Фирдүс Тямаев: «Ир-ат эшләргә тиеш!»

Җырчының «әзерлек бара» исемле видеосы инстаграмда пәйдә булды. Биредә артист концертларга ничек әзерләнгәнен сөйли һәм  яхшы форма серен чишеп җибәрә.

Артист күнегү вакытында төшерелгән видеоязманың өлешен инстаграмга кертә.«Дуслар, ир-атны ял иттерергә ярамый – кабан дуңгызы кебек була. Ир-ат эшләргә, тик кенә ятмаска тиеш», – ди ул. 

Фирдүс үзе дә быел 4-5 килограмм җыйган. Киредән үз формасына кайтыр өчен ул актив физкультура белән шөгыльләнә. «Миннән еш кына сорыйлар: ничек син берничә сәгать буе аягыңда басып торасың, биисең һәм шул арада җырлыйсың да? Моның өчен иң яхшы күнегү: йөгергән арада җырларга » – дип, артист үзенең үрнәгендә күнегүләр вакытында җырлап күрсәтә.

Видео астында укучылар Фирдүсне күәтлиләр һәм кәефне күтергәне өчен рәхмәтлиләр. 

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
109
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Состояние Димы Билана ухудшилось
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • «...Өч аршын җир җитә»
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы