И Алмаз, Алмаз...

Алмаз Мирзаяновның өйләнгәнен беләбез инде. Аның никахлы хатыны Зөлфирә Шәйдуллина Алмазның төркемендә җырлый.

Алар язмышларын бергә бәйләгәннән соң күпләрнең башында сорау туды, алга таба да алар шул рәвешле үк җырларлармы, яисә Мирзаяновлар дуэты булырмы? Күптән түгел журналистлар Алмазның үзенә дә бу турыда сорау бирделәр. Алмаз хатын-кызның кияүгә чыккач паспортта ире фамилиясен алып, сәхнәдә үз фамилиясе астында җырлавын аңламавы турында әйтте. Дуэт буларак чыгыш ясамыйбыз, афишалар да андый булмас, Зөлфирә декретка киткәч тагы үзгәртәсе була бит аларны, дип җавап биргән иде.

Алмаз Алмаз инде, инстаграмда яңа сезонга афиша чыгарган, ә андаааа, Мирзаяновлар килә, Алмаз Зөлфирә дип язылган. И Алмаз, Алмаз...

«Болай булды бу! Дуэтлы концертлар болай да күп, Мирзаяновлар дип чыкмыйбыз, ничек Алмаз концерты булган, шулай кала дип йөргән кеше идем әле мин бер ай элек кенә! Зөлфирәгә моңа кадәр һәр концерттан бөтен группага түләгән шикелле зарплата түли идем бит инде. Калган сумманы үземнең чыгымнарга, рекламага, ротациягә тота идем. Калса инде. Уйладык уйладык та, хатынга зарплата түләп ятып булмас дип, тотынышып кулны кулга, бәйлик әле уйны уйга дип җырлап, бергәләп афиша ясап куйдык әле! Дәвамы хәерле булсын! Мин выигрышта калдым булдымы соң инде монда?! Ротациянең нәрсә икәнен гуглить итеп чыкканнан соң булса да фикерегезне язырсыз әле яме. Гуглить дигәнне гуглить итүчеләр дә булыр әле. Нинди кугәрчен теле бу дип әйтүчеләр дә булыр. Короче, юл арыта инде ул», дип язган Алмаз.

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: almazinde

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Болай булды бу! ✌️ Дуэтлы концертлар болай да күп, Мирзаяновлар дип чыкмыйбыз, ничек Алмаз концерты булган, шулай кала дип йөргән кеше идем әле мин бер ай элек кенә! ?? Зөлфирәгә моңа кадәр һәр концерттан бөтен группага түләгән шикелле зарплата түли идем бит инде. Калган сумманы үземнең чыгымнарга, рекламага, ротациягә тота идем. Калса инде. ? Уйладык уйладык та, хатынга зарплата түләп ятып булмас дип, тотынышып кулны кулга, бәйлик әле уйны уйга дип җырлап, бергәләп афиша ясап куйдык әле! ? Дәвамы хәерле булсын! Мин выигрышта калдым булдымы соң инде монда?! ???? Ротациянең нәрсә икәнен гуглить итеп чыкканнан соң булса да фикерегезне язырсыз әле яме ? Гуглить дигәнне гуглить итүчеләр дә булыр әле ? Нинди кугәрчен теле бу дип әйтүчеләр дә булыр. ??? Короче, юл арыта инде ул.

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
279
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Иркә: «Бу сорауга беркайчан да җавап бирмим»
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
  • Связь поколений
Реклама
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы