Азат Фазлыев 48 туңдырма ашап ‒ үтләгән

Республикабызда Сабантуйлар гөрли. Җырчыларның да урак өсте, алар анда чыгыш ясыйлар.
Җырчы Азат Фазлыев сабантуй турында балачак истәлекләре белән инстаграмында бүлеште.
«Безнең өчен Сабантуй хәзер эш көне, ә элек зур бер бәйрәм кебек көтеп ала идек. Алдан акча җыеп, киемнәрне әзерләп... Бер елны бәйрәмгә 50 сум акчам бар иде. Хәтерлисездер, элек Сабантуйгы кибетләр ‒ ул грузовой машинаның арбасы иде, шуннан гына саталар иде. Мороженое ел да булмый иде. Ә бөтен бала шуны көтә иде. Ул елларда морозильниклар булмаган, күрәсең. Коробкасыннан гына, эреп беткәнче, сата иделәр. Әни ул елны жюри составында иде, трибунада утыра, ә мин киттем кибетләргә. Мороженое килгән иде, 1 сумнан саталар. Ур-р-ра!!! Һәм мин сөенечемнән 48 туңдырма ашаган идем. Күз алдына китерә аласызмы?! Салкын, җилле көндә бит әле ул! Бик өшегәнмен. Мине бер апа әнигә күтәреп алып килгән: «Бу бала мороженое ашый да ашый, туңып беткән», ‒ дигән. Шул килеш, 48 генә туңдырма ашый алганмын. Югыйсә, калган 2 сумга тиясе 2се дә сыйган булыр иде. Шуннан бирле туңдырмага исем китми. Сабантуйлар белән сезне, дуслар!» дип яза җырчы.
Автор: Г.Шәрәпова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
13 май 2022 - 13:43
-
13 май 2022 - 09:38
-
12 май 2022 - 09:37
-
10 май 2022 - 10:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте