Интернет-диета: ничек ябыгырга?!

Россиянең супер-моделе Наталья Водянова үз фанатларын фотосессияләр белән сыйларга ярата. Әмма соңгы арада йолдыз интернеттан югалды.

Социаль челтәрдә утыручылар инде кайгыра башладылар: сторис та, фото да юк. «Юкка чыгуның» сәбәбе шунда икән: Водянова Испаниягә ял итәргә киткән. «Тормышымда беренче тапкыр мин смартфон кулланмыйча, ялгызлыкта өч көн уздырдым, матурлыкны фотога төшерүдән, Антуан һәм балалар белән сөйләшүдән тыш аның белән кулланмадым», — дип хәбәр итте ул соңгы постында.

«Минем белән  һәрвакыт янәшә булган кечкенә кызга колак салдым, аңа күпчелек вакыт җитми иде», — дип өстәде Водянова.

Шунысы кызык, интернет-«диета» фикерләргә генә түгел, гәүдәгә да файдага гына булды. Моны исә пост астындагы комментаторлар билгеләп уздылар. Алар фикеренчә, Водянова хәзерге вакытта иң яхшы форма да.

Автор: Гөлназ Вәлиева

Фото: @natasupenova

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
184
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ренат Шәмсетдиновны котлыйбыз!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы