«Алтын битлек» Россия Милли премиясе номинантлары игълан ителде. «Гамлет» спектаклендә Клавдий роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры актеры, Татарстан Республикасының халык артисты Илья Славутский номинант булды! Горурланабыз һәм зур түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәчәкбез!