Алсу: «Миңа калса музыканың бәясе төшә...»

Җырчы Алсу үзенең бер интервьюсында хәзер музыка турында фикерен белдерде. Аның уйлавынча хәзер элеккеге кебек мәгънәле җырлар бик аз һәм алга таба да булулары бик шикле.

Алсу: «Миңа калса музыканың бәясе төшә, дөресрәге җырларның мәгънәсе саегая. Элекке җырларда булган тирән мәгънә хәзер инде очрамый. Күрәсең, ул булмас та инде, чөнки элекке җырларны иҗат иткән авторлар, композиторларның күбесе инде арабызда юк. Ләкин бүгенге көндә дә талантлы, оригиналь һәм кызыклы җырлар иҗат итүчеләр юк түгел. Алар рамкалардан чыга алалар, үзләренең «мин»ен күрсәтә алалар»

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @alsou_vk_group

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
278
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы