Тилмереп дога көткәннәр

Бөек Ватан сугышы ветеранының фаҗигале язмышы режиссёр Дамир Сәмерханов игътибарын юктан гына җәлеп итми. Аның бабасы Нурислам Сәмерхановка 91 яшь. Ул Буа районының Күл Черкен авылында көн күрә, күңелендәге сугыш яралары, аягындагы снаряд кыйпылчыгы аңа җомга намазларына мәчеткә йөрергә комачауламый. Үзенең бабалары сөйләгән сугыш хатирәләрен тыңлап үскән соңгы буынныкы икәнен яхшы аңлый режиссёр. Инсценировка авторы Ралиф Кинҗәбаев та әтисе хикәяләрен тыңлап үсә. Аның әтисе сугыштан аягын өздереп кайта, шулай да авылда колхоз рәисе вазыйфаларын башкара, авыр физик хезмәттән дә курыкмый – печән чаба, каралты-кура җиткезә. Ватанның озак еллар җиңүчеләрен белмәмешкә салышканы да драматургка яхшы билгеле.

«Тилмереп дога көткәннәр» драмасының баш герое Ильяс шуның белән үзенчәлекле: тыйнак совет сугышчыларыннан аермалы буларак, ул үзенең хөрмәткә, игътибарга лаек икәнен аңлый. Ильяс 18 яшьлек егет чагында сугыш утына эләгеп Берлинга кадәр барып җитә, соңгы бәрелешләрнең берсендә аягын каты яралый. Госпитальдә ятканда аның янына Газраил килеп тиз үлем һәм җәннәт рәхәтләрен вәгъдә итә. Үлем фәрештәсе аңа бәхетсез киләчәк юраса да, Ильяс яшьли үләргә риза түгел. Чыннан да, егет бер аягында аксап туган йортына кайтып кергәч, әнисе дә шатланырга ашыкмый, улы «үлгән» дип ярты ел элек килгән хәбәр белән килешкән инде ул. Сөеклесе Нурия дә Ильясның протезда чатанлаганын күрүгә аннан читләшә.

Тиздән Нурия авылның «беренче» егетенә, аумакай, сугыштан качып калган Мәхмүткә кияүгә чыга. Әнисе үлеменнән соң япа-ялгыз калган Ильясның көннәрен эчүгә сабышкан ирдәүкә Һадия «бизи». Ильяс хакына ул начар гадәтеннән арына, балага уза. Ләкин колхоз рәисе Мәхмүт Һадияне эшкә куа, авыр капчыклар ташыта. Һадиянең баласы төшә. Шунда Ильяс ике дустын Мәхмүткә каршы чыгарга күндерә, тик иптәшләренең берсе сатлыкҗан булып чыга. Ильясны, халык дошманы дип, төрмәгә ябалар. Ун елдан иреккә чыкканда тормыш Ильяска икеләтә сынаулар әзерләп куйган була. Авылда аны беркем көтми. Һадиясе эчеп үлгән. Яшьләр сугыш ветераннарын санга сукмый, ә Брежнев керткән ташламалар аркасында хәтта күралмыйлар.

Күргәнебезчә, Ильяс ролен башкаручы Ленар Миңлемуллинга җиңелгә туры килми. Образ үзгәрешләрсез бирелә, Аллага каршы чыгу белән чиктәш иҗтимагый протест рухы сүрелми. Ильяс авылга ачулы, өмете өзелгән, идеалларын югалткан кеше булып кайта. Коммунистик пропагандадан башы буталган Тәлгатьнең күзен ачарга тырыша ул: халыкның шулкадәр фәкыйрьлеккә төшүе җинаятькә тиң. Өзелгән аягы дәүләт алдындагы бурычын артыгы белән каплый дип, Ильяс эшкә йөрүдән баш тарта. Тормышның һәр типкәсеннән, Газраил белән һәр сөйләшүдән соң ярсып чыгырыннан чыга. Финалда Ильясның тормыш юлы башланган ноктасына кире кайта – ул янәдән сугыш кырында. Кабат үлем каршында «Яшисем килә!» дип ялвара. Шулай итеп, гаделсез газаплардан торган тормышка ябышып яту нигә кирәк, дигән сорау җавапсыз кала. Бу аңлаешсызлык шик уята: авыл егетенең гыйсъянчы холкын, диссидент карашларын психологик яктан исбатлап буламы?! Ни дисәң дә, Ильяс Берлинга кадәр барып җитә – һәр солдат та моны булдыра алмаган бит. Күбесе беренче бәрелештә үк, аннан да күбрәге – өченчесендә һәлак булган. Йә хәйләкәрләр, йә бик бәхетлеләр генә ул кырылыштан исән чыккан. Ильясны беренчеләр рәтенә дә, икенчеләргә дә кертеп булмый. Ралиф Кинҗәбаевның үлем фәрештәсе гади бер солдатка ник моның кадәр бәйләнгәне дә бик аңлашылып бетми. Шулай да Газраил ролендәге Әхнәф Исрафилов ышандырып уйный: бер яктан караганда ул зәһәр үлем өрәге, икенче яктан – үгет-нәсихәт сөйләүче авыл имамы. Аның максаты – сынау-лар аша тәкәбберне догага китерү (ә димәк, Аллаһы юлына бастыру).

Ахыр чиктә ул Ильясны күндерә – финалда фатиха сүрәсе яңгырый. Спектакльнең төп фәлсәфи фикере анык түгел, аның каравы көнкүреш хәлләрне тасвирлаучы күренешләр көчле куелган. Менә Миңгол (Рөстәм Муллин) белән Халидә (Рәзилә Муллина), сугыштан соңгы чор өчен бик мул күчтәнәчләр – күмәч һәм өч йомырка алып, Нурияне башка борчымауларын сорап, Ильяс белән Хатирә (Гөлшаһидә Сәләхова) йортына киләләр. Ата-анага Нурияне аягында нык басып торучы Мәхмүткә кияүгә бирәсе иде, гаиләдә кечкенәләр тагын бишәү бит әле, аларны да кеше итәргә кирәк.

Икенче бер күренеш – чакырылмаган кунак булып Ильяс туй мәҗлесенә килеп керә. Моңарчы да читенсенеп кенә утырган кунаклар бөтенләй үк катып кала. Ильяс упкынга ашкынган сыман сәхнә чигенә килеп баса.  Күңелендәге бар әрнү-сагышын «Нурия» җырына сала. Хисчәнлеге, музыкаль басымы белән бу эпизод опера спектакленекенә тиң. Бу минутта Ленар Миңлемуллин пәһлеван Җәлилне хәтерләтә.

Өйгә Һадия атылып керә, телогрейкасын чишеп җибәреп Ильяска ташлана, үзен кияүгә алуын ялвара – исерек Һадия ролендәге Чулпан Бәдретдинова уеныннан шаккаткыч тәэсир аласың. Ильяс, Тәлгать (Рифат Хафизов), Әгъләм (Руслан Әхмәтҗанов) – ирләрнең аралашуы да чынбарлыкка якын. Авылдашын саткан Әгъләм исә бигрәк мескен һәм җирәнгеч!

Пьесаның фәлсәфи юнәлеше һәм аның иҗтимагый-психологик укылышы арасындагы мөнәсәбәт режиссёр үзе өчен беренчел дип билгеләгән бурычтан гыйбарәт. Дамир Сәмерханов яшь буынга сугыштан соңгы чор турындагы дөреслекне җиткерергә тели. Мәңге хәтердән чыгармасыннар: ачлык та, ялангачлык та, өч тиен хакына хәлдән тайганчы бил бөгү дә булган. Ризыкка карата олы ихтирам темасы да спектакльдә шуннан килә: бәрәңгене дә Ильяс баллы төш ашаган кебек тәмләп ашый, ипинең дә һәр сыныгын кадерләп, җиргә төшкән валчыгына кадәр җыеп каба. Гүя ул ашамый – гыйбадәт кыла.

Эпизодик рольләр спектакльнең бер бизәге булып тора: авыл кызлары (Гүзәл Хамматуллина, Зәлия Хөсәенова) һәм милиционерлар – беренчесе Ильясны кулга алган 50нче еллар миллиционеры (Илназ Минһаҗев), икенчесе 70нче елларныкы (Ильяс Закиров), монысы инде геройны төрмәдән чыккач «изә». Милиционерларның икесе дә күбесенчә рәссам Ленар Гыйльметдинов ярдәмендә истә кала: совет заманының төрле елларына туры килгән милиция формасын төгәл сурәтләгән ул.

Гомумән, сценография уңышлы дияргә кирәк. Сәхнә артына эленгән тукымага җентекләп сурәт төшерелгән (Минзәлә театрының яраткан алымы) – сугыш утында исән калган авыл. Аклы-каралы пейзажга туры китереп декорацияләр төзелгән – сәхнәнең ике як кырыендагы ишелер-ишелмәс киртәләр.

Спектакльне караңгы экзистенциаль драма дип билгеләп тә була. Гәрчә Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата һәрчакта да мондый ваемсызлык булмаган. 1965 елдан алып аларны хөрмәтләп, президиумнарга утыртып, юбилей медальләре белән бүләкли башладылар: «Бөек Ватан сугышында җиңүгә егерме ел», «Бөек Ватан сугышында җиңүгә утыз ел», «Бөек Ватан сугышында җиңүгә кырык ел». Сугышта катнашканнарны гына түгел, тылда хезмәт куйганнарны да бүләкләделәр. 1970 елларда ветераннар күп кенә өстенлекләргә ия була: кибет һәм хастаханәләрдә аларны чиратсыз кабул итәләр, фатирга түләгәндә, телефон тоташтырганда ташлама ясыйлар, дефицит товарлар белән тәэмин итәләр. Дәүләтнең ветераннарга карата мөнәсәбәте елдан-ел үзгәрә. Ралиф Кинҗәбаев шушы динамиканы күрсәтсә, Ильясны бәхетсезлекләр белән генә түгел, материаль байлык белән дә сынап караса, драма кызыклырак килеп чыгарга мөмкин иде, минемчә.

Тәнкыйтьче Нияз Игъламов исә «Тилмереп дога көткәннәр» драмасының хатын-кыз героинялары спектакльне мелодрама ягына тарта, дип саный. Шулай булгач, мелодраматик юнәлешне көчәйтергә – Ильяс белән Һадиянең улын исән калдырырга кирәк. Төп геройның яшәргә теләге, тормыш итәргә этәргече булырга тиеш бит. Режиссёр Дамир Сәмерханов бу тәкъдим белән килеште сыман. Бәлки киләчәктә Ильясның төрмәдән кайтып, газап тулы җирдә нәселен дәвам итәчәк улы белән күрешкән тетрәндергеч мизгелләрне дә күрербез.

Ничек кенә булмасын, Минзәлә драма театрының премьерасы – Башкортстанның халык язучысы, сугыш ветераны, Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлаган Анатолий Юмабай улы Генатуллиннның (Тәлһә Гыйниятуллин) иҗаты белән танышу өчен бер сәбәп. Генатуллин «Рябиновая гора» (1969), «Аю-таш» (1975), «Золотая моя колыбель» (1984) китаплары авторы. Аның «Атака», «Сто шагов на войне», «Туннель» дигән повестьлары фронт чынбарлыгын тормышчан гәүдәләндерүе белән югары бәягә лаек.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
570
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Хәмдүнә Тимергалиева вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы