Опера театры яңа сезон алдыннан

 

Совет Татарстаны. 1956, 30 август

 

«Əгəр гүзəллектə бердəмлек булмаса – чын театр да юк, андый театрның кирəге дə юк. Əгəр үзеңне һəм үз көчлəреңнең җыелмасын Ватанга шатланып хезмəт күрсəтүчелəр итеп аңлау булмаса, мондый театрның да кирəге юк – ул илнең иҗат итүче көчлəре арасында бер иҗат бердəмлеге була алмый».

Бөек К.С. Станиславскийның бу сүзлəрендə совет театрының асылы тулы чагыла. Əнə шундый зур һəм халкыбызга лаек максат булганда гына театр коллективы үзенең иҗат көчлəрен тулы җəелдерə ала.

М. Җəлил исемендəге Татар дəүлəт опера һəм балет театры коллективы өчен быелгы сезон аеруча җаваплы. Чөнки яхшы җырлаучы һəм уйнаучы талантлы артистлары күп булса да, соңгы елларда театр иҗат кризисы кичерде, тамашачыларны канəгатьлəндерерлек спектакльлəр куя алмады. Бу кризисның сəбəплəре шактый күп һəм газета мəкалəсендə алар турында күп сөйлəп булмый. Лəкин шунысы ачык: бу сəбəплəр нинди генə булмасын, театр коллективының бу күңелсез хəлдəн чыгарлык сəлəте бар, чөнки ул үзенең максатын, җəмəгатьчелек алдындагы бурычын яхшы аңлый.

Театрда сезон ачылуга санаулы көннəр калды. Аны без яңа гүзəл бинада башлап җибəрəчəкбез. Партия һəм хөкүмəтебезнең сəнгатьне үстерү турында кайгыртучанлыгына лаеклы җавап бирү, талəпчəн совет тамашачысының ихтирамын, ышанычын казану – болар хəзер безне бик нык дулкынландыра торган мəсьəлəлəр.

Театрның яңа бинада эшли башлавы килəсе елда Москвада булачак татар əдəбияты һəм сəнгате декадасына хəзерлек белəн бергə туры килə. Милли сəнгать һəм əдəбият декадалары, СССР халыкларының бу өлкəдəге казанышларын башкалабыз җəмəгатьчелегенə күрсəтү илебез тормышында зур традиция булып китте. Без мондый отчёт белəн Москвага беренче тапкыр барабыз. Бу хəл безнең җаваплылыкны икелəтə арттыра.

Моннан тыш Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгын бəйрəм итүгə дə бер елдан аз гына артык вакыт калып килə. Театр коллективы бу бөек датаны да югары идеяле яңа спектакль белəн каршыларга тели.

Яңа сəхнəдə без беренче итеп Н.Җиһановның Советлар Союзы Герое М.Җəлил либреттосына язылган «Алтынчəч» операсын куячакбыз. Театр сəхнəсендə 1941 елдан бирле куелып килə торган бу опера Татарстанда гына түгел, бөтен илебездə дə ихтирам казанды. Операның нигезендə зур патриотик тема – чит ил басып алучыларына каршы халыкның аяусыз көрəш идеясе ята. Ул кыю, горур, шат күңелле гади кешелəргə дан җырлый. Халыкның җыр сəнгате белəн тыгыз бəйлəнгəн һəм иҗат алымының реаль булуы музыкаль теленең гади һəм моңлы булуы формаларының ачыклыгы – менə бу сыйфатлар Н.Җиһановның операсын рус классикларының əсəрлəренə якынайталар.

«Алтынчəч» операсын кую Казанда минем, режиссёр буларак, беренче эшем. Операга Җ.Садриҗиһанов дирижёрлык итəчəк. Художнигы В.А. Людмилин.

Аннары театр сəхнəсендə П.И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсы һəм «Аккош күле» балеты барачак. Бөек рус композиторының бу гүзəл əсəрлəрен халык бик ярата һəм аларсыз театр репертуарын күз алдына китереп булмый. Бу əсəрлəрдə лирика мөмкин булган барлык формаларда чагыла: аларда уйчан моңлану да, эчкерсез шатлану да, көчле драматик настроениелəр дə бар. Музыкалары дулкынландыра, дəртлəндерə. Шулай ук минем тарафтан сəхнəгə куелачак бу операга театрның баш дирижёры К.К. Тихонов дирижёрлык итəчəк. Спектакльнең художнигы П.Т. Сперанский, хормейстерлары – Л.М. Рюмин һəм Г.В. Гаймерль, балетмейстеры – М.Байдəүлəтов. Ə «Аккош күле»н сəхнəгə К.С. Станиславский һəм В.И. Немирович-Данченко исемендəге Москва музыкаль театрының баш балетмейстеры В.П. Бурмейстер редакциясендə Н.Юлтыева куячак.

Болардан тыш бу сезонда театр тамашачыларга Италиянең бөек композиторы Джоаккино Россининың «Севиль чəч алучысы» операсын күрсəтəчəк. Беренче тапкыр 1816 елда Римда сəхнəгə куелган бу опера менə 140 ел инде бөтен дөньядагы театрларның репертуарыннан төшми. Россини – вокаль музыка остасы, һəм бу музыка өстендə эшлəү аеруча безнең яшьлəргə бик зур файда китерəчəк. Режиссёр Г.С. Миллер тарафыннан куелачак бу операга К.К. Тихонов дирижёрлык итəчəк.

Бу сезонда тамашачы безнең сəхнəдə шулай ук X.Вəлиуллинның «Самат», Н.Җиһановның «Муса» операларын, Ф.Яруллинның «Шүрəле» һəм Ə.Бакировның «Серле тарак» балетларын тыңлый алачак. Үсеп килүче яшь композитор X.Вəлиуллинның «Самат» операсы Х.Вахит либреттосына язылган. Авторлар үзлəренең бу беренче операларына шактый көч куйдылар. Операның берничə варианты язылды: аның соңгы редакциясен язуда театр җитəкчелеге турыдан-туры катнашты. Композитор X.Вəлиуллинның опера сəнгатенə аяк басуы илебезнең талантларга гаҗəп бай булуын күрсəтə торган фактор. X.Вəлиуллин музыкасында үзенə хас эмоциональлек, моң бар. Ул ариялəргə, ансамбльлəргə, бик яхшы язылган хорларга бай. Композитор опера формасын яхшы тоя белə, һəм бу хəл, речетативларының таркаурак булуына карамастан, операны сəхнəгə куярга мөмкинлек бирə. Безнең җырчылар бу опера өстендə зур телəк белəн эшлилəр. Аны тамашачылар алдына кую театр коллективы өчен дə, яшь композиторның үзе өчен дə зур сынау булачак.

Нəҗип Җиһановның «Муса» операсы белəн беренче танышу бездə зур тəэсир калдырды. Анда заманыбызның бүгенге тормыш сулышы бик нык сизелə. Əгəр театр коллективы, композитор белəн бергəлəп, операның политик үткенлеген, яхшы музыкасын, драматургиясен бергə тыгыз бəйли алса, бу – Муса Җəлилгə лаеклы истəлек булыр.

Фəрит Яруллинның «Шүрəле» балеты да – илебездə генə түгел, чит ил сəхнəлəрендə дə зур уңыш белəн бара торган таныш əсəр. Музыкасының гаҗəп матур, моңлы, бию өчен ятышлы һəм үзенчəлекле булуы, сюжетының гадилеге – балетны тамашачыга əнə шулар якын итə. Безнең сəхнəдə бу балетны театрның баш балетмейстеры Л.А. Бардзиловская яңа редакциядə куячак.

«Серле тарак» балеты Əнвəр Бакиров тарафыннан əлегə эшлəнеп бетмəгəн. Аны төгəллəү өстендə автор балетның булачак куючылары белəн бергəлəп эшли. Бакиров музыкасында бик күп уңышлы урыннар бар, лəкин балетның драматургия ягы бик нык үзгəртүне сорый əле. Композитор зур иҗат күтəренкелеге белəн, мавыгып эшли, һəм бу безгə əсəр уңышлы чыгар, татар музыка сəнгате тагын бер балет белəн баер, дип əйтергə мөмкинлек бирə.

Югарыда күрсəтеп үтелгəн спектакльлəрнең, «Севиль чəч алучысы» һəм «Аккош күле»ннəн башкалары, барысы да декада вакытында Москва тамашачыларына күрсəтелəчəклəр һəм аеруча ныклап хəзерлəнүне талəп итəлəр.

Якындагы 2-3 ел эчендə театр коллективы П.И. Чайковскийның «Пики дамасы» һəм «Чародейка», Дж.Вердиның «Аида» һəм «Травиата», Гувоның «Ромео һəм Джульетта», Ж. Бизеның «Кармен», Делибның «Лакме», Массивның «Мавига» операларын, П.И. Чайковскийның «Йоклаучы гүзəл кыз», Минкусның «Дон-Кихот», Адавның «Корсар», К.Караевның «Җиде гүзəл кыз» балетларын яңа редакциядə сəхнəгə куярга җыена. Шулай ук халык демократиясе иллəре композиторларыннан берəрсенең əсəрен тиз көндə репертуарга кертергə һəм Октябрьның 40 еллыгына яңа совет операсын куярга уйлыйбыз. Театрның репертуары планын болай төзеп, без милли татар сəнгатен алга җибəрергə омтылу белəн бергə, тамашачыларыбызны бөтен дөнья музыка культурасы мирасы белəн дə мөмкин кадəр киң таныштыруны максат итеп куябыз.

Операда яхшы җырларга, ə балетта матур итеп биергə кирəк. Бу һəркемгə билгеле һəм бəхəссез нəрсə. Лəкин хəзерге тамашачыны моның белəн генə канəгатьлəндереп булмый. Ул музыкаль театр спектакле турында гомумəн тулы фикер йөртергə, аның идея-художество ягыннан чишелешен аңларга тели. Шуңа күрə музыкаль спектакльнең музыкасы да, драматургиясе дə, җырда яңгырашы да, сəхнəдə гəүдəлəнеше дə аерылгысыз бердəмлектə, бер үк дəрəҗəдə канəгатьлəнерлек булырга тиеш. Опера артистыннан музыкада яңгыраган дəрт һəм хислəрне үзе тудырган образ аша, җырлавы һəм сəхнəдə үз-үзен тотышы аша тамашачыга җиткерə белү, музыкаль образның үзенчəлеген сəхнə образына күчерə белү талəп ителə. Моның өчен исə артистларның профессиональ осталыгын күтəрү өстендə бик нык эшлəргə кирəк. Хəзер безнең театр кичерə торган чорның үзенчəлеге дə, кыенлыгы да шунда.

Əдəбият һəм сəнгать декадасы республикабызның бөтен культурасы өчен җитди сынау булачак. Аңа санаулы айлар гына калып бара, ə эшлисе эш əле бик күп. Яңа сезонны оешкан төстə башлап җибəрү, декадага тулы хəзерлек белəн бару – театр коллективының намус эше.

 

 

Архив материаллары буенча Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

Редакциядəн:чор һəм автор стилистикасы сакланган

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
173
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин шатлыклы хәбәр белән бүлеште
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • 30 мартта дәүләт торак фондына 25
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы