Логотип
Хәбәрләр

Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында ике чор кисешәчәк

 

Һәр чорда кешелек тарихын уникаль талантларның иҗади энергиясе баета. Узган гасырларның мәшһүр музыкантлары, шагыйрьләре, җырчылары калдырган якты эзләр, киләсе буыннарны яңа иҗатка рухландыра килә. Бүгенге талантларның карашлары биеккә, очар кошлар юлына төбәлсә дә, тамырлары ата-бабаларыбызның бай мирасына барып тоташа. Алар нинди генә ачышлар ясаса да, үткәннәрнең юлын онытмый.

Һәр чорның үз исемнәре бар. Алар бер-берләренең юлын кабатламаса да янәшә атлый сыман.  Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Әлфия Авзалованы һәм заман тавышыларын яңгыратучы  “Калеб”леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү.

15 декабрь 18.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Әлфия Авзалова җырлары һәм “Калеб” яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.

             Концертта катнашалар: Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхрәзиев, Илүсә Хуҗина, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры (дирижеры – Ильяс Камал).

 Концерт Әлфия Авзалова фонды һәм “Калеб” яшь буен җыены тарафыннан оештырыла. Проектның кураторы – К.Тинчурин театрының директор урынбасары, «Калеб» яшь буен җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева. Яшь чикләве 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021