Башкортстанда 14-яшьлек малай «Такси» фильмындагы машинаны откан

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә укучы 14 яшьлек Илнур Әмиров Люк Бессонның популяр «Такси» фильмындагы Peugeot 406 машинасының төгәл копиясен откан. Автомобиль танылган блогер Егор Бабаков ютуб каналында уйнатылган.

Илнур очраклы гына җиңүче булган: ул Егор Бабаковның Ютуб-каналына язылган һәм комментарий калдырган. Туры эфир барышында бәйгенең җиңүчесе билгеләнгән. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә җиңүче дип табылган кешенең ялган аккаунт булуы ачыклангач, яңа җиңүче итеп Башкортстан егете Илнур билгеләнгән.

Егор Бабаковның кайбер язылучылары арасында шундый зур бүләкнең 14 яшьлек (әле машина йөртә белмәгән) мәктәп укучысына эләгүенә каршы булучылар да табылган. Әмма Илнур үзенең машина йөртә белүен исбатлаган. Бүләкне ул әти-әнисе белән килеп алган.

Шунысы игътибарга лаек, үзенчәлекле бүләк Peugeot 406 машинасының капотында «Такси» фильмының легендасы – Сами Насери имзасы куелган!

Фото – Егор Бабаковның шәхси архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
767
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
953
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1401
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1168
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
907
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1324
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
956
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы