Авиарейслар тоткарланган өчен пассажирлар 360 меңгә кадәр компенсация таләп итә алачак

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 27 май көнне, РФның Һава кодексына ясалган үзгәрешләр гамәлгә керә. "РИА Новости" хәбәр итүенчә, хәзер авиапассажирлар багаж югалган яисә халыкара авиарейслар тоткарланган очракта күбрәк күләмдә компенсация алуга хокуклы. 

Рейс тоткарланган очракта моңа кадәр һәр сәгать өчен 25 сум алырга мөмкин иде. Хәзер исә бу сумма 360 меңгә кадәр җитә. 

Шулай ук югалган багаж өчен компенсация күләме арттырыла. Моңа кадәр ул 600 сум булса, хәзер инде бу сумма 90 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. 

Моннан тыш, йөртүчеләргә карата дәгъва белдерү урыннары да арттырыла. Моңа кадәр пассажир авикомпания теркәлгән адрес буенча дәгъва белдерә алса, хәзер үзе яшәгән урында да бу гамәлне эшләп булачак. 

Барлык үзгәрешләр дә Россиянең Монреаль конвенциясенә кушылуы нәтиҗәсендә гамәлгә керә. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
156
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Әнигә кыен булса, төшемә керә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наш двор
  • Наш двор
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы