Сизелер-сизелмәс кенә тын алып...

Чөнки пенсия яшенә җиткән төп солист артистлар – Разия Тимерханова, Габдулла Рәхимкулов, Фәйтүнә Абдуллина, Әнвәр Латыйпов, соңрак Мансур Гатиатуллин, Сөләйман Йосыпов, Габделхак Шаһиевлар пенсия эшләр өчен эстрадага киттеләр. Ансамбль җитәкчесе Җәүдәт Айдаров республиканың күп районнарын йөреп чыкты. Буш урыннар 18-19 яшьлек үзешчәннәр белән тулыландырылды. Яшь артистлардан кыска вакыт эчендә профессионаллар ясау кирәк иде. Гастрольләр вакытында вагоннарда музыка грамотасын, сольфеджио, яңа программа өйрәнү, солистлар белән эшләү һ.б. белән шөгыльләнергә туры килде. Яшь артистлар зур теләк белән эшкә бирелделәр һәм уңай нәтиҗә дә озак көттермәде. Мәскәүдән комиссия килеп, безнең эшне уңай бәяләде һәм ансамбль яңадан туып яшәвен дәвам итте. Киткән артистларны яшьләр – Миңлегөл Зәкиева, Нәфисә Василова, Хәнәви Шәйдуллин, Шамил Әхмәтҗанов, Луиза Сафина, Флёра Әгъләмова, Зәйтүнә Әхтәмовалар алыштырды. Таһир Якупов белән танышлыгым 1964 елны башланды. Әзһәр Хәниф улы Абдуллин (Татарстан хор җәмгыяте рәисе) тәкъдиме белән, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә, тавышын тыңлатырга дип, 19 яшьлек төз гәүдәле, ыспай егет килде. Таһир миңа берничә татар җырын җырлады. Үзенең табигатьтән бирелгән лирик драматик тенор тавышын, бик яхшы музыкаль ишетү сәләтен, бераз нота тануын күрсәтте. Минем: «Музыкаль белемең бармы?» – дигән соравыма ул, Киров районындагы татар мәктәбендә хәзер инде танылган халык җырчысы Рафаэль Ильясов алып барган музыка дәресләрендә укыганлыгын әйтте. Р.Ильясовның ул вакытта Казан консерваториясендә гобой классында укый торган чагы. Таһир мәктәпне тәмамлагач Хор җәмгыятенең танылган дирижеры, педагог Әзһәр Абдуллин җитәкчелегендәге үзешчән хорында җырлаган.

Таһирны тыңлап, ансамбльгә хор артисты итеп эшкә алдык. Союз буйлап гастрольләрдә йөргән ансамбль инде аягында нык басып тора иде. Таһир алдына тиз арада музыка грамотасы, сольфеджио буенча коллегаларын куып җитү мәсьәләсе куелды. Мин биргән һәр дәресне ул төгәл һәм кимчелексез үтәде, һәм тиз арада, кайбер «картлар»ны артта калдырып, нота буенча йөгерек укый башлады. Мин тиздән аның музыкальлегенә һәм тырышлыгына игътибар итеп, тавышын кую өстендә эшләдем, аерым җырлау өчен репертуар әзерли башладым. Һәм, бер елдан соң, Башкортстан буенча җәйге гастрольләрдә Таһирны ялгыз җыр программасы белән сәхнәгә чыгардык. Беренче чыгышы Борай районы үзәгендә булды. Репетиция вакытында аңа тәндәге физик киеренкелекне бетерү хакында һәрдаим кисәтеп тора идем. Дәресләрдә үзен иркен тотса да, кайвакыт сәхнәдә Таһир дулкынлана иде. Әмма, концерттан-концертка Таһир сәхнәгә ияләнә төште, киеренкелек югалды, тавышы ачылды, югары ноталарны да иркен ала башлады. 1960 нчы еллар азагына ул инде ялга киткән атказанган артистларны алыштырырлык солист булып өлгерде. Без ансамбльнең һәр чыгышын Әзһәр Абдуллин солист, хор һәм оркестр өчен эшкәрткән «Туган тел» әсәре белән башлый идек. Бу җырның алыштыргысыз башлап җырлаучысы Таһир Якупов булды. Фондта бу җырның аудио һәм видеоязмалары саклана. Кызганыч, атеистик дәүләтнең дини хорафатлары аркасында 4 нче куплет башкарылмады, бары тик «үзгәртеп кору» башлангач кына җыр халыкныкы була алды. Бу куплетның язмада булмавы бик кызганыч, билгеле.

Хәзер Таһирның характерына, шәхси сыйфатларына кагылып үтим. Таһир көндәлек тормышта уен-көлке ярата иде. Аның юморы тирә-ягындагыларга, хәтта җитәкчеләргә дә, миңа да тиеп үтә иде. Аңа беркем дә ачуланмый, бергәләшеп көлешә идек. Бу турыда аның ансамбльдәге якын дуслары Лена Шагыйрьҗан белән Луиза Сафинадан сорарга була. Мәктәптә укыган чакта, аның юморын аңламыйча, дәресләрдән куып чыгарган очраклар да булган икән. Таһир кешеләр белән йомшак, җиңел аралаша торган холыклы булып, табигый сөйкемлелеге дә җәлеп итә иде. Бик иртә танылып китсә дә, ул бервакытта да мактанып йөрмәде, башкалар белән үзен тигез күрде.

Таһир кешеләр белән дусларча мөгамәләдә булды, беркемнән дә көнләшмәде. Дуслары бар идеме, дисәк, бу сорауга мин җавап бирә алмам. Аның талантын яратучылар һәм гашыйклар күп иде, билгеле, әмма чын дуслар?! Шунысы гаҗәпләндерә иде ки, һәрвакыт ачык табигатьле булуына карамастан, шәхси тормышында ул йомык булды. Беркайчан да коллегалары белән тормыш мәгънәсе, үзенең көнкүреше турында сөйләшеп утырмады. Килеп чыккан проблемаларны көлкегә алып, үзе хакында беркатлы дигән фикер тудыра иде. Үзенең эчке дөньясына беркемне дә кертмәде. Шуның белән бергә ул, минемчә, рәнҗи торган, нечкә күңелле иде.

Биш елга якын бергә эшләү бушка үтмәде, дип уйлыйм. Таһирның тавышы ныгыды, тембрында тыңлаучыларны әсир итә торган матур төсмерләр күренде. Композиторлар аның тавышы өчен җырлар иҗат иттеләр. Беренче башкаручы буларак эстрадада күп җырларга гомер бирде ул. Мәсәлән, «Сәяхәтче җыры» (З.Гыйбадуллин музыкасы), «Миләүшә», «Рус балалайкасы» (А.Ключарев музыкасы), хор өчен эшкәртелгән татар халык җыры «Олы юлның тузаны», «Зөләйха», «Наласа», «Дусларым», «Ай-ли, гөлкәем» һ.б. Рөстәм Яхинның әсәрләрен ул композиторның үз аккомпонементында башкарды. Ансамбльдән киткәч, махсус музыка белеме булмаса да, татар эстрадасының танылган осталары белән бер сафта иҗат итте. Вокал һәм башкарган репертуары өстендә тырышып эшләү, сәхнә осталыгына ирешү нәтиҗәсендә ул көннән-көн репертуарын киңәйтте, беркемне дә кабатламыйча, үзенә генә хас манерада җырлады. Мин ансамбльдән киткәч, 2 елдан соң ул тамашачы алдында уңыш казанган һәм талантына баш иючеләр күбәйгән җырчы булып өлгерә.

Ансамбльдә эшләгәндә Таһир минем өчен әхлак сафлыгы, тәртип көзгесе иде. Һәм иң мөһиме ул абсолют аек булды. Компаниядә булган чакларда да Таһир спиртлы эчемлеккә кагылмады. Аның тормышы нигә начар тәмамланды соң, дип бик еш уйлана идем. Миңа Таһир тормышында булган бер фаҗигане сөйләделәр. Аның бик яраткан һәм хөрмәт иткән апасы булган. Бер җәй көнендә апасы кечкенә бала белән Казансу буена кызынырга барган. Кисәк кенә ул батып барган бала тавышын ишетә. Уйлап та тормыйча суга ташалана. Аның артыннан башка коткаручылар да суга керә. Баланы коткаралар, ә апасы батып үлә, ыгы-зыгы вакытында аның турында оныталар. Таһир бу турыда беркемгә дә сөйләмәде. Аны тәрбияләгән, иң яраткан апасы булган ул, серләрен дә аңа гына сөйли торган булган. Шунда мин аңладым: шаян һәм аралашучан Таһир чынында бик ялгыз булган.

Үз алдына эшли башлагач, аның тирәсендә Таһирның эчке дөньясын аңлый белми торган ялган «дуслары» күбәеп китә. Аның уй-хисләрен беркем белмәде. Иҗатының югары ноктасына җитсә дә, иҗатын анализлап дөрес юлга өндәүче булмады. Ә ялган «дуслар» аңа ярарга тырыштылар, ансамбльдән аерып алып, аның даныннан файдаландылар, үзләренә акча эшләүчеләр дә булды. Шулай итеп, үзенчәлекле талант иясе иҗат мөмкинлекләрен тулысынча ача алмыйча китте. Ә халык күңелендә аның җырлары яши һәм киләчәктә дә яшәр дип өметләнәм.

Таһир Якупов тавышы турында

«Татар халык җырчыларына тамак белән җырлау хас, җырлаучы тамак белән ни тиклем көчәнсә, ул шул тиклем остарак», – диючеләр бар. Таһирга бу сыйфатлар хас түгел – аның тавышы җитәрлек яңгырашлы һәм көчле, матур тембрлы, киң диапазонлы, моңлы һәм тәэсирле булды. Көчәнеп җырлау, борын яңгырашы, тремоляцияләр (калтырану) аның тавышына хас түгел.

Редакциядән: Язманы әзерләүдәге ярдәме өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

«Сәхнә», 2011, №11 (ноябрь)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
862
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы