Аиша Ганиуллина «Сүнгән йолдызлар»ны тәнкыйть утына салды

Күптән түгел Аиша Ганиуллина гаиләсе белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан куелган «Сүнгән йолдызлар» спектаклен карады. Әлеге куелыш җырчыны канәгать калдырмаган, бу хакта ул инстаграмдагы сәхифәсе аша җиткерә.

 

«Кичә әни хакына янә театрга бардык. Дөресен генә әйткәндә, үзем театрга йөри торган кеше түгел мин. Кичә моңа тагын бер кат инандым. 3 сәгать тирәсе дәвамында тузга язмаган нәрсә карап утырдык. «Сүнгән йолдызлар» дип атала ул. Имештер аларда гына мәхәббәт. Сөйгән ярын сугыштан алып калыр өчен колагына ниндидер агу салды. Юләр. Егете егет буламы инде, шул әле тормыш күрмәгән кыз-баланың сүзен тыңлап, сугыштан калды... Калды, ләкин шунда ук үлде... Минем өчен иң куркынычы – бөтен залга бу нәрсә ошады. Ярый зал, бу кешеләрне мин бөтенләй белмим, алар белән мине бернәрсә дә бәйләми. Әмма әни күз яшьләре белән утырды. Димәк, әни белән без шулкадәр ерак. Бу күренеш мине борчыга салды», – ди Аиша.

«Сез алай да әсәрен укып карагыз әле аның. Күпкә тирәнрәк фәлсәфә ята бит анда. Без бүгенге көннән чыгып бәя бирәбез, ә ул заманның тарихи вакыйгаларын анализласаң, аларга бердәнбер яктылыкны, өметне шул мәхәббәт хисе генә бирә алган», «Мин дә театрга йөрергә яратмыйм, кино яратам», «Сезнең шикелле уйлыйм» – дип фикерен белдерәләр укучылары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
452
3
1
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 28 февраль 2020 - 17:49
    Без имени
    Режиссерларга килгэндэ, бу инде башка тема.
  • 28 февраль 2020 - 17:48
    Без имени
    Аишанын нэрсэ язганын укыдыгызмы сон сез?! Ул бит Кэрим Тинчуриннын эсэрен букка батырган!!! Эби-бабаларыбызнын тарихын белмэсэн, авызыны яп та утыр, ангыралыгы монда нечего показывать!
  • 28 февраль 2020 - 15:23
    Без имени
    Аиша белэн тулысынча килешэбез.Хэзер режиссерлар классик язучылар язган эсэрлэрнен сюжетын узгэртэлэр.Аларнын нинди хокуклары бар икэн?Яна матур эсэрлэр тудырсыннар.Без Тинчирунда "Оч аршын жир"не карадык.Ошамады.Узгэрткэннэр.Элек караган спектакль белэн жир белэн кук арасы.
Әнвәр Нургалиев: «Әйе, әнидә коронавирус таптылар»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Өйдән чыгар өчен СМС-пропускны ничек алырга?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы