Логотип
Хәбәрләр

«Аулак өй – баттл»

«Аулак өй – баттл» Республикакүләм проектының ярымфиналы

20 нче июльдә Казанда «Аулак өй – баттл» Республикакүләм проектының ярымфиналы узачак. «Аулак өй – баттл» проекты Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, «Татмедиа» республика агентлыгы ярдәмендә оештырыла. Проектның төп максаты – яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, уеннары белән таныштыру. Ярымфиналда Татарстанның Апас, Азнакай, Арча, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Тәтеш, Тукай, Чүпрәле, Яңа Чишмә районнарының, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Чувашия Республикасының Батыр һәм Комсомол районнары үзара көч сынашачак. «Аулак өй – баттл»ның ярымфинал ярышлары 10.00дә башлана. 16:00дә ярымфиналның нәтиҗәсе ясалачак. Бәйгенең финал ярышлары 23 июльдә Болгарда «Ага Базар» фестивалендә узачак. Кайда: Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14, Татарстан Язучылар берлеге Кайчан: 20 нче июль, теркәлү 9.00дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк