2019 ел Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россиядә киләсе 2019 ел Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин. Бу идеяне Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тәкъдим иткән. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Бу хакта ул Арчада узган "Авыл хатын-кызы игътибар үзәгендә" темасына күчмә утырышта белдерде.

"Ничек инде шатланмаска? Әгәр дә бу теләк дәүләт ярдәмнәре белән ныгытылса, тагын да яхшы булыр иде. Бу авылдагы проблемаларны чишәргә ярдәм итәр иде", - диде министр.

Матвиенко идеясен "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасы да хуплады.

"Чыннан да, авыллар 2019 елны дәүләт югарылыгында Авыл елы дип билгеләргә лаеклы", - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Аның сүзләренчә, әлеге идеяне тормышка ашыру авыл җирендә сизелерлек җанлану алып килә алыр иде.

Татьяна Ларионова шулай ук 2019 елны Авыл елы дип игълан итү турындагы мөрәҗәгатьне Федерация Советына җиткерәсен дә әйтте.  

татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
477
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
931
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1383
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1147
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
893
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1307
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
942
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы