«Җыйдык җиләк, җыйдым җиләк...»

Җәй – ел фасылларының иң «татлы» вакыты. Ул –  яшелчә, җиләк-җимеш вакыты. Соңгысы җитешеп тә килә инде. Күбегез быел кырлар-урманга барып җиләк-җимешнең тәмен татып карагандыр, мөгаен?

Җырчы Алсу Фазлыева әнисе белән җиләк җыярга барып кайткан. Җиләк тулган чиләк белән төшкән фотоны җырчы инстаграм социаль челтәрендә урнаштырган. «Җиләкне ашавына караганда, җыю процессы ныграк ошый. Үзе бер рәхәт!» - дип язган ул.

Җиләк җыйган арада алар хәтта уен да уйнап алганнар. Җырчы әнисе белән кайсысы җиләк турында күбрәк җыр белгәнен сынашып караган. Әлбәттә, ярышны өлкән буын җиңгән.

Ә Сез җиләкне ничек җыясыз?

Автор: Гөлназ Вәлиева

Фото: Инстаграм @alsufazlyeva

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Без дә әни белән җиләккә бардык. Җиләкне ашавына караганда, җыю процессы ныграк ошый. Үзе бер рәхәт! Урманда әни белән кызык уен уйнадык. Бер-бер артлы җиләк турында җырлар җырларга тиеш идек. Беләсезме, кем җиңде? Әни! Ул миннән күбрәк җырлар белә икән! Ә сез җиләк турында нинди җырлар беләсез? "Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк, җиләктән кайтып киләм. Җир җиләге ничек тәмле, сезне дә шулай сөям". Ә сезнең вариантлар нинди? #алсуфазлыева #алсуазатфазлыевлар #жилэк

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
77
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Состояние Димы Билана ухудшилось
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • «...Өч аршын җир җитә»
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы