Сәхнә матурлыкны ярата!

Чит иллəргə делегациялəр җибəргəндə аның кебек ир-егетлəребезне юлларга кирəктер. Күрсеннəр, татарлар шундый халык: мəһабəт гəүдəле, үзе кырыс кебек, тавышы гөрелдəп чыга, лəкин елмаеп куйса – үтə сөйкемле, яраттыра торган. Өстəвенə, əле артист. Гармунда, баянда уйный, матур итеп сөйли. Сəхнəгə чыгарып бастырып куйсаң да күркəм. Ə ул яхшы артист. Шулай шул, артист кешенең сəлəте янына тышкы кыяфəте дə күркəм булса, ул аеруча истə кала.

Баштан ук шунысын да искəртəсем килə: һəр талант иясе кебек, Айдар Хафизов дөньяда йөрəк белəн яши, шуңа күрəдер дə аның тормыш һəм иҗат юлын сикəлтəсез һəм кискен борылышларсыз – тип-тигез дип атап булмый. Лəкин ул көчле шəхес, төрле катлаулы тормыш шартларына тап булганда да, аларны узып, җиңеп чыга алган кеше.

Күчмə, бүген Кəрим Тинчурин исемен йөртүче театрда «Алай түгел, болай ул» спектакленə репетициялəр чоры бик истə калган. Театр җитəкчелеге пьеса авторы Туфан Миңнуллинга үз əсəрен сəхнəлəштереп карарга тəкъдим итте. Əтинең озак икелəнгəне истə калган. Режиссёр эшен читтəн карау, тəнкыйть итү – һəркем булдыра торган эш. Ə үзеңə моңа алыну бөтенлəй икенче нəрсə. Шулай да əти, тəвəккəллəп, үз пьесасын сəхнəлəштерүгə кереште. Өйдə һəр кич яңалыклар сөйлəнə, артистларның эшенə анализ ясала. Шул вакыттагы сөйлəнгəн сүзлəрдəн Айдар Хафизовка бəйлесе ныклап истə калган. Шəп артист, аңа Камал театрына кайтырга кирəк...

Айдар Хафизовны артист буларак бəялəгəндə, беренче чиратта, аның Марсель Сəлимҗанов укучысы булуын ассызыклап үтəсем килə. Артистлар арасында Марсель абый укучылары – аерым бер «каста». Аларны сүз белəн аңлатып бирə алмаслык бер уртаклык берлəштерə. Ул уртаклык – укытучылары шəхесендə. Һəм аларның һəрберсенə бөек режиссёрыбызның үз карашы бар иде. Марсель Хəкимович иң яраткан, фикерли белүче егет укучыларын, алар үзлəре дə сизмəстəн, режиссура белəн шөгыльлəнүгə тарта иде. Фəрит Бикчəнтəев, Илдар Хəйруллин һəм Айдар Хафизов – шуның ачык мисалы. Лəкин яраткан укучыларына талəплəре дə катгый иде. Сəбəбе телəсə нинди булсын, театрны ташлап чыгып киткəннəргə бик рəнҗи иде. Кире кайтырга ниятлəгəннəргə җиңел булмагандыр дип белəм. Шуңа күрə Камал театрына əйлəнеп кайтуын Айдар Хафизовның җиңүе дип бəялим.

Өзеп əйтə алмыйм, Марсель абый шул «Алай түгел, болай ул»дагы үзен бераз мəзəгрəк тотучы гармунчы егетне карап ошатканнан соң Айдар Хафизов укытучысы янына Татар академия театрына кайтты кебек.

Артист буларак хисле, йөрəк белəн уйлаучан кеше булса да, Айдар Хафизов – яңа мəгълүмат, белем тупларга омтылган, фикерлəүче шəхес. Аның белəн җитди əңгəмə кору форсаты чыкканы юк əле, шулай да уртак танышларыбыздан аның бик күп нəрсəдəн хəбəрдар булуын, һəр вакыйгага үз мөнəсəбəте, фикере булуын, матбугат, фəнни китапларга кадəр йотылып укуын ишетеп белəм. Шуңа күрə башкарган рольлəре, нəни генə булсын, уйланылган, эчке мантыйклы бер тезмəгə салынган кебек тоела.

«Шулай булды шул» (Туфан Миңнуллин) спектаклендəге Айдар Хафизов – Нургали искə төшə. Ниндидер үзем дə аңлап бетермəгəн эчке протест белəн карый башладым спектакльне. Артист буларак күңелемə бик тə якын Ринат абый Таҗетдиновтан соң бу рольдə башка кешене кабул итеп булмас сыман иде хəтта. Лəкин Айдар абыйның уены мавыктырып алып китте. Тыштан кырыс булып, балаларына булган эчендəге йомшаклыгын, яратуын сиздермəскə тырышуы шулкадəр аңлашылды, җəлеп итте, якын иттерде, ниндидер дəрəҗəдə Айдар Хафизов бу ролендə əтинең үзенə охшап калды кебек.

Шушы бер роль берлəштергəн Хафизов-Таҗетдинов дуэты турында язгач, тагын бер щепкинчы Əзһəр Шакиров белəн əңгəмəдə туган тема искə төште. Ул анда икенче составта уйнаган артист өлешенə төшкəн авырлыклар турында сөйлəгəн иде. Режиссёр беренче составтагы артистка игътибарны күбрəк юнəлтə, аның белəн эшли. Мəдəни нəчəлство да беренче состав уйнаган премьера спектакленə килə. Тəнкыйтьче-журналист халкы да шундыйрак, төрле форматтагы «йолдыз»лар һəм түрəлəр булган кичлəрне сайлап алырга тырыша. Икенче составта уйнаганнарны коллегалары күбрəк карап баралар. Ə артистка тəнкыйтьчелəр фикере дə мөһим, түрəлəр күзенə дə күренəсе килə. Һəрберебез адəм баласы бит. Əйтəсе сүзем шул, Айдар Хафизов икенче состав авырлыгын да җиңеп чыгып, үз йөзен саклый алган артист.

Мин, əлбəттə, Айдар Хафизовның күбрəк əти əсəрлəрендə уйнаган рольлəрен яхшырак белəм. Əтинең үзенə күрə бер кагыйдəсе бар иде. Ничə состав артист уйнамасын, ул барысын да карый, артистларны мактый, ниндидер җитешсез тоелган якларын əйтə. Миңа да аның белəн бергə бер үк спектакльне төрле артистлар белəн карарга туры килгəлəде. Айдар Хафизовның «Илгизəр + Вера», «Без китəбез, сез каласыз»дагы рольлəре җентеклəп эшлəнгəне белəн аерылып тора иде.

Татар баемы, урманда яшеренеп яткан татар качкынымы, əллə итальян абзыемы ул – ятышлы образ килə дə чыга...

Итальян дигəннəн, «Моңлы бер җыр»да Ланфредини һəм «Гаугалы гаилə»дə Пеппино искə төшə, аларга татар киносы темасы иярə. Нигəме?

Гөлсем апа Исəнгулова турында язганда, тулы канлы татар киносы булмаганына эчем пошканын əйткəн идем инде. Хəзер менə Айдар Хафизов турында язып утырганда да шушы ук уй-фикерлəр тынгылык бирми.

Кайбер тарихчылар борынгы бабаларыбыз Италия киңлеклəренə барып йөреп, яшəп ятканнар дилəр. Шуңа да имеш, татарлар һəм итальяннар арасында уртаклык күп. Йөзлəр охшаш, җырлап-биеп, кəмит күрсəтү – каныбызда, токмач яратабыз...

Голливудка барып кергəн булса, Айдар Хафизов аны «басып алган» итальяннардан ким булмас иде, əле узып та китəр иде. Буй-сыны, матур, чын ирлəр тавышы белəн бу артист чын-чынлап төрле жанрдагы кинотасманы бизи ала. Мин Айдар Хафизовны кайбер рольлəрендə Роберт Де Нирога, кайвакыт Аль Пачиного охшатам.

Айдар абыйның гаилəсе турында да берничə сүз əйтəсем килə. Аның бəхетенə Ходай Тəгалə тормыш юлдашы итеп аңа гаҗəеп сабыр һəм зирəк хатын – Фəридə апаны биргəн. Көндəлек тормышларын сөйлəмим – белмим, бүген алар кеше арасында бик матур һəм күркəм пар булып йөрилəр. Ике кыз үстерделəр. Журналист һөнəрен сайлаган кече кызлары Айсылуны бик яхшы белəм. Төпле акыллы һəм үз фикерле кыз.

Шушы язмамны инде языпбетерəм дигəндə кулыма Луара Шакирҗанованың Айдар Хафизов юбилеена багышлап язган мəкалəсе килеп керде. Шуның ахырында шаккаткыч бер факт укып гаҗəплəндем.

«Быел җəйге ял вакытында...абыйларының улларын ияртеп, Смоленск якларына китте. Нияте – унтугыз яшендə сугыш кырында гомере өзелгəн, əти-əнисенең мəңгелек йөрəк ярасына əйлəнгəн иң олы абыйлары Нуретдин яткан җирне, каберен табу... Йөзлəгəн, хəтта меңлəгəн исемнəр язылган күпме туганнар каберлеген карап йөри торгач, табалар алар «Хафизов Нуретдин» дигəн язуны...»

Менə бу да Айдар Хафизов. Буыннар чылбырын барлап торучы татар зыялысы, талантлы артист, матур кеше!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
717
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Татар җыр сәнгатендә тагын бер югалту...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы