Алинә Заһитованы правасыз килеш рульдә йөрүдә гаеплиләр. ВИДЕОсын үзе элгән

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Алинә Заһитова белән бәйле яңалыклар бу арада бик үк күңелле түгел. Милләттәшебез бер-ике көн элек, төгәлрәк әйтсәк, 18 май көнне үзенең 17 яшьлеген бәйрәм итте. 18е тулмауга да карамастан, ул инде руль артында йөри икән.

Видеоны ул социаль челтәрләргә үзе элгән. Роликта ул автомобиль йөртә. «Матбугат.ру» исегезгә төшерә, Россиядә җиңел машина йөртү хокукын бары тик 18 яшьтән генә бирәләр. Видеодан күренгәнчә, Алинә куркынычсызлык каешларын да эләктермәгән. 

Бу җитешсезлекләргә күпләр игътибар итте. «Комсомольская правда-Ижевск» язуынча, хәлләр Ижевск шәһәрендә булган, Алинәнең туган ягында.

− Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара, - дигән журналистларга Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Мөгаен, Алинәне штрафка тартырлар. Ә, бәлки, тартмаслар да.

Чыганак: Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
112
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ренат Шәмсетдиновны котлыйбыз!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы