Илсөя Бәдретдинова үзендә чир тапкан

Эстрадабызның бердәнбер «атказанмаган» популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова телевизорда бер кызыклы тапшыруга юлыккан. Биредә сакаллы табиб шизофрения авыруының симптомнары белән таныштырган. Әлеге исемлектә иң беренче урында эт, яки мәче, ягъни хайваннар белән сөйләшү тора икән. Менә сиңа кирәк булса! Илсөя Бәдретдинова да әлеге үзенчәлекне үзендә тапкан, күрәсең. «Дальшесын тыңламадым хәттә... Булды инде бу...» – дип яза артист үзенең Инстаграм тасмасында.

Бер дә аптырарлык сәбәп юк, хайваннар белән сөйләшмәгән кешене табарга кирәк әле. Илсөядә генә түгел, иҗатташ дуслары Айгөл Бариева, Илшат Вәлиевтә дә бар икән ул чир. Соңгысы исә, «Сөйләшү генәме... Киңәшләшәбез», – дип комментарий калдырган.

Я, тагын кайсыгызда бар Илсөянең чире?

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
129
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ренат Шәмсетдиновны котлыйбыз!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы