Һава торышы үзгәрә

Татарстан һәм аның башкаласы территориясендә яңгыр һәм яшен булуы ихтималы саклана. Якындагы тәүлектә һава торышы аязучан болытлы. Төнлә һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнчыгыштан, талгын, 15-20 метр тизлектә.

15 майда Казанда көндез термометр баганалары +27-29 градуска кадәр күтәреләчәк,ТРда +25-30 градуска кадәр.

16 майдан башлап Татарстанда бераз салкынайта. Төнге температура +12-17 градус, көндезге температура + 21-26 градустан югары булачак. Пәнҗешәмбе көнне шулай ук яңгыр, урыны белән боз, күпчелек районнарда яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын.

17 майда салкынрак булачак. Төнлә һава +6-11 градуска кадәр җылытыла, көндез температура +11-16 градус тәшкил итәчәк. Төнлә яшенле яңгыр,урыны белән боз көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Автор: Александра Иванова

Фото: Город Казань KZN.RU

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
127
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ландыш Нигъмәтҗанова бәби көтә
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
  • Связь поколений
Реклама
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы