Айгөл Бариевадан кайгылы хәбәр

Шушы көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариевадан кайгылы хәбәр килеп иреште. Артистның якын дусты Клара Шәмсиәхмәтова якты дөньядан киткән. «Заманында Рушания апа белән бергәләп НКЦда, филармониядә эшләдек», – дип искә ала җырчы.

Хушлашу язмасы астындагы комментарийлардан мәрхүмәнең сәнгать дөньясында танылган кеше булуы күренә: «Клара, минем өчен – Корстон хуҗасы!!! Кларасыз күз алдымада китермим, андагы тормышны. Нинди генә сорау, нинди генә мөрәҗәгать, барысын елмаеп чишә торган Клара...»

Җырчы Нурзәдә дә зур югалту уңаеннан хушлашу сүзләре калдырган.

Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Автор: А.Галимова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
148
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ренат Шәмсетдиновны котлыйбыз!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы