Театр вә әдәбият

 

I

Дүшəнбе көн 13нче гыйнварда «Вулкан» театрында Əстерхан вилаят мөселман комиссариатының мəгариф шəгъбəсе хозурындагы театр вə сəнаигъ нəфисə бүлеге карамагындагы татар драма артистлары тарафыннан мəшһүр рус классик юмористларыннан Гогольнең рус бюрократиясенең тормышын тасвир иткəн 3 пəрдəлек «Өйлəнү» исемле комедиясе тамашага куелды.

Гогольнең бу əсəре, аның башка əсəрлəре тик рус сəхнəлəрендə меңəр мəртəбə Варламов тик кабилиятле артистлар тарафыннан уйналган бер əсəр булса да, артистлар тарафыннан уйналган чагында тамашачыларны бер дə ялыктырмый. Гакесенчə тамашачыларның йөзендə сəнаиге нəфисəгə, хосусан сəхнə галəменə яхшы караш нурларыны балкыта. Гогольнең башка əсəрлəре күк бу əсəре дə артисларда ниндəй кабилият барлыгын вə юклыгын да үлчəп бирə.

Русларның мəшһүр тəнкыйдлəреннəн Белинский əйтмешли, артистлык тик гали бер дəрəҗəгə мөстəхыйкмы вə юкмы икəнлеген белəсе килгəн кеше Гогольнең сəхнəгə куелган əсəрлəрене дикъкать белəн генə карарга тиешле.

Гоголь юмористика тəңресе. Ул үзенең табигаткə вə хəяткə төпле карашы белəн карап көлə белə. Ул табигатьне вə хəятне үзенең садə вə əмма үткен калəме белəн тасвир кыла белə.

Рус əдəбиятында булсын вə татар əдəбиятында булсын, бу көнгə кадəр язылган бөтен комедиялəр һəммəсе дə Гогольнең əсəрлəреннəн сюжет алынып язылган əсəрлəр. Хəтта татар əдəбият галəмендə мəйданга чыккан кечкенə генə бер пəрдəлек «Кызлар шулай кызык итəлəр» комедиясе дə Гогольнең бу əсəреннəн бөтенлəй күчерелгəн.

 

II

Инде уйнаучыларга килим: уйнаучылар арасында Гоголь тасвир иткəн кешене Яичница ролендə уйнаган Камал иптəш кенə бирə белде. Ул гына тамашачылар каршысында Гоголь əйтергə телəгəн сүзне сүзе, кыланыш вə хəрəкəте белəн əйтеп бирə белде.

Надворный советник Подколесин ролендə уйнаган Солтанов иптəш белəн флот забиты (офицеры –  ред.) Живагин ролендə уйнаган Байкин иптəш уртача гына иптəшкə килгəч, ул үз ролендə түгел иде. Аңар Байкин иптəш белəн рольлəрене алмаштырып уйнарга кирəк иде. Башка рольлəрдə уйнаган иптəшлəргə килгəндə, шуны гына əйтə алам: Гоголь минем белəн янəшə утырган булса иде, чыдый алмый урынынан торып: «Сез, иптəшлəр, нəрсə соң кыланасыз, əллə сəхнəне бозау абзары дип белдегезме», дип ихтыярсыз кычкырган булыр иде. Тəрҗемə ягына килгəч һəм шулай ук тəрҗемəсе бик зəгыйфь, җөмлəлəре мантыйксыз рəвештə, борынгы Казандагы учительский школаның икенче сыйныфында укучы курсант җөмлəлəре, тик төзелгəн обстановкасы да бик зəгыйфь.

 

III

Сəхнə ягына килгəч, мин бик озак туктарга мəҗбүр булам.

Бу көнгə чаклы яшь кызыл эшче матбугатыбызның сəхифəлəрендə олугъ иҗтимагый төзелештə сəхнəмезне рəтлəү вə коммунизм рухында тəрəкъкый иттертү хакында лəм-мим сүз күренми. Сəхнə галəмендə уйналган əсəрлəр хакында рецензия язучы мөхəррир иптəшлəребез дə театрда шаулыйлар вə тəхым чиртəлəр, фəлəн яхшы уйнаган диюдəн башка сəхнə хакында вə халык театры хакында бер дə дəшмилəр.

Эшче мөхəррирлəремез дə яшь пролетарский матбугатымыз дөньясында тормыш көзгесе булган сəхнəбезне гавамлаштыру хакында вə яшь сəхнəмезне чын инкыйлаби рухта язылган əсəрлəр белəн бизəклəү, зиннəтлəү, пакълау вə сафлау хакында бер-бер үз карашларыны вə үзлəренең конкретный сүзлəренə вə нəсыйхəтлəрене əйтмилəр.

Əллə ул иптəшлəремез сəхнəмезгə чын гавами төс бирергə каршылар микəн.

Əллə ул иптəшлəремез сəхнəмезне инкыйлаби темаларга язылган əсəрлəр белəн бизəклəүгə каршылар микəн?

Əллə ул иптəшлəремез социал шовинист Гаязның «Зөлəйха»сы кебек тик татар эшчесенең милли тəгассебен кабартып, үз иптəше рус эшчесенə дошманлаштыра торган əсəрлəре белəн генə пролетарский сəхнəмезне буржуазный төскə алмаштырырга телилəр микəн.  

 

 

Архив материаллары буенча Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

«Сәхнә», 2013, №4 (апрель)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
176
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Халык борчыла: Илсөя Бәдретдинова ике операция кичергән!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Өйдән чыгар өчен СМС-пропускны ничек алырга?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы