйтерлек, үсеп килде. Шуңа күрə бүгенге кичəнең оештыручысы Мəскəү татар эшчелəр театры булу бер дə очраклы хəл түгел. Əлбəттə, бу театрыбыз өчен мактаулы эш. Бу эшне алар үрчетсеннəр, алга этəрсеннəр. Лəкин безгə театрдан тыш, үз алдыңа яши торган музыка оешмасы кирəк. Ул музыканың театрдан тыш үзлекле жанрлары белəн эш күрсен. Кирəк булганда, ул үзе театрга ярдəм итсен. Үзенə күрə татар филармониясе урынын тотсын. Мондый оешмага хəзер музыка көчлəребез белəн бергə массаның да сусавы зур.

Мəскəү консерваториясе янында татар студиясе оештыру телəген без киң эшче җəмəгатьчелеге белəн бергəлəп алга этəрергə һəм бу эшкə ярдəм итəргə тиешбез.

Менə болар безнең музыка өлкəсендəге бурычларның беренче чираттагылары. Менə болар күптəн түгел татар клубында уздырылган татар композиторларының йомгак кичəсеннəн алынган, тойгы белəн туган телəклəр.

Кичəнең оештырылуына килгəндə, аның ашыгып оештырылганлыгы һəм хəзерлексезлеге күренеп тора иде. Йомгак кичəсе яхшы хəзерлəгəндə баш сүз белəн һəм сəхнəдəн үтəлгəн музыкаль əсəрнең тулырак характеристикасы белəн башкарылырга тиеш иде. Шуның өстенə кичəдə кайбер композиторларның əсəрлəре бөтенлəй булмады (Мозаффаров, Хəбибуллин).

Җырларның сүзлəренə килгəндə, композиторыбызның текст сайлауга əһəмият биреп бетермəүлəре күренə. Музыкага салынган шигырьлəрнең шактый эшлəнгəнлеклəре музыканың сыйфатына да зыян итə. Текстларның авторлары конферансье тарафыннан бөтенлəй əйтелмəде. Əйтелеп барылса, бу шагыйрьлəр өстенə азмы-күпме җаваплылык йөклəр һəм музыка сүзлəрендəге обезличка бетүгə аз булса да ярдəм итəр иде.

Концертта үтəлгəн бер тавышлы хор үзенə күп кенə телəккə урын калдыра. Күмəк җыр мəсьəлəсе бездə һаман чишелеп беткəн мəсьəлə түгел. Мəскəүдə күп тавышлы хор оештырырга күптəн вакыт инде. Бу эшне Мəскəүдəге агитбригадаларның, татар мəктəплəренең җыр көчлəреннəн сайлап, татар театры белəн бергə оештырырга була. Моның өчен үзəк татар төзүчелəр клубы янында, я театр янында түлəүле бер оештыручы-җитəкче булырга гына кирəк.

«Коммунист» гəзитəсе килəсе көннəрдə аерым сəхифə, кимендə тулы бер мəкалə белəн СССРдагы татар музыка уку йортларының хəлен, анда музыка кадрлары җитештерү эшен күрсəтеп, тиешле нəтиҗə чыгарса, бу музыка кадрларын дөрес һəм җитəрлек тудыру эшендə нык кына бер этəргеч булыр иде.

 

«Сәхнә», 2013, №8 (август)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
520
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Хәмдүнә Тимергалиева вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы