Алмаз Мирзаянов кемне урынына утыртты?

Киңәш бирүчеләр күп кешегә да ошап бетми, ахрысы. Кайберәүләрнең чикләре юк: кирәкме, кирәк түгелме, киңәш тараталар.  Аларга кагылмаган һичнәрәсәгә катышып һәм белешеп торган кешене Сезнең җенегез дә сөймидер ул? Җырчы Алмаз Мирзаянов андый кешеләргә аптырап тормый – үз фикерен туплап пост яза.

Соңгы арада Алмазның фотолар астында негатив калдырган кешеләр күбәйде. Моны эшләмәгез, болай сөйләмәгез – үзләре белгәне кадәр өйрәтәләр, имеш. Җырчы йөргән имеш-мимешләргә еш кына игътибар итә. Соңгы постын да ул аны сөймәүчеләргә багышлап язды. 

Сүзен Алмаз аны чыннан да яратып, борчылып торган кешеләргә багышлап башлый, ләкин аннан соң салмак кына хейтерларга күчә. «Әйдә, бер елмай да, шул хыялларыңның берсен генә булса да чынга ашыру өчен бер кечкенә генә булса да «адым» яса әле бүген!» – дип бетерә ул.

Пост астында күбесе Алмазны яклый һәм төпле акыллы фикер йөртүче кеше дип атыйлар. Ә Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @almazinde

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Утырыгыз әле, бер әйбер әйтәсе бар! ✌️ Рәхмәт сезгә! Безнең өчен борчылып торганыгыз өчен, матур сүзләрегез һәм урынлы чеметеп алуыгыз өчен дә рәхмәт! Бөтен эшегезне калдырып безне күзәтеп барасыз икән, без дә, гади генә булса да бер рәхмәт әйтергә тиештер! ? Алайса, негатив язучыларга күбрәк игътибар бирелә, ә күүп матур комментарийлар җавапсыз кала. Сез язганны укыганнан соң без кичергән хисләрне сезгә дә татырга насыйп булсын! Ләкин, яхшысын гына! Тыртый-пыртый язучыларга да яхшысыннан гына өлеш чыксын! ✌️ Гаиләләрегез имин булсын, тәнегездән сихәтлек китмәсен, күңелегезне тынычлык ташламасын, иман нуры балкысын, якыннарыгызның җылысын тоеп, елмаеп-көлеп, мул тормышларда яшәргә насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә! Изге ниятле хыялларыгыз тормышка ашсын! Әйдә, бер елмай да, шул хыялларыңның берсен генә булса да чынга ашыру өчен бер кечкенә генә булса да "адым" яса әле бүген! ✊ Или ятып тор

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
89
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Состояние Димы Билана ухудшилось
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • «...Өч аршын җир җитә»
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы