Очкынны ялкын итәр остаз

Баш режиссёр вазыйфасына билгеләнгәндә театрның иҗат төркеме белән таныш иде ул. 2001 елдан башлап Туймазы театрында Сөләйман Латыйповның «Оль-ля-ля!» комедиясен, Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» трагедиясен, балалар өчен берничә әкият чыгарды. Ул сәхнәләштергән «Яучы җиһан» (Наил Гаетбай) комедиясе Туймазы театры тарихындагы иң күп уйналган, тамашачыларның иң яратып караган спектакльләренең берсе. Туймазы театрында баш режиссёр булып эшли башлагач, Байрас Ибраһимовның иң беренче сәхнәләштергән спектакле Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» мелодрамасы булды. «Асылъяр» шуның белән истәлекле – режиссёр бу сәхнә әсәренә З.Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институты бусагасын яңа гына атлап чыккан яшь артистларны җәлеп итте. Шул рәвешле ул яшьләргә иҗатка дәрт, канат куйды. Мирхәйдәр Фәйзинең вакыт сынауларына бирешмәс, халкыбызның үткәнен, көнкүрешен, бар асылын, моңын, рухын, бай телен чагылдырган әсәре өстендә эшләү дәверендә артистларны да онытыла башлаган тел, милләт, халкыбыз хакында уйландырды, «Асылъяр»ны карау тамашачы күңелендә дә милли горурлык хисен ныгытты.

Байрас Ибраһимов ясалмалыкны, артистның «юрганны үзенә тартуын», сәхнәдән үзен генә күрсәтергә омтылуын яратмый. Бу артистларга шул тиклем билгеле ки, берничә мәртәбә фестивальләрдә Туймазы театры спектакльләре хакында сүз алып барганда бу җәһәттән мактау сүзләре яңгырады. Һәм Зөлфәт Хәкимнең «Китәм инде, китәм!» спектаклен «Театр язы – 2009» Республика театрлары фестивалендә уйнагач, бу спектакльдә катнашкан артистлар «Иң яхшы ансамбль» номинациясендә җиңде.

Зөлфәт Хәким әсәрендә күпләрнең үзәгенә үткән фатирсызлык, гади халыкның хәерчелек чигендә көн күрмеше, күңелсез тормышы, илебездәге интеллигенция вәкилләренең мескен хәлдә булуы, хәтта бик талантлы кеше булсаң да, тормышта үз сукмагыңны яру авыр булу темалары ята. Тик болар барысы да беренче планда яткан сюжет линиясе генә. Шулар гына булса, Ибраһимов бу әсәрне сәхнәгә чыгармас та иде. Әсәр күпкә катлаулырак һәм тирәнрәк. Биредә иҗат кешесенең язмышы тасвирлана. Режиссёрга иҗатчының җанына үтеп аны тикшерү күпкә кызыклырак.

Баш герой биюче Ильясны без тормыштан, сәнгатьтән бөтенләй өметен өзеп, рухы сынып, чарасызлыктан тормыш упкыны читенә барып җиткән халәттә күрәбез. Юкка гына Ильясның өстәлендә философ С.Кьеркегорның үтә пессимистик юнәлештә язылган курку, өметсезлек, чарасызлык хөкем сөргән китабы ятмый.

Ильяс бу упкыннан чыгарга тырыша, үзенең иҗаты белән чит илне таң калдырып, яулап булмасмы дип, батып барганда саламга ябышкандай, өметен баглап Америкага китеп карый. Тик аның өмете акланмый. Ул үз җанында туктаусыз казына; авыр, болганчык уйлар чолганышы аны караңгылыкка батырганнан батыра, суыра бара. Ильяс күңел көрчегеннән чыгыш таба алмый һәлак була.

Режиссёр табиб кебек җентекләп, төгәл итеп талантлы биюченең кан саркыган эчке дөньясын тикшерә. Һәм бу аның өчен бик мөһим, чөнки, минем уемча, режиссёр шул рәвешле үзенең җанын, үз дөньясын да ача. Герой аның хисләре, аның йөрәге белән яши, аның сүзләре белән хикәяли, эш-гамәлләр кыла.

2010 елда Байрас Ибраһимов Зөлфәт Хәкимнең янә бер әсәрен сәхнәләштерде. Ул – «Легионер» театраль романы.

«Легионер» Бөек Ватан сугышы чорында немецларга әсирлеккә төшкән Яббар атлы егетнең язмышы хакында. Яббар дошманнар кулыннан исән калып туган ягына кайтыр өчен легионер булырга, яки немецлар киемен киеп безнекеләргә каршы сугышырга ризалаша һәм беренче сугышта ук бер Совет солдатына да атмый үзебезнекеләр ягына чыга. Яббарның бу адымы бик кыйммәткә төшә. Үз илендә аны тагы да хәтәррәк җәза көтеп тора. Аны алты елга иркеннән мәхрүм итәләр. Зинданда тәмугъка тиң михнәтләр күреп туган җиренә кайткан Яббарны авылдашлары, якыннары гаепләүләр, читләшүләр белән каршы ала.

Байрас Ибраһимов спектакльдә Бөек Ватан сугышы чорының рәхимсез, вәхши законнар нигезендә бер гаепсезгә гаепләнеп коточкыч язмышка дучар ителгәннәрнең бары берсен сурәтләгән. Спектакль бүгенге тыныч тормышта яшәүчеләргә, башкаларның кылган эшләрен яхшылап белми, аңламый торып, беркемне дә гаепләмәгез, яман кеше дигән ярлык такмагыз, җәберләргә ашыкмагыз, дигән төпле, акыллы фикер әйтә.

2010 елда Туймазы театрына янә уңыш елмайды: Флорид Бүләковның «Каһәрле мәхәббәт» мистик драмасы белән Стәрлетамакта узган башкорт драматургиясе Республика театр фестивалендә катнашып берьюлы өч номинациядә җиңеп кайттылар. Театр «Фестивальдә уңышлы катнашкан өчен» диплом белән бүләкләнде, Башкортстанның атказанган артисты Айрат Солтанов Марс роле өчен – «Иң яхшы ир-ат роле», ә Байрас Ибраһимов «Иң яхшы режиссёр эше» призына лаек булдылар.

«Каһәрле мәхәббәт» жанры буенча мистик драма. Спектакль башында ук тамашачыларны шомга сала, киеренке мохит тудыра. Кыллы музыкаль инструментның күңелгә ятышсыз, зәһәр авазы колакны ярып зиһенгә үтә. Сәхнә бизәлеше дә бик сәер. Таң Еникеев бөтенләй бер-берсе белән ярашмаган әйберләрне берләштергән. Мәсәлән, салкын тимер читлектә ялангач бала сыны ята. Аклы-каралы телевизор күрсәтми, эчне пошырып шаулап утыра; кер үтүкләгәндә шудырган саен чеңләп үтүк җанга тия; бушлыкта җил улаганны хәтерләткән тавыш белән эшләгән вентилятор – һәммәсе бергә авыр, киеренке мистик атмосфера тудыралар. Биредә хәтта вакыт та туктап калган төсле. Бары лифтның гына ачылып-ябылып торуы тормышның барганлыгын, бөтенләй үк туктап калмаганлыгын күрсәтә.

Спектакльнең төп герое Роза (Маргарита Сидорова) 20 ел элек яңа туган баласын бала тудыру йортында калдырып чыга. Шул көннән башлап аның тормышы үз намусы белән газаплы сөйләшүләрдән тора. Каһәр суккан гөнаһы, гөнаһлы мәхәббәте өчен ул үзен телгәләп яши.

Спектакль метафоралар белән баетылган. Режиссёр җан өшеткеч эт улавы, чинау, шыңшу авазларына каршы Бетховенның күңелгә ятыш «Сурок» көен керткән. Розаның йөрәген әрнетеп, нәфис, ягымлы тавыш белән җырлаган бала – спектакльнең иң мөһим метафорасы.

Байрас Ибраһимов Флорид Бүләковның пьесасын яңача куйган. Аның спектаклендә Флорид Бүләковка хас илһамландыргыч лирика, поэзия, янып торган юмор да юк, канатландыргыч романтизм да юк. Биредә бар да киресенчә, төшенкелек, киеренкелек, геройларның авыр, газаплы күңел халәте.

Спектакль хакында сөйләшкәндә театр белгече Нияз Игъламов Туймазы театрының иҗаты белән күптәннән таныш булуын, безнең 2008 елдагы Казан гастрольләрендә тәкъдим ителгән берничә спектакльләребезне каравын, Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган фестивальдә күрсәткән «Яшьлек белән очрашу» лирик комедиясе белән дә танышуын әйтте. «Мәскәү тәнкыйтчесе Александр Иняхин Туймазы артистларының югары профессиональ осталыгын ассызыклады. Спектакльдәге уйнаган барча артистлар да үз рольләрен шундый камил итеп башкардылар, тамашадан соң да аның тәэсире бик озак сакланачак», – диде. Шулай ук, ул режиссёрның талантына соклануын белдерде.

Байрас Ибраһимов берникадәр вакыт кече зал ачу хакында уйланып йөрде. Бу тәкъдимне театр директоры Фирзәт Габидуллин да хуплады. Ниһаять, 2012 елның 24 апрелендә кече зал ачылды. Бу чынлап та зур яңалык, вакыйга булды. Илле урынлык уч төбендәгедәй залда театр сөючеләргә артистның сәхнәдә ничек «яшәвен», эчке тойгыларын, психик халәтен, мимикасын, һәр күз карашын, һәр хәрәкәтен якыннан күзәтеп бирелеп карау мөмкинлеге бар.

Байрас Ибраһимов сәхнәләштергән спектакльләр көн кадагына суга. Бу гаҗәп түгел, ул күбрәк хәзерге заман драматургиясенә өстенлек бирә. Шунысы сокландыргыч, режиссёр классик әсәрләргә җан өргәндә материалга үтә сак кагыла, шул ук вакытта заманча яңгыраш та сала белә.

Байрас Ибраһимов кулы астында эшләү авыр да, кызык та. Ул югары зәвыклы шәхес, бар нәрсәне җиренә җиткереп башкарганны таләп итә. Эш кушарга бүлмәсенә чакырган арада да сүз уңаен китереп сәнгать, театр дөньясы яңалыклары, күренекле шәхесләр, әдәбият, язучылар, драматурглар хакында сүз кузгата. Сүзгә кушылмасаң, сорау биреп карый, белмәсәң – кәефе кырыла, тагын сөйли, тагын аңлата. Шулай итеп үзенең кул астында эшләгән һәр иҗатчыны белемле, күпкырлы итәргә тырыша. «Сәнгать, иҗат кешесе тормышта да һәрьяклап: тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләве, үз-үзен тотышы, эчке мәдәнияте, белеме, зәвыгы белән дә камиллеккә омтылырга тиеш», – ди баш режиссёр.

Байрас Ибраһимов баш режиссёр булып эшләгән биш ел эчендә бер артист Башкортстанның халык артисты дәрәҗәсенә лаек булды, биш актёрга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Күп кенә артистлардан шундый сүзләр ишеткәнем бар: «Безнең язмышыбыз – режиссёр кулында». Артистның сәләтен күреп, режиссёрның нинди роль бирүеннән, аның мөмкинлекләрен дөрес юнәлештә ачып, үстерергә булышуыннан килә артистның уңышы.

Бүген, минем уемча, Туймазы артист- лары бәхетле. Аларның язмышы та-лантлы, булдыклы, эшчән, көчле режиссёр кулында.

Байрас Ибраһимов бик күп укый, башка театрларның спектакльләрен карый, Мәскәү театрларына йөрергә ярата, мөмкинлек чыкканда чит илгә чыгып, аларның сәнгате белән таныша. Яңа спектакльләрен эшләгәндә гомере буе туплаган тәҗрибәсеннән, бай фантазиясеннән чыгып, яңача алымнар кертә, артистларның иҗатын камилләштерә.

Күп артистлар – зур роль хакында, акыллы артистлар – «зур» режиссёр хакында хыяллана. Соңгылары мең кат хаклырак.

 

«Сәхнә», 2013, №6 (июнь)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
544
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы