Соңгы күрешү булган

Кеше башына килгəн кайгыларны уртаклашып, шатлыклары булса, икегə бүлеп шатланып, бөтен булган гомерен шушы фани дөньяга багышлаган Закиров Шамил Зиннур улы шундый изге җанлы фəрештəлəрнең берсе иде.

Без, Республика дəүлəт театрлары җитəкчелəре, аны «театрларның атасы» дип йөртə идек. Казанга ниндидер эшлəр белəн килгəн вакытта аның янына Г.Камал театрына кермичə калмадык. Очрашкан вакытларда тирəн, мəгънəле һəм эчтəлекле сүзлəрен, аның киңəшлəрен тыңладык. Беркайчан да сорауларыбызны җавапсыз калдырмый иде. Мин аңа үзебезчə, хөрмəт итеп, «Шамил абый», дип дəшə идем. Аның турында «ул көчле директор иде», дип əйтү генə бик аз төсле. Егерме җиде ел буе Галиəсгар Камал исемендəге академия театрында директор булып эшлəү дəверендə Шамил Зиннурович артистларны, театрны һəм аның атмосферасын үз итте, йөзлəгəн хезмəткəрлəрдəн тыныч, тату гаилə ясады. Үзе эшлəгəн театрны беркем дə ярата алмаган кебек яратты.

Аның башында һəрвакытта яңа проектлар, фестивальлəр, ниндидер яңарышлар булды. Төрки театрларны берлəштергəн, шул театрларда өлгергəн яңа иҗат җимешлəрен халыкка җиткерергə мөмкинлек биргəн «Нəүрүз» фестивале ул башкарган эшлəрнең бары тик кечкенə бер кисəге генə булып тора. Ул эшлəгəн дəвердə академия театры татар халкының милли үзəгенə əйлəнде. Халкыбызның милли мəдəниятен, телен, узганын һəм бүгенгесен театрдан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шуңа күрә дә Шамил Зиннуровичны татар халкын «икенче» сортлы милләт булудан чыгару өчен күп көч куйган кеше, дип әйтергә кирәк.

Безнең иҗат сезонын ачу тантанасына, театрыбызда үткәрелгән юбилей кичәләренә, бенефисларга Шамил абый гел килә иде. 2012 елның 24 февралендә без аның белән соңгы тапкыр очраштык. Республикабызның барлык театрларының директорлары белән бергә ул минем 50 яшьлек юбилеема багышланган кичәгә килгән иде. Ул бик матур һәм күңелгә ятышлы җылы сүзләр сөйләде. «Барыбыз да бергә булып, бер-беребезне аңлап һәм халкыбыз өчен кирәклегебезне тоеп яшәгәндә генә менә шундый матур юбилейлар үткәрергә була», диде. Аны бик күп кунаклар озатырга чыкты. Машинасына утырганда: «Рашат, рәхмәт сиңа, унбиш еллап күрмәгән дусларым, танышларым белән рәхәтләнеп сөйләшергә насыйп иттең!» – диде. Кем уйлаган, ул очрашу аның өчен соңгысы булыр дип. «Ник ашыгасыз, иркенләп кунып китәр идегез», – диюемә, «26 февральдә Яшел Үзәнгә эшләр белән барасым, бераз әзерлисе әйберләрем бар», – диде. Ә 27 февральдә аның турында күңелсез хәбәр килде...

Нишлисең бит, адәм баласы мәңгегә килмәгән бу шаулы дөньяга. Әйтелмәгән сүзләр, эшләнмәгән эшләр барысы да кала... Тик Шамил абый бүген дә үзенең изге эшләре һәм яхшы киңәшләре белән безнең арада кебек.

 

«Сәхнә», 2012, №2 (февраль)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
687
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәнәфи Бәдигыйны соңгы юлга озаттылар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы