Традицияләрне яңартып

Кичәдә Әтнә театры белән Камал театры арасында озак еллар дәвам иткән традиция – Халыкара театр көнендә кунакка йөрешү йоласы яңартылды. Моннан 40 ел элек режиссер Марсель Сәлимҗанов бар иткән бу күркәм гадәт соңгы дистә елда тукталып торган иде.

Быелгы бәйрәмдә Камал театрының олпат артистлары белән янәшә ике театрның да яшьләре чыгыш ясады. Мәңгелеккә арабыздан киткән театр әһелләренең исемнәре тагын бер кат күңелгә уелды. Тамашачы, тын да алмый, сәхнәдән ишетелгән һәр сүзне, җөмләне, һәр көйне, җырны йөрәгенә сеңдереп утырды. Бәйрәмдә Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре, башкала журналистлары катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
194
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Халык борчыла: Илсөя Бәдретдинова ике операция кичергән!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Өйдән чыгар өчен СМС-пропускны ничек алырга?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы