Логотип
Хәбәрләр

Артистлар – карантинда

Үзизоляция шартларында артистларыбыз нәрсә белән шөгыльләнә икән? Карантин бетүгә беренче эш итеп нәрсә эшләргә хыялланулары турында үзләреннән сораштык.

Илебездә барган соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә күпчелек үз өйләрендә бикләнеп утырырга мәҗбүр. Күңел ачу чаралары һәм концертлар тукталу – татар эстрадасы артистларының көндәлек тормышына да берникадәр үзгәрешләр кертте. Үзизоляция шартларында артистларыбыз нәрсә белән шөгыльләнә икән? Карантин бетүгә беренче эш итеп нәрсә эшләргә хыялланулары турында үзләреннән сораштык.

ЛИЛИЯ ХӘЙРУЛЛИНА:

– Минем үзизоляция авылда үтә. Иҗатка килгәндә, мин бит җырчы гына түгел – блогер да. Блогерлык эшемә йогынты ясады дип әйтә алам. Шушы тематика буенча күп кенә юмористик роликлар төшерә башладым. Җырлау эшем шулай ук дәвам итә. Яңа җырлар эзлим, җибәреп торалар. Җырларны мин дистанцион рәвештә эшләтәм, аранжировщикларга бирәм, яздырасы гына калды. Җырлар белән эшләвемне дәвам итәм.

Иң беренче эш итеп спортзалга барырга хыялланам, чөнки мин актив тормыш яратам. Карантин башланганчы бию түгәрәгенә, фитнеска йөри идем. Шуңа күрә бик сагындым, миңа активлык җитми. Организмга хәрәкәт кирәк, беренче эш итеп шунда барыр идем.

Минемчә, үзизоляция вакыты һәркем өчен ниндидер пауза булып тора. Бәлки уйланырга, күп кенә нәрсәләргә карашны үзгәртергә бирелгән вакыттыр бу, кемнеңдер иҗатына йогынты ясарга мөмкин. Барыбер ниндидер вакыйгалар алар нәрсәгәдер этәрә, башка яңа фикерләр, идеяләр килә. Шуңа күрә бу үзизоляция һәркемгә яхшы йогынты ясасын иде дип телим.

ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА:

– Үзизоляцияне без өйдә үткәрәбез. Мин ул яктан бик сак кеше. Безгә «Барс Медиа» компаниясе дистанцион рәвештә эшләргә мөмкинлек бирде, шуңа барыбыз да өйдә эшлибез. Улым белән өйдә утырабыз. Ул көн саен дистанцион рәвештә төрле платформаларда укый. Иремнең эше стратегик яктан мөһим объектлар исемлегенә кергәнлектән, ул эшкә йөри. Эшкә маска киеп йөри, кайтуга киемнәрен салып ата, аларны махсус әйберләр белән эшкәртәбез. Мөмкин кадәр сакланырга тырышабыз инде. Мин үземнең Инстаграм челтәремдә дә кешеләрне мөмкин булганча өйдә утырырга өндим. Без бу чирне бергә, барыбыз да өйдә утырып кына җиңә алабыз дип әйтелгән икән инде, тыңларга кирәк. Авыр эш түгел бит инде ул. Безгә ул яктан җайлырак, әлбәттә, үз йортыбыз белән торабыз, бала да, үзем дә ишегалдына чыга алабыз. Без никадәр бердәм булсак, шулкадәр бу ситуация тизрәк уңайланыр дип уйлыйм. Шуңа күрә тырышырга кирәк, утырырга, түзәргә. Карантин беткәч тә икътисади кризис булыр әле, бик авыр булачак. Шуңа күрә ничек тә булса моны бергә үткәрергә кирәк.Әби әйтмешли аерым кайгы түгел бу, илгә килгән кайгы. Ил белән бергә күтәргәч җиңелрәк булыр, Аллаһы боерса.

Минем иҗатыма да йогынтысы булды, әлбәттә. Эшемне бик сагынам. Съёмкалар туктатылды, мин беркая да чыгып йөри алмыйм, минем бит эшем кеше күп урыннарга йөрү белән бәйле иде, шуңа күрә авыррак. Ләкин бөтен әйбернең дә позитив ягын эзләргә кирәк. Шушы яшемә җитеп, гомеремдә дә бер ай буе өйдә ятканым, өйне күргәнем юк иде. Кайтам, китәм, йокларга гына кайта идем. Хәзер мин моннан тәм, ләззәт алырга, уңай якларын гына күрергә тырышам. Мин май аенда балалар өчен телевидение мәктәбен оештырып җибәрәсе идем, әлеге вакытта шуның буенча эш алып барам. Карантин сәбәпле бу кичектереләчәк, бәлки көзгә калдырасы булыр. Әлегә шуңа эзерлек эшләре алып барам. Карантин беткәч иң беренче нәрсә эшлим дигәннән, кеше күп җыелган урынга чыгып китмәячәкмен. Беркемгә дә бәйдән ычкынган эт кебек йөрергә киңәш итмәс идем, саклануның мәгънәсе югалмасын. Әкрен генә барысы да җайланыр. Иң беренче эш итеп мин әбием янына кайтыр идем.

РИЗАТ РАМАЗАНОВ:

– Без ничек эшләдек шулай ук эшлибез инде. Яңа җырлар яздыра башладык, чөнки буш вакыт күп бит. Кызыбыз белән күбрәк вакыт уздырабыз, укырга, язарга өйрәнәбез. Үзизоляция башлангач та ике атнаны Сабада, ике атнаны Башкортстанда уздырдык, хәзер менә Казанга килдек әле. Эшлисе эшләребез җыелган. Әти-әниләргә булыштык. Казанда эшләребез беткәч тагын Сабага кайтып китәбез. Карантин беткәч, белмим дә инде нәрсә эшләргә. Язгы куртка кирәк иде, шуны барып аласы булыр инде.

РАМИЛ ШӘРӘПОВ:

– Үзизоляциянең иҗат өчен уңай яклары күп инде, мин өйдә генә ятып Шарапҗан дигән образ тудырдым. Шуның белән халыкны куандырам, көлдерәм. Үз өстемдә эшлим, һәр көнне берәр серия эшләргә тырышам, иҗат кайный, тик ятмыйм. Карантин беткәч тынычлап, маскаларны салып, гаиләм белән рәхәтләнеп йөрер идем. Иреккә шатланыр идем, өйдә ятып ардырды, физик яктан түгел, күбрәк мораль яктан ялыктырды. Әле ярый шушы карантинны үземнең туган ягым Буада үткәрәм. Әлегә без тормыш иптәшемнең әти-әниләрендә торабыз. Авыл якында гына, машина белән кайтып йөрибез. Эшләр эшлибез. Казанда ятканчы, монда карантинны уздыру җиңелрәк. Фатирда ятсам, шашып беткән булыр идем, мөгаен.

МАРАТ ЯРУЛЛИН:

– Минем дә күпчелек кешеләрдәге сыман быелга зур хыялларым, тормышка ашырасы максатларым бар иде. Кызганыч, шушывирус пандемиясе шактый планлаштырылган эшләребезне тоткарлады. Татарстан республикасы буйлап концертлар белән йөрү, яңа җырлар яздыру һәм җыентык чыгару нияте белән янып йөри идек. Хәзер исә бу эшләрне туктатып торырга мәҗбүр булдык, чөнки без тулысынча дөньядан бикләндек.

Әлбәттә, мин бу хәлләрнең тизрәк тәмамланып үзебезнең гадәти тормышка кайтуыбызны телим. Дөньяда берни дә юкка гына түгел. Бу безгә бирелгән сынау һәм без аны үтәргә тиеш.

Һәрнәрсәнең уңай ягын да таба белергә кирәк. Менә без инде бер айдан артык әти-әниләр, туганнар белән авылда торабыз. Тыгыз иҗат барышы вакытында әти-әниләр белән күрешергә түгел, кайвакыт сөйләшергә дә вакыт тими иде. Шуңа күрә карантин минем өчен бик зур мөмкинлек булды. Якыннарың янәшәсендә өйдә уздырган вакыт, һичшиксез, файдага гына булачак.

Бернигә дә карамастан, мин шушы арада яраткан тамашачымны карантинга кадәр яздырып өлгергән яңа иҗат җимешләрем белән сөендерәчәкмен. Тиздән «Ике гашыйк» премьерасына төшерелгән клибым да дөнья күрәчәк. Ә карантин беткән мин тәмле кофе алып, тавыш яздыру студиясенә китәчәкмен!

ГӨЛСИРИН  АБДУЛЛИНА:

– Үзизоляция шартларының бары тик уңай якларын гына эзләргә тырышабыз. Әйтик, озаклап ял итү, рәхәтләнеп йокыларны туйдыру мөмкинлеге туды. Чөнки гастрольләр вакытында артистларга ял эләкми бит инде. Ә хәзер исә күптән җыелып килгән барлык эшләр эшләнеп, өйләр җыештырылып беткәч ашыкмыйча иҗатка тотынырга да җай чыкты. Яңа концерт программалары буенча туган бик күп төрле иҗади идеяләрне тормышка ашыру өстендә дә эшлибез.

Карантин беткәч Алла боерса урамга чыгып бер рәхәтләнеп кычкырып җырлап керәсе иде! Битлекләрсез иркенләп урамда йөрергә... Шулай ук иҗат өлкәсенә килгәндә, тавыш яздыру студиясенә барып яңа җырларыбызны яздырып бетерү теләгебез зур. Ә иҗаттан тыш рәхәтләнеп кибетләрдә һәм күңел ачу чараларында йөрергә иде...

СӨМБЕЛ БИЛАЛОВА:

– Мин үзем иҗат кешесе буларак ирек яратам, әлбәттә. Шулай да үзизоляцияне шәһәрдә үз фатирымда үткәрәм. Шуңа күрә берникадәр авырлыклар белән очрашырга туры килде, ләкин барыбер бу шартларга җитди карыйм, урамга кирәк булганда гына чыгарга тырышам. Кунакларга да йөрүләр бетте хәзер.

Карантинның беренче атнасы авыррак узды. Тирә яктагы хәлләрне ничек кабул итәргә белмәдем. Аннары барысы да җайланып китте. Бу мәсьәләдә үземнең эшемә бик рәхмәтлемен. Безнең Казан филармониясе онлайн рәвештә эш башлап җибәрде. Шул рәвешле мин үземнең Инстаграм аккаунтымда «Без өйдә, без бергә» дип исемләнгән онлайн тапшыру үткәрә башладым. Бирегә без төрле артистларны чакырабыз һәм алар беләнсөйләшеп, рәхәтләнеп җырлашып утырабыз. Тамашачыларга үземнең онлайн концертымны тәкъдим иттем, шулай ук ретро җырлар һәм 12 җырчы катнашында солянка концертлары оештырдык. Әлеге чаралардан соң тамашачыларның уңай бәяләмәсен алу аеруча рәхәт булды.

Моңарчы Инстаграмга бик исем китми иде. Ә хәзер исә, киресенчә, кызыксынуым барлыкка килде: күбрәк видеолар яздырасы, шигырьләр укыйсы, проза әсәрләреннән өзекләр яздырып куясым килә. Гомумән карантин вакытында мин тулаем иҗатка чумдым. Һәм иҗат белән шөгыльләнү мине моңсу уйлардан коткара да.

Әлбәттә, артык озакка китсә авыр булачак, инде туганнарымны да сагындым... Гомумән кешеләр белән аралашуны, дусларымны сагындым. Берәр җиргә барып ял итәсе дә килә, ләкин әлегә түзәбез.

Карантин бетүгә студиягә чабачакмын. Бик тиздән яңа җырыма аранжировка әзер булачак. Ул җырны инде күптәннән яздырасым килеп йөри иде. Һәм... кинога барасым килә!

АЛСУ ФАЗЛЫЕВА:

– Карантинда булсак та, тик утырганыбыз юк, баш күтәрми эшлибез, тырышабыз. Яңа өч җыр яздырдык. Үзизоляция бетүгә клип төшерергә җыенабыз, сценарий язылган, җыр әзер. Менә шулай яңа концерт сезонына әзерлек бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк