Логотип
Сәхнә түре

Мәүлидә Нургали: «Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшим”

Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Мәүлидә Нургали (аның сәхнә аты) “Сәхнә” журналына әңгәмәсендә балачакның кадерле хатирәләре, гаилә кыйммәтләре, сәнгать тормышы турында, тәнкыйтькә һәм дингә мөнәсәбәте турында сөйләде.

 

“Әбинең Коръән укыганы күңелгә сеңеп калган”

– Мәүлидә апа, кешегә кендек каны тамган туган туфрак иң кадерле, изге урын. Сез тумышыгыз белән татарлар күпләп яшәгән, бүген дә халкыбызның гореф-гадәтләре, дине, әдәп-әхлагы сакланып калган Чувашиянең Батыр районында туып үскәнсез. Балачак мизгелләрен искә алып китик әле.

– Безнең гаиләбез бик зур: ун бала без, мин – сигезенчесе. Әниләргә һәрчак: “Әле дә ярый унны тапкансыз, сигезенчесе мин булмаган булыр идем”, – дип шаяртып, рәхмәт әйтә идем. Әти-әниемә рәхмәтлемен. Алар һәрвакыт эштә иделәр – кибеттә эшләделәр, шуңа да әнинең безнең белән утырганы исемдә калмаган. Без үскәндә әнием ягыннан әби-бабайлар исән иде, йортлары кибеттән ерак түгел – аларга еш кунакка барып йөрдем.

Мин шук бала булдым. Шул ук вакытта тыңлаучан идем. Өйдә эш кушсалар йә әбиләргә, йә кибеткә әниләргә бара идем, чөнки өйдә кызлар күп – без биш малай, биш кыз – миннән олы өч апам бар. Әби йә су керттерә, йә идәнен юарга куша иде. Әбиебез чисталыкны, пөхтәлекне бик яратты, тәм-томнар белән сыйлап торды... Әбиләрдән кибеткә төшеп китә идем. Әниләргә сатышырга булыштым: складка да чыгып керә идем, нәрсә кушалар – шуны эшләдем.

Әби белән бабай намазларын калдырмады. Икесе дә ап-ак киемнәрдән, пөхтәлекне яраттылар. Әби бик уңган, бабай ап-ак сакаллы, өстәл өстендәге лампаны кабызып, китаплар укып утырганнарын хәтерлим. Безне дини яктан тәрбияләргә әнинең вакыты җитмәгән, шуңа да, әбинең Коръән укыганы күңелгә сеңеп калган. Куна калсак, әби безне сүрәләр укып йоклата иде. Хәтеремдә: тешем сызлаган вакытта да сыйпап-сыйпап догалар укыды, тынычланып китә идем.

Ул вакытта башка замана, дин беренче урында булмады, без дә җиңел карашлы булып үстек. Менә хәзер еллар үткәч кенә бу хакта уйлана башладым. Тормышта югалтулар булгач, үзеңнән-үзең бу адымга килеп җитәсең икән. Минемчә, һәр кешенең тормыш юлы берничә этапка бүленә: балачак, яшүсмер чак, гаилә тормышы – иң төп этап. Өч этапта да син өч төрле халәттә буласың. 

– Алай да, күп балалы гаиләдә һәр балага да игътибар җитеп бетмидер ул?

– Бу хакта беркайчан да уйланганым булмады. Шулай тиеш дип санадым. Кайбер кешеләр, еллар үткәч, үпкәләрен искә төшереп сөйли... Миндә андый нәрсә юк. Әти белән әниебез безне кочаклап, сыйпап үстермәде. Шулай да, иманым камил, әтием дә, әнием дә барыбызны яратты. Аллаһы Тәгалә әни белән әтигә ун бала насыйп иткән. Мәсәлән, ун пирожки пешерәбез икән, аның камыры бер булса да, эчлеге төрле-төрле. Без дә нәкъ шул: уныбыз да бер “камырдан”, ләкин уныбыз да төрле, холыкларыбыз белән дә аерылып торабыз.

 

 “Яшь вакыттан ук җырларга яраттым”

 

Ләкин Сезнең күңелгә сәнгать, мәдәният өлкәсе якын булып чыккан.

– Аллаһы Тәгалә җырлый белү сәләтен биргән. Яшь вакыттан ук җырларга яраттым. Кечкенә вакытта су алырга дип, урамга коега чыга идем. Ә анда – күрше бабайлар!  Җырлатмыйча өйгә җибәрмиләр иде. Мәктәптә, мәдәният йортында да җырлатмыйча калдырмадылар. Буем кечкенә булганлыктан клубта урындык өстенә басып җырлатканнары, спектакльләрдә катнаштырганнары исемдә. Кешенең язмышы алдан билгеләнеп куела диләр бит, шулай язылган булган, күрәсең.

Күбрәк русча җырлар тыңлап үстек. Без үскәндә радиодан бары иртән генә бераз татар тапшыруларын ишетә идек. Аның каравы, кечкенәдән үк русча укып, рус телен белеп үстек.

Ни өчен тормыш юлыгызны Чувашиядә түгел, ә Казанда дәвам итәргә уйладыгыз?

– 10нчы сыйныфны тәмамлагач, әни белән Чабаксардагы педагогика университетына юл тоттык. Университет бусагасын атлап керүгә: “Әни, әйдә кайтабыз. Монда укырга керәсем килми, күңел тартмый”, – дидем.

Күңел Казанга тарткан, димәк.

– Әйе. Казан күңел түренә кереп урнашты, мин бу шәһәрне шулкадәр яраттым. Үземне Татарстан кешесе дип тә әйтсәм була, чөнки гомеремнең 17 елы гына Чувашиядә үтте. Студент вакытында ике атнага бер тапкыр туган авылыма кайтып йөрдем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, Татарстанда калдырырга теләделәр. Мине Балтач районына эшкә чакырдылар, ләкин анда калмадым. Язмыштан узмыш юк: юллар барыбер Татарстанга китерде. Институтны тәмамлагач, район үзәгендә музыка мәктәбендә эшләдем,

Берзаман мәдәният бүлеге мөдире: “Безгә Фирзәр Мортазинны чакырып булмас микән?” – дип сорады. Ул вакытта Фирзәр Мортазинның бик популяр вакыты. “Белмим бит мин аны, таныш та түгелбез”, – дидем. Ел ярым эшләгәннән соң, Фирзәр абыйлар килеп чыкмасынмы?! Шул вакытта булачак ирем Илсур белән таныштык һәм ике атнадан ул мине килеп алып та китте...

Язмыш шулай язылган икән.

“Мине урлап китсәләр генә инде, дип уйлый идем...”

 

Бик тиз гаилә корып җибәргәнегез. Кешене андый кыска вакыт аралыгында белеп бетереп тә булмый торгандыр, тиз карар кабул иткәнсез.

– Әле яшүсмер чагымда да: “Мине урлап китсәләр генә инде”, – дип уйлый идем. Үзем теләп кияүгә чыга алмам кебек тоела иде. Әмма шулай булып чыкты да. Илсур белән танышкач: “Син миңа ошадың, алып та китәм әле мин сине”, – диде. Бер-беребезне ошаттык, әлбәттә. Мин – Батырда, ул – Буада. Һәм ул үзенең туган көнендә мине машинага утыртып алып кайтып китте. Моңарчы телефоннан бер-ике тапкыр гына шалтыратыштык. Мине алып киткәндә әти-әнием белмичә калды, сорап алмады.

– Ягъни урлап алып китте?

– Шулай булып чыга. Күрше кызы өйгә керде дә, миңа: “Сине анда көтеп торалар”, – диде. Мин чыктым, карасам, Илсур басып тора. Аякларымда киез итек, өстемдә – күлмәк. “Урамда салкын, машинага утырыйк”, – диде дә, бер дә уйламыйча кердем дә утырдым. Уйлап та өлгермичә калдым, машина кузгалды. Алай да, әйтәсен әйттем: “Илсур, син бит мине белмисең. Әйдә, кереп әйтеп чыгыйк”, – дидем. Ул: “Юк, иртәгә килербез”, – диде.

– Никах та укыдылармы?

– Икенче көнне. Әниләрне алып киттек тә, никах та укыдылар.

– Хәзерге заман өчен бу шаккаткыч хәл кебек.

– Әйе, шулай да була икән, дим. Аллаһка шөкер, Илсур белән бергәләп гаилә корып яши башлавыбызга 33 ел булды. Мин – ир хатыны. Ирдән алдан йөрмим. Ир сүзен тыңлыйм. Шуңа күрә, бәлки, иҗат өлкәсендә дә арттаракмындыр. Илсурдан узып бернәрсә дә эшләп йөрмим.

– Гаиләне кордың да, иркендә һәм рәхәттә яши башладың түгел. Еш кына яшь пар үз оясын корып җибәргәндә төрле кыенлыклар күрә, заманасына күрә бер дә җиңел булмагандыр дим. Ничегрәк җайлаштыгыз?

– Авылда җиде ай торганнан соң, акча эшләргә дип, Себергә киттек. Бер елдан соң, улыбыз Роберт туды да, туган якларга әйләнеп кайттык. Илсур: “Мин Себердә яши алмыйм. Иҗаттан башка тора алмыйм”, – диде. Миңа да анда кыен булды. Әнкәйләрдә бер-ике ел тордык та, Казанга күчтек.

Ул вакытта тулай торакта яшәдек. Аннан соң фатир, фатирны сатып, өй алдык. Менә хәзер дә төпле нигез булсын дигән теләк белән, яңа өйгә күченеп ятабыз. Хәерлесе насыйп булсын, Аллаһ теләсә.

Илсур миңа баланы үземә тәрбияләргә мөмкинлек бирде

 

– Профессиягез буенча Сез – хор дирижёры.

– Музыка мәктәбендә ел ярым эшләп алганнан соң, кире чыкмадым. Мин иҗатта ирекле кеше. Бала тапканнан соң Илсур мине эшкә чыгармады, баланы үземә тәрбияләргә мөмкинлек бирде. Фирзәр Мортазин, Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов, Рәсим Низамовлар белән гастрольләргә йөрде ул.

Мин шулкадәр Илсурга рәхмәтле! Ихтыярым булса, хатын-кызларның берсен дә эшләтмәс идем. Бөтен мәхәббәтеңне, җылыңны балага бирәсең бит. Хәзер улым Роберттан шул ук җылылыкны тоям. Кайвакыт Роберт әтисенә сөйләмичә калдырган әйберләрне миңа сөйли, киңәшләшә. Аллаһка шөкер, эгоист булып үсмәде. Итәгатьле, тәртипле булып үсте. Мин хатын-кызларга шундый бәхет телим. Башка әниләрнең балаларын бакчага сөйрәп барганнарын күрәм дә, аларны жәлләп куям. Балаларның психикасына зыян килә бит. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшим.

Гаиләне саклап калу мәсьәләләренә килгәндә, яшәгәндә төрле вакыт була, тавышланмыйча да булмый. Ул яктан мин бик түзем. Бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Аннан соң, эгоизмыңны да җиңә белергә, гаиләдә эгоист булмаска кирәк. Сәхнә – була да, бетә. Минем өчен иң кадерлесе – гаиләм.

Минемчә, яшь вакытта ярату – бөтенләй башка. Гашыйк буласың, гормоннар уйный башлый... Олыгайгач, иртән торып, чәй эчкәндә бер-берегез белән сөйләшер сүз бар икән, менә бу – ярату була. Безнең Илсур белән сөйләшер сүзләребез бар, Аллаһка шөкер.

“Матур, мәгънәле шигырьләргә көйләр язам”

 

Мәүлидә апа, белгәнемчә, Сез җырлар язасыз, үзегез дә җырлыйсыз. Башкару, көйләр язу кайчан, ничек башланды икән?

– Улыбыз Робертны музыка мәктәбенә биргәч, фортепиано сатып алдык. Бер вакыт фортепиано янына утырдым. Гүзәлиянең “Әнием минем” дигән шигырен укып, көй туды. Үзеннән-үзе үрелеп барды. Шуннан соң акрынлап бер-бер артлы көйләр яздым, Илсур да шигырьләр иҗат итте, аның шигырьләренә дә язылган җырларым бар. “Куркам сине сөюемнән”, “Бүләк итәм”, «Гөлләр иле», «Улым – минем киләчәк», «Көмеш туй», «Аермасын язмышлар» һәм башка җырлар иҗат ителде. Матур, мәгънәле шигырьләргә көйләр язам. Җырларны күбесенчә үзебез башкарабыз. Шулай ук, бүләк итеп тә бирәбез. Сатканыбыз юк. Ничек итеп сатасың, ди? Җырчы җырыңны чыгара, үзебез сәнгать өлкәсендә булганга күрә дә, күпме чыгым киткәнен белеп торам. Безнең җырларны Бәширә Насыйрова, Алсу Әбелханова, Зөфәр Билалов, Булат Билалов, Лилия Хәйруллина, Зәринә Хәсәншиналар башкара. Аларның башкаруыннан без канәгать. Улыбыз Роберт Мортазин да җырлый.

Балаларга да җырлар язганым булды. Аларны Казан шәһәре филармониясендә Гөлназ Гафурова җитәкчелегендә балалар бик матур итеп җырлый. Әле тагын язылган җырларым бар, мөрәҗәгать итә алалар.

– 2020 елда Сезгә Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирделәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәрләр таралгач та, тискәре фикер язучылар да очрамый калмады. Шундый тәнкыйтьләүчеләргә ничек карыйсыз?

– Тискәре фикер язып калдыручыларга, тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирмим генә. Үзе белән канәгать булмаган кеше генә шулай яза ала. Кеше бу тормышта үз-үзе белән канәгать түгел икән, аның эчендә усаллык утыра. Үтте, китте, оныттык. Теләсә нәрсә уйласыннар, бу минем юлым.

 

“Клубларга йөри торган артистлардан без – соңгы буындыр”

– Улыгыз Роберт турында да әйтеп үттегез. Ул балачактан ук музыка мәктәбендә укыган. Аның да иҗат юлын сайлавын теләдегезме, яисә үзе сәнгатькә тартылдымы?

– Роберт иҗат юлыннан барырга тиеш, дигән уебыз булмады. Кечкенәдән үк ул безнең белән гастрольләргә йөрде, кайда булсак та, безнең белән булды ул. Үзеннән-үзе сәнгать дөньясына кереп китте. Аны Раяз Фасыйховның җырлавы, аның репертуарындагы җырлар илһамландырды. Аның белән дә дустанә аралашып китте ул. Тугызынчы сыйныфта укыганда студия алып бирдек, үзе шөгыльләнә башлады.

Бүгенге көндә Роберт җырлар яза, бик оста итеп аранжировка ясый. Мәскәүдә “Лира” мәдәният үзәген җитәкли, җырлавын да онытмый.Үз юлын үзе ерып бара. Әле студент чагында ук Россия күләмендәге “Студентлар язы” фестивалендә үзе иҗат иткән җырны башкарып, икенче урын алып кайткан иде. Уңышлары бар, молодец. Үз балабыз булганга мактамыйбыз, Илсур әйтмешли, таланты бар. Гаилә корып җибәрде, менә дигән оныгыбыз үсеп килә. Без бик шат, Аллаһка шөкер. 

Җитәкче булып эшләвенә дә бик сөенәм, үз юлыннан барсын, үссен дип телим. Җырчы гына булып йөрү авыр бит. Дөресен әйткәндә, яшьләрне кызганам. Чөнки без шул юлны үттек. Бүген банкетың бар, иртәгә – юк. Концертың бүген булса, иртәгә – юк. Йөзләгән кешегә дә концерт куйганыбыз булды. Ә хәзер авылларга барып-барып карадык, йөрүче кеше аз. Популяр артистларга килә торганнардыр бәлки. Без бит хәзер олы кешеләр, безгә утызлап кеше килә. Килгән халыкка рәхмәт әйтәм. Клубларга йөри торган артистлардан без – соңгы буындыр. Бездән соң клубларга яшьләр бармаячак, чөнки тамашачы юк. Ник дисәгез, безнең концертларга урта яшьтәгеләр, пенсионерлар, өлкән яшьтәгеләр килә. Балалар юк бит. “Балаларыгызны да ияртеп килегез”, – дибез. Күрсеннәр, сәнгатькә тартылу өчен кирәк бу. Хәзер артык күп мәгълүмат, вакыйгалар өереннән баш әйләнә кайчак. Телефон һәм интернет... Балалар көне буе интернетта. Татар телен бетермичә, клублар эшләп торса иде дә бит. Киләчәк буын өчен борчылып та куям.

 

“Һәр көн, сәгать, минут өчен рәхмәтле булып яшәргә насыйп итсен”

 

Интернет дигәннән, хәзер җырларны яздырып, клиплар төшерүгә аларны социаль челтәрләргә дә куялар.

– Мин андый эшләрнең фанаты түгел. ВКонтактедагы сәхифәмә еш кына керәсем килми. Вакытны да ала ул. Хәзер бөтенләй башка төрле уйлар, башка төрле кыйммәтләр. Олыгая төшкәч башка төрле икән. Чәчләрне дә күрсәтеп йөрисе килми. Безнең әни дә намазда иде, абыстай булып, укып йөрде. Әни вафат булгач, мин укырга бардым. Тормышка карашым үзгәрде. Бөтенләй дин юлына бастым дип әйтә алмыйм. Урталыкта торам.

Мин авылдашларым белән бик тыгыз элемтәдә. Әнине караганда да, күршеләребез дә кайгыртып торды, мин аларга бик рәхмәтле. Авылда динне дә тоталар, гореф-гадәтләрне дә саклыйлар. Балаларның кечкенәдән догалар өйрәнүенә сөенеп торам. “Ник без укыганда булмады икән?” – дип тә уйлыйм. Укып кайтканнан соң, хәтта сүгенү сүзен дә ишетәсе килми.

Шуны да әйтеп узасым килә: әнине күбрәк миңа карарга туры килде. Бу тормышта “юк” дип тә әйтә белергә кирәк икән. Туганнарыма да мөмкинлек бирергә булган, дигән үкенеч бар. 

Безнең үзебезнең юлыбыз бар, матди яктан бик бай булмасак та, үзебезгә тиешен алып яшибез. Ничек бар – шулай.

Димәк, Сез бу тормыштан канәгать?

– Әйе, канәгать булырга кирәк. Һәр иртәм: “Әлхәмдүлилләһ, Аллаһка шөкер, бүген дә тордым”, – дип башлана. “Аллаһка шөкер” дип, һәр көнгә, сәгатькә, минутка рәхмәтле булып яшәргә насыйп итсен. Илсурга да, балаларга да шуны телим. Узган ел оныгыбыз Оливия бездә торды, аңа үзем белгән догаларны өйрәттем. Белгән кадәрен өйрәтергә кирәк дип саныйм мин. Балачакта да безгә дә әбидән сеңгән бит ул, шундый матур, якты истәлекләр калдырасы килә.

– Ә иҗат?

– Анысын Аллаһы Тәгалә генә белә. Җырлар булып торыр дип уйлыйм. Җырларымны туплап, нотага төшереп, үзебез өчен китап итеп чыгарырга теләгем бар. Илсурның да бер-ике китаплык шигырьләре җыелды. Аларны да бер туплап чыгарасы килә. 

- Уңышлар Сезгә, Мәүлидә ханым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021