Логотип
Хәбәрләр

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесен билгеләде. Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президе...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесен билгеләде. Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләгән Айдар Сәлимгәрәев ведомствоның яңа башлыгы булды. Бу хакта Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр итте.

Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим авылында туа, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» ҖЧҖнең өлкән редакторы, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры булып эшли.

2006-2008 елларда массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан агентлыгы» оешмасы генераль директоры урынбасары була.

2008-2012 елларда «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директоры булып эшли.

2015 елда Айдар Сәлимгәрәев Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары вазифасын били, ә 2018 елның февраленнән Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшли.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк