Кәриев театры артсистларыннан шәп рецепт

Ялларда нәрсә пешерергә белмисезме? Кәриев театры артистлары Ильназ һәм Рузанна Хәбибуллиннардан менә дигән рецепт!

Кәриев театры инстаграмында яшь пар белән видеоязма пәйда булды. Биредә актёрлар тамашачыны французча ит пешерергә өйрәтәләр. 

Моның өчен кирәк булачак:
тавык ите;
сыр;
ананас кисәкләре;
майонез.

Беренчедән итне төеп алырга кирәк. Итне борычлап тозлыйсыз. Аннан соң аны калайга тезәсез һәм майонез сылыйсыз. Өстенә вак итеп туралган ананас кисәкләрен саласыз. Соңгы итеп сыр сибәсез һәм тавыкны духовкага пешергә тыгасыз. Әзер булгач, итне помидор белән бизисез. 

Тәмле булсын, хөрмәтле укучыбыз! 

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @_ruzanna_kh

Видео: Инстаграм @teatr_g.karieva

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
207
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Коткарыплар кала алмадылармы? Эх...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • «Наше время – Безнең заман»
  • «Наше время – Безнең заман»
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы