«Алтын битлек» Россия милли театр премиясенә дәгъва итүче татар спектакльләренә билетлар сатыла

«Алтын битлек» Россия милли театр премиясенә дәгъва итүче һәм март-апрель айларында Мәскәүдә күрсәтелүче татар телле ике спектакльгә дә билетлар бик аз калган. Әлмәт театрының «Кибет» спектакле Милләтләр театры залында ике тапкыр - 20 һәм 21 мартта күрсәтеләчәк.
«Әлиф» хореографик спектакле 3 апрельдә Мейерхольд үзәге залында булачак. Спектакльләр турында мәгълүмат «Алтын битлек» театр премиясенең рәсми сайтында урын алган. Сайт аша билетларны сатып алырга да мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте