Биләр дастаны (өзек)

Беренче өлеш

Хуҗалар тавы. Төн. Кошлар сайрый. Ара-тирә кәккүк авазы яңгырый. Төрле яклап Ияләр ишетелә башлый. Аерым-аерым да, берьюлы да. Төрле-төрле шәүләләр. Агачлар арасында ухылдау, елга буенда су чәчри, яр буйлап ут өермәсе тәгәри... Бер якынаеп, бер ерагаеп Кам барабаны тавышлары ишетелә, шул якта шәүләләр уйный, адәм заты шәүләләре дә чагыла. Яфракларны шомлы шаулатып, вакыт-вакыт йә кискен, йә салмак кына җил исеп куя. Җил тавышы көчәя бара. Ияләр тынып кала...

ҖИЛ:
Чү! Хуҗалар! Ия-рухлар!
Ш-ш-шып! Бер мизгел, түзегез-з!
Халык җыелган аланга, –
Күрсен күңел күзегез!

СӨЛӘЙМАН:
Бөек Күкләр йомышчысы,
Ияләр дусты – Ил-кам.
Тукта берсәк камлавыңнан –
Замана суга там-там!

Барабаннар кагалар. Яктырткычлар халыкны яктырып-күрсәтеп ала. Ара-тирә Ияләр нәрсә хакындадыр бәхәсләшеп-шаулашып куя. Сүз башлангач тавышлар салмак кына югала.
Сөләйман Аланга җыелган халык белән таныштырып үтә. Үзләре турында ишеткәч, һәр төркем җанланып ала, кычкырыпмы, сызгырыпмы – җаннары кушканча күңеленә тулган хисләрен белдерә.

Дәвамы бар.

Автор: Сөләйман

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
238
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Юк кына сәбәп аркасында аерылыштык...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • «Наше время – Безнең заман»
  • «Наше время – Безнең заман»
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы