Логотип
Хәбәрләр

Россиядә Казахстан мәдәнияте көннәре үтә

Кичә, 8 сентябрь көнне, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Казахстан республикасының сәнгать осталары катнашында гала-концерт узды.

Кичә, 8 сентябрь көнне, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Казахстан республикасының сәнгать осталары катнашында гала-концерт узды.  Концертта танылган домбрачылар, Казахстанның атказанган артистлары Секен Турысбек, Айгөл Улкенбаева, Батыржан Мыктыбаев, опера җырчысы, «Астана Опера» театрының алдынгы солисткасы Салтанат Әхмәтова, халыкара конкурслар лауреатлары Рухия Байдукенова һәм Айгөл Елшибаева, Курмангазы исемендәге Казах Милли халык уен кораллары оркестры һ.б. чыгыш ясады.

Шулай ук М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының икенче катында казах рәссамнарының эшләре тәкъдим ителде.

Әлеге чара Россия Федерациясендә Казахстан республикасы көннәре кысаларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк