Камал театрында Гүзәл Сәгыйтова пьесасы буенча репетицияләр башланды

Камал театрында бүген Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» һәм Александр Володин әсәре буенча куелган «Санаулы көннәр» спектакльләренә репетицияләр башланып китте. Җәйге ялдан соң үткәрелгән труппа җыеныннан соң әлеге спектакльдә катнашкан артистлар репетицияләргә таралдылар.

ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер, «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Айдар Җаббаровның Камал театрында «Санаулы көннәр» спектаклен куячагы үткән сезонда ук хәбәр ителгән иде. Сәхнә әсәре Резеда Гобәева тарафыннан татарчалаштырылган. Рольләр бүленгән. Төп рольләрдә Рамил Төхфәтуллин белән Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Алсу Каюмова, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Алмаз Борһанов.

Бүген Фәрит Бикчәнтәев Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» пьесасы буенча да репетицияләр башланды. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев үзе куя. Спектакльдә Әзһәр Шакиров, Ләйсән Фәйзуллин, Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Гүзәл Шакирова, Мәрьям Йосыпова һәм Артур Шәйдуллиннар катнаша.

«Томан» спектакле өч әсәрдән торган трилогиянең бер спектакле булачак. Аның премьерасы 22 октябрьгә планлаштырыла. «Санаулы көннәр» спектакле 7 ноябрьдә тәкъдим ителәчәк.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Салават Камалетдинов/архив

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
144
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ландыш Нигъмәтҗанова бәби көтә
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
  • Связь поколений
Реклама
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы