Әрәпә бәйрәме
Авыл халкы бу йола якынлашыр алдыннан Сабантуйга бирергә атап бүләкләр, балаларга өләшергә тәмле күчтәнәчләр әзерли.
Шеңшеңәр авылында "Йолаларда – рухи тәрбия" дигән әрәпә җыю чарасы шаулап-гөрләп үтте. Әрәпә – халкыбызның гасырлар аша сакланып калган матур бәйрәме – Сабантуйга чакыру, төп хәзерлек булып тора. Йоланың төп яме – бизәлгән атлар, милли киемнәр кигән егет-кызлар, дәртле көйләре белән сөлге җыю чарасына күркәмлек өстәүче гармунчылар.
Авыл халкы бу йола якынлашыр алдыннан Сабантуйга бирергә атап бүләкләр, балаларга өләшергә тәмле күчтәнәчләр әзерли. Авыл башына җыелып милли киемнәр кигән әрәпә җыючылар "Әрәпә, әрәпә" дип кычкырып кузгалып китәләр. Аларның тавышлары ерактан ук ишетелеп барлык авылдашларны капка төпләренә дәшә. Элегрәк заманнарда бүләк җыюны атлар җигеп-бизәп үткәрсәләр, бүген машинага арба тагып-бизәп, җырчы, гармунчыларны утыртып җырлап үткәрәләр. Бу көнне авыл урамнарында моңлы гармун тавышы, күңелне җилкетә торган җырлар яңгыравы олыларга яшьлекләрен искә төшерә, яшьләргә мәдәни тәрбия бирә.
Мәгълүмат социаль челтәрләрдән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк