Яңа татар киносы

 Фильмның сценарий авторы – Рабит Батулла, режиссеры – Фәрит Дәүләтшин. Күренекле шагыйребез Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап төшерелә башланган бу фильмны агымдагы елның май аенда башкарып чыгалар. Съемканың шактый өлеше Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрында уза. Төп рольдә әлеге театрның артисты Илфат Камалиев уйный.

«Күк капусы ачылганда» фильмы бу елның 5-11 сентябрендә узачак VIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә дә тәкъдим ителгән. Сүз уңаеннан, быел фестивальгә Татарстан режиссерлары төшергән фильмнар шактый күп тапшырылган, шул исәпле фестиваль дирекциясе параллель рәвештә «Татарстан киносы көннәре»н үткәрү мөмкинлеген күздә тота.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
705
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Невосполнимая потеря в мире театра
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы