Продюсер җырчыны гаепли

“Линар Белый” проектының продюсеры Илнур Асаинов проектның солисты – “Линар Белый” булып чыгыш ясаган Линар Вәлиев белән хезмәттәшлек итмәячәк. Бу хакта продюссер “Татар-информ” журналистына белдерде. Ул җырчыны халыкны һәм үзен алдауда, әхлаксыз гамәлләрдә гаепли.

“Линар 9 июнь көнне юкка чыкты. Без эшләргә тиеш 10 концертта катнашмады. Шалтыратуларны кабул итмәде. Бүздәк районында исерек килеш концертлар биреп йөргән. Линарда җырларның “минуслары” юк. Димәк, ул, фонограммага җырлап, кешеләрне алдый”, - диде продюссер “Татар-информ”га.

Аның сүзләренчә, Линар хокуксыз рәвештә җырларны башкаруны дәвам итә. “Закон буенча җавап бирәчәк”, - дип яный Илнур.

Линар Вәлиев “Татар-информ” журналистына җавабында продюссерын гаепләде. “Ике ел дәвамында бушлай эшләдем. Илнурга болай эшлисе килмәвемне яхшылап әйтеп карадым, ул аңламады”, - диде җырчы. Ул үзенең исерек килеш халык алдына чыкмавын әйтте. "Бүздәктә бер сәгатьлек концерт куйдым. Эчмәдем, туганнарым шунда иде", - диде Линар.

Җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә продюсер белән килешүне таркату турында сөйләшүнең бөтенләй булмавын әйтте. “Мин бу хакта белмим. Килешүне үзе таркатты бугай ул. Нишләп җырларны миңа башкарырга ярамасын?!” – дип җавап кайтарды җырчы.

  • “Линар Белый” проекты 2017 елны дөньяга килде. Аларның “Сандугачлы туган ягым”, “Яраттым”, “Бәгърем” дигән җырлары бар. Алар Уфа шәһәрендә эшли. Аның "Сандугачлы туган ягым" клибын 80 меңнән артык кеше караган.
  • Фото: Линар Вәлиев архивыннан.
  • татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
207
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ренат Шәмсетдиновны котлыйбыз!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы