«Нәүрүз» театраль белем бирү фестиваль-форумы ачылды!

Актерлар йортындагы пленар утырыштан соң форумда катнашучылар мастер-классларга юл тотачак. Бүген форумда өч секция буенча эш алып барыла. Режиссерлык осталыгы секциясендә ике семинар узачак: «Әдәби текстны интерпретацияләү» (педагог – Степанова А.А. – театр белгече һәм тәнкыйтьчесе), «А.П. Чеховның «Өч сеңел» пьесасы мисалында драма әсәрен анализлау» (педагог – Исрафилов Р.В. – режиссер). Актерлык осталыгы һәм төрки халыкларның традицион театраль формалары юнәлешендә өч семинар булу көтелә: «Сәхнә хәрәкәте» (педагог – Фәтхуллин Р.М. – пластика буенча режиссер), «Сәхнә теле буенча практикум» (педагог – Кошмин Д.В. – актер), «Актерлык осталыгы буенча тренинглар» (педагог – Альшиц Ю.Л. – театр педагогы). Театр өлкәсендә PR эшчәнлеге һәм театр менеджменты секциясендә катнашучылар «Яңа технологияләр заманында театр проблемалары һәм мөмкинлекләре» (педагог – Овчинников И.А. – театр эшлеклесе) һәм «Театр мененджментының актуаль проблемалары» семинарларын тыңлый алачак.
Форумның беренче көне Литваның (Вильнюс) МЕНО ФОРТАС театры куелышында «Идиот» (Ф.Достоевский) спектакле белән тәмамланачак. Спектакльнең режиссеры – Эймунтас Някрошюс.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
24 сентябрь 2023 - 12:36
-
23 сентябрь 2023 - 12:30
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте