Логотип
Хәбәрләр

"Баламны беренче сыйныфка озата алмадым..."

Беренче сентябрь – гаилә бәйрәмен – Роберт белән Җәүдәт менә шулай күңелсез шартларда каршы алырга мәҗбүр.

Танылган җырчы Гөлназ Солтанова баласын 1 нче сыйныфка алып бара алмаган. “Түзәр чамам калмады. Элеккеге ирем мине һәм балаларымны мыскыллый. Ул улларымны миңа бирми”, ­- дип, Гөлназ үз сторизларында җәмәгатьчелектән киңәш сорап язган. Гөлназ Солтанова инде 3 ел суд юлында йөрүен әйтә. Аның кече улы Роберт быел 1 нче сыйныфка барырга тиеш булган, ә олы улы Җәүдәт 4 нче класска. Түләүле лицейда укый торган балаларны Гөлназ үз йортлары тирәсендәге гадәти 18 нче мәктәпкә урнаштырган. Ә ире, Гөлназ белән киңәшләшмичә, докуиентларны аннан кире алган. Шулай итеп, Роберт тәүге тапкыр мәктәпкә бара алмый калган, Җәүдәт дә элек укыган лицейга барудан баш тарта. Гөлназ төрле органнарга мөрәҗәгать итүен әйтә, әмма бу очракта алар әни ягында булып та, проблеманы хәл итә алмый – балалар һаман әтиләрендә. Гөлназ фикеренчә, балалар куркып беткән, алар әтиләре сүзеннән чыга алмый. “Мин нәрсәне дөрес эшләмим? Кая барырга? Ни эшләргә, киңәш бирегез, зинһар”, - ди Гөлназ.

Әти-әни арасындагы аңлашылмаучылыклар аркасында, ни кызганыч, балалар зыян күрә шул.  Беренче сентябрь – гаилә бәйрәмен – Роберт белән Җәүдәт менә шулай күңелсез шартларда каршы алырга мәҗбүр. Сабырлык Сезнең гаиләгә, Гөлназ. Бу тормыш авырлыклары вакытлыча булып, балалар аңына зыян китермичә, мөмкин кадәр җиңел узарга язсын...

Фото Гөлназ Солтанованың шәхси аккаунтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк