Шарапов Рамиль: «Ник мине инстаграмга куймадың?!»

Җырчы Рамил Шәрәпов юмор остасы  Юрий Гальцев белән төшкән фотоны инстаграмга урнаштырды. Бу фотоның кызыклы кечкенә генә тарихы да бар икән.

«Бу фотога хәйран вакыт узды инде. Телефонны актарып утырганда, Гальцев абый @galtsev_yuriy килеп чыкты да, «Ник мине инстаграмга куймадың?» – ди. Май аенда Буада фестиваль булган иде. Бөтенесе пышылдаша: «Буага Юрий Гальцев килгән», – ди. Минәйтәм, неужели килгән?! Барып карасам, мине генә көткән кебек елмаеп басып тора! Әле дә күз алдымда: «Фотога төшик әле сезнең белән»,– дим (как будто татарча анлый). Ике фотограф басып тора. Мескенкәем кайсына карарга белмәде ахрысы. Мин берсенә карыйм, ул икенчесенә.», – дип уртаклашты ул.

Әмма җырчының артист белән төшкән фотосына барысы да ышанып бетми. «Фотошоп бу, шуңа күрә кырыйга караган», – дип фаразлаучылар да бар. Ышаныргамы, ышанмаскамы  фотоның дөреслегенә – бу Сезнең эшегез. Ләкин йолдызлар белән төшкән фотогыз булса, безгә дә җибәрә аласыз.

Автор: Г Вәлиева

Фото: Инстаграм @sharapovramil

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
71
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Состояние Димы Билана ухудшилось
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • «...Өч аршын җир җитә»
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы