Логотип
Хәбәрләр

Австралия татары инглиз телендә язылган йөз китапны татарчага тәрҗемә иткән

Зөһрә Садри сүзләренчә, Австралиядә татар китаплары җитми. (Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Австралия татарлары вәкиле Зөһрә Садри, татарча китаплар җитмәү сәбәпле, тәрҗемә эшенә үз...

Зөһрә Садри сүзләренчә, Австралиядә татар китаплары җитми.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Австралия татарлары вәкиле Зөһрә Садри, татарча китаплар җитмәү сәбәпле, тәрҗемә эшенә үзе алынган. Ул баланың өч-дүрт телдә сөйли алуын зур дәрәҗә дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган Австралия татар диаспорасы вәкилләре катнашындагы матбугат конференциясендә сөйләде.

“Минем 16 айлык кызым бар, аның татар телендә сөйләшеп үсүен теләр идем. Ирем инглиз милләтеннән, татарча сөйләшми, әмма ул да татар телен өйрәнергә тырыша. Австралиядә тел - бик мөһим фактор. Әгәр бала 3-4 телдә сөйләшә алса, бу - бик зур дәрәҗә. Шуңа күрә ирем белән кызыбызны татарчага өйрәтергә тырышабыз. Үзем татар телендә бик үк әйбәт аралашмасам да, телне белү дәрәҗәм бик югары дип уйламыйм. Күбрәк татарча китаплар укып, сөйләшеп, татарчамны шомартырга тырышам. Зилия кызым әле кечкенә, аның белән татарча гына сөйләшәм, ирем инглизчә аралаша, татар телендә белгән сүзләрен дә кыстырып җибәрә. Шигырьләр сөйлибез, туганнарыбыз килгәндә, татар китапларын алып килә. Минемчә, татар китаплары Австралиядә җитеп бетми, шуңа күрә мин инглиз телендә язылган якынча йөз китапны татарчага тәрҗемә иттем. Бу миңа авыр эш булды, тәрҗемә итә башлагач, грамматиканы үзләштердем, үземә дә файдасы тиде”, - дип сөйләде Зөһрә Садри.

татар-информ

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк